Логотип
Өй

Тәрәзәләр көлеп торсын

Май ул – чисталык ае. Ишегаллары, бакчаларда гына түгел, өйдә дә чисталык урнаштыра торган ай. Эш җитәрлек: тәрәзәләр юасы, гөлләрне коендырасы... Ялт итеп торган тәрәзәләргә ап-ак челтәрләр эләсе... 

Май ул – чисталык ае. Ишегаллары, бакчаларда гына түгел, өйдә дә чисталык урнаштыра торган ай. Эш җитәрлек: тәрәзәләр юасы, гөлләрне коендырасы... Ялт итеп торган тәрәзәләргә ап-ак челтәрләр эләсе... 


Тәрәзәне рамыннан юа башларга кирәк. Порошоклы су иң шәп ысул түгел, чөнки ул буяуны тоныкландыра. Башка чара булмаса, кер сабыны кер сабыны белән юарга мөмкин. 

Тәрәзә юу өчен махсус сыеклыклар алганда, составында силикон булганын сайларга тырышыгыз. Силикон тәрәзәләрне тиз пычранудан саклый. 

Чүпрәк урынына губка куллансагыз яхшырак. Чүпрәктән пыялада вак җепселләр кала. Микрофибрадан булган тастымал да кулай. Капрон колготки яки бумазея тукымасы да тәрәзәдә эз калдырмый. Кул җитмәстәй урыннарны юу өчен сабы озыная торган махсус җайланмалар да бар. 

Тәрәзәләр чисталыгы белән озаграк балкысын, дисәгез глицерин, нашатырь спирты салып юганнан соң, пыялага шуны сөртегез. 

Тәрәзәне соңгы кат чайкаткан суга бераз гына аш серкәсе өстәсәгез, пыяла  ялтырап торыр. Өстәвенә, серкә исен чебен-черки дә яратмый. 

3 литр суга 1 аш кашыгы керосин салынган су белән чайкап корытсагыз да чебеннән бераз котылып торырсыз. Тәрәзәләрегез дә ялтырап калыр. 

Көлеп торган тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр кирәк. Әмма җәй буе кояш күзендә булган челтәрләрнең бер-ике елдан аклыгы югала, төсе китә. Пәрдәләрне агартуның гади генә берничә ысулын тәкъдим итәбез. 

Кайсы ысулны куллансагыз да, башта пәрдәне урамда яхшылап селкергә кирәк. Икенчедән, юа торган суыгыз җылымса гына булсын. Кайнар суда юганнан соң, синтетик тукымадан тегелгән пәрдәне агартуы кыен. 

Тоз белән агарту 

Бер табак суда бер уч кер порошогы һәм 3-5 аш кашыгы эре тоз эретеп, пәрдәне төнгелеккә чылатып калдырыгыз. Иртән сыгып алып, бер-ике кат чиста суда чайкагыз. Бик керләнгәнен җылымса суда тагын бер кат юып алыгыз. 

Синька белән агарту 

Юган һәм ныгытып чайкаган пәрдәләрне 1 чәй кашыгы синька салынган 10 литр җылы суда чайкап киптерегез. Автомат машинада юсагыз, деликатлы режимны сайлап, кондиционер бүлеменә синька савытының бөкесе белән 1–1,5 бөке сыек синька салыгыз. Кибетләрдә синьканың автомат машиналар өчен дигәне сатыла. 

Зеленка белән агарту 

1 стакан җылы суга 5-10 тамчы зеленка тамызып, бер-ике минут болгаткалап торыгыз. Зеленка төпкә утырмаса, әзер дигән сүз. Әзер эремәне 10 литр җылы суга салып, пәрдәне 5-10 минутка батырыгыз. Берничә тапкыр әйләндергәләгәннән соң, сыгып алыгыз. 

Водород перекисе һәм нашатырь спирты белән агарту 

60 градус кайнарлыктагы бер табак суга 1 аш кашыгы нашатырь спирты һәм 2-3 аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе салыгыз. Пәрдәләрне шушы суга ярты сәгатькә батырыгыз. Аннары сыгып алып, чайкагыз. Бу ысул фәкать киҗе-мамык тукымадан тегелгән пәрдәләр өчен генә! 

Ә инде бик нык саргайган челтәрне башта чылаталар, аннары порошоклы су белән юып чайкыйлар. Шуннан соң нашатырь спирты белән водород перекисендә агарткач, бер кат тозлы суда чайкарга, иң соңыннан крахмалларга кирәк. 

Теги: Тәрәзә чистарту Җыештыру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар