Логотип
Өй

Сез әйбәт хуҗабикәме?

Түбәндәге сорауларга җавап биреп карагыз әле: алар сезнең нинди хуҗабикә икәнне, хуҗалыкны алып барырга сәләтлеме-түгелме икәнне күрсәтәчәк.

Түбәндәге сорауларга җавап биреп карагыз әле: алар сезнең нинди хуҗабикә
икәнне, хуҗалыкны алып барырга сәләтлеме-түгелме икәнне күрсәтәчәк.

1. Сезнең өйдә суыткыч та, кер юуу машинасы да, телевизор да юк ди,
өстәвенә үзегезгә яңа пальто да кирәк. Әмма сез бу минуттта бары тик
аларның берсен генә ала аласыз. Сез аларның кайсын сайлыйсыз?
а) суыткыч 30 очко;
б) телевизор 5 очко;
в) кер юуу машинасы 20 очко;
г) пальто 10 очко.

2. Шкафларыгызда сез еш тәртип саласызмы? Әйе – 20. Юк –10

3. Сез өегезне атна саен гел бер үк көнне җыештырырга гадәтләнгәнме?
Әйе – 20. Юк – 5

4. Кунаклар киләсе булса, почмак яктан чыкмыйча әзерләнәсезме?
Әйе – 8. Юк – 20

5. Өсте көебрәк киткән бәлешегезне кунакларга чыгарырга йөрәгегез
җитәме?
Әйе – 15. Юк – 6

6. Аш-су тирәсендә кайнашу сезгә рәхәтлек бирәме?
Әйе – 20. Юк – 3

7. Кибеткә чыгар алдыннан сез ниләр алырга кирәк икәнлеге язылган
исемлек әзерлисезме?
Әйе – 20. Юк – 3

8. Яратып әзерли торган «фирменный» ризыгыгыз бармы?
Әйе – 15. Юк – 8

9. Кулинария буенча журналларда басылган рецептларны җыеп барасызмы?
Әйе – 12. Юк – 6

10. Өй эшләрендә ирегез сезгә булышамы?
Әйе – 12. Юк – 6

11. Һәр кастрюлегезнең үз урыны бармы сезнең?
Әйе – 25. Юк – 5

12. Хуҗалыкта иң кирәк әйбер – суыткыч дип саныйсызмы?
Әйе – 4. Юк – 16


Ә хәзер җыйган очколарыгызны санагыз.

155 очкога кадәр.
Кызганычка каршы, сезне уңган хуҗабикә дип мактап булмый, вакытыгызны
дөрес бүлә белмисез.

156-185 очко.
Сез бик тырыш һәм бик нык оешкан хуҗабикә. Кайчакта хуҗалыкта ниндидер
чатаклыклар килеп чыга икән – бу, гадәттә, өйдәгеләрегез аркасында. Әмма
моңа сез үзегез гаепле: аларны тәртипкә өйрәтмәгәнсез, барысын да үз өстегезгә
алгансыз. Бу хәлне хәзер ничек төзәтеп була, уйлагыз.

186 очко һәм аннан да күбрәк.
Сезнең өйдә идеал тәртип! Бертуктамый нидер эшлисез: юасыз, чистартасыз,
ялтыратасыз... Әмма... Өен тәртиптә тотуны тормыштагы бердәнбер максаты
дип санаган хатын-кызны булдыклы хуҗабикә дип әйтеп булмый шул... Сезгә
туктарга вакыт! Ул идәнне күпме юарга була?! Болай да бар җирегез тәртиптә,
бер тузан бөртеге юк. Ниһаять, башка нәрсәләр турындла да уйлагыз әле.
Дөньяда бит театр да бар, китаплар да!
фото: https://pixabay.com

Теги: хуҗабикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар