Логотип
Өй

​Химиядән китәбез, сәламәтлек кадерлерәк...

Гаиләдә бала тугач, гадәти тоелган нәрсәләргә башка күз белән карыйсың икән ул. Мәсәлән, савыт-сабаны, бала әйберләрен нәрсә белән юарга, ашарга нинди савытта әзерләргә дип баш вата башлыйсың. Кибетләрдә ни генә юк.

Гаиләдә бала тугач, гадәти тоелган нәрсәләргә башка күз белән карыйсың икән ул. Мәсәлән, савыт-сабаны, бала әйберләрен нәрсә белән юарга, ашарга нинди савытта әзерләргә дип баш вата башлыйсың. Кибетләрдә ни генә юк.


Имезлекләрне, шешәләрне чистарта торганнарыннан алып бала киемнәрен юа торган порошокларга кадәр табарга була. Тик аларның бәяләре дә «тешли» шул. Бөтенесен җыя башласаң, «ыштансыз» каласың. Шуңа күрә без гаиләдә савыт-сабаны һәм бала киемнәрен инде онытылган чистарткычлар белән юуга күчтек. «Химия» кулланмыйбыз хәзер. 


Кер юу өчен гель

Өйдә үзегез дә ясый аласыз. Уңайлы һәм арзанга төшә.

Составы:

  • Кыргычтан уылган сабын ваклары (балалар киеме өчен балалар сабыны яхшы) – 100 грамм
  • Кер содасы – 90 грамм
  • Су – 1 литр. 
  • Эфир майлары. Аларын даруханәдән алырга кирәк. Синтетикмы, әллә табигыймы икәнен дә ачыклагыз. Табигый майлар кыйммәтрәк, әлбәттә, ләкин файдалырак һәм озакка җитә.


Әзерләү:

  • Кайнап торган суга сабын вакларын салып, эреп беткәнче болгатабыз.
  • Сода кушып, кабат яхшылап болгатабыз.
  • Катнашма суынгач, эфир мае өстибез.

Гель әзер.
2 аш кашыгы өйдә ясалган гель кер юу машинасында бер тапкыр юарга җитә.


Кухня сөлгеләрен ничек агартырга?

Минем үз рецептым бар. Сез дә сынап карагыз.

Аның өчен кайнап торган бер чиләк суга

  • 2 аш кашыгы үсемлек мае салабыз
  • 2 аш кашыгы коры агарту порошогы өстибез («Лебедь», «Персоль», «Босс» кебек элек тә кер кайнатканда кулланганнары менә дигән)
  • стакан тулар-тулмас кер порошогы кушабыз.


Шушы кайнар эретмәгә пычрак коры сөлгеләрне батырабыз һәм тәмам суынганчыга тикле шунда тотабыз. Чайкыйсы гына кала.

Анда нинди химик процесслар барадыр, белмим, әмма чәй, кофе, май таплары, керләр ялт итеп юкка чыга. 


Бала чүпрәкләрен, сөлгеләрне ничек агартырга?

Пычранган бала чүпрәкләрен, кухня сөлгеләрен гадәти коры горчица порошогы ярдәмендә дә агартып була. Горчица порошогына кайнар су агызып болгатабыз да, суынгач сөзәбез. Аннары шушы сыекчага берничә сәгатькә керләребезне салабыз. Агарып кына калмыйлар, дизенфицияләнәләр дә. 500 грамм поршокка 2-3 литр су кирәк була.


Вак-төяк киңәш 

1. Горчица белән савыт-саба да юганнарын белә идегезме? Аның өчен горчица порошогын дымлы губкага сибеп, майлы тәлинкәләрне ышкыйбыз – тәлинкәләр кулда шуып тормый инде!

2. Уксус белән суны бердәй катыштырып, шуңа берничә тамчы лаванда мае тамызсагыз  – бөтен өйне җыештырырлык катнашма килеп чыга. 

3. 1:5 микъдарында уксус белән суны кушып, тәрәзә пыялаларын юалар, аннары  газета яки йомшак чүпрәк белән сөртеп корыталар. Уксус урынына лимон кислотасы да ярый.

4. Чәй содасы духовкалар чистарту өчен әйбәт. Майны бетерү өчен чирек чынаяк нашатырь спиртын төнгелеккә духовкага тыгып калдырабыз, иртән чәй содасы белән сөртеп чыгабыз. Җылы плитәләрне тоз ярдәмендә дә чистартып була.

5. Тоз канализация торбаларын чистарту өчен дә яхшы. Торбага тозны сибәсең дә кайнап торган су белән юдырасың.

6. Уксус белән суны бердәй күләмдә кушып, шул сыеклык ярдәмендә көзгеләрне чистарталар.

7. Кукуруз крахмалы келәмнәр чистартырга әйбәт. Башта аны келәмгә таратып саласың, аннары тузан суырткыч белән чистартып аласың.


 

Теги: җыештырабыз Өй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар