Логотип
Өй

Гөлләр, шәмнәр, кристаллар...

Без өйдәге вампир әйберләр турында язган идек инде. Бүген, киресенчә, әйбәт энергетика белән сөендерүче предметларга тукталырбыз. Кайда да уңышка  ирешә торган кешеләрнең йортында менә шушы әйберләр бар: көзге, кыңгырау, шәмнәр, гөлләр, аквариум, кристаллар. 

Без өйдәге вампир әйберләр турында язган идек инде. Бүген, киресенчә, әйбәт энергетика белән сөендерүче предметларга тукталырбыз. Кайда да уңышка  ирешә торган кешеләрнең йортында менә шушы әйберләр бар: көзге, кыңгырау, шәмнәр, гөлләр, аквариум, кристаллар. 

 

Чәчәкләр 

 Фен-шуйның бер символы. Аңа бик әһәмият бирәләр. Мәсәлән, һәр кеше гомерендә 7 сәнгать төрен белергә тиеш, шуның берсе – чәчәкләр үстерү. Гөлләр һәр өйдә булырга тиеш. Ләкин аларга бик сак карарга кирәк. Моның өчен берничә кагыйдәне белү шарт. Әйтик, һәр чәчәкнең, кешеләрнеке кебек үк, үз энергетика кыры була икән. Чәчәк белән хуҗа кырлары бер-берсенә туры килсә, өйгә уңай энергия керә, начарлары – чыгып китә. Әгәр инде мондый яраклашу юк икән, кешегә бер сәбәпсез кыен була башлый, хәле китә. Чәчәкне сайлаганда, аңа җиңелчә кагылып, күзләрне 1-2 минут йомып торырга, үзеңнең эчке кичерешләреңне тыңларга кирәк. 

Көзге 

Ул һәр өйдә бар. Уңыш, сәламәтлек, байлык чыганагы санала. Ләкин көзгене дөрес урнаштырырга кирәк. Ул башка көзгеләр каршына, шулай ук тәрәзә каршына эленергә тиеш түгел!     

Шәмнәр 

Шәм, дөресрәге, ут – кешегә дөрес юл күрсәтүче үткәргеч ул, начар энергетикага каршы тору үзлегенә ия. Юкка гына авыру яткан бүлмәдә шәм яндырмаганнар! Алар начар энергетиканы яндырып юкка чыгара. Шәм яктысында ваннада ятсаң, стресс, негатив эмоцияләр юкка чыга, тынычлап каласың. Күңелсез вакыйгалар алышынып торса, бездә шәм яндыралар. Ишек тупсаларына, өйдәге почмакларга изге су сибеп, ароматлы лампочкаларны, эфир майларын өстен күрүчеләр бар. Алар тынычландырып кына калмый, «кара көчләр»не куып чыгара, бүлмәне әкияти хуш исләр белән тутыра икән. Шулай да исләр белән сак булырга кирәк. Кайберләре изрәтә, икенчеләре тормыш темпларын тизләтә, беришләре рәхәт халәткә күчерә, ә кемнәр өчендер ул баш авыртуларга сәбәп була. 

Аквариум 

Фен-Шуй фәнендә ул «җил һәм су» дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә үзен хөрмәт иткән хуҗада аквариум булырга тиеш. Ул матур, уңайлы атмосфера тудыра. Аквариум булмаса, бүлмәдә шарлавык яки диңгез күренеше картинасы эленеп торса да, ул уңай тәэсир көченә ия. 

Кыңгырау 

Аны җилнең гәүдәләнеше диләр. Изге Ци энергиясе үткәргече ул. Явыз көчләрне куып, хуҗага кунаклар киләсен хәбәр итә. Кыңгырауны элеп кенә куясы түгел, аерым инструкцияләр буенча урнаштырырга да кирәк әле. 

Кристаллар 

Алар өйдә әлләни кулланылмый да. Ләкин шулай ук мөһим әйбер булуын онытмаска кирәк. Кристаллны ике дөньяны тоташтыручы дип саныйлар. Гадәттә аны эш өстәленә куялар. Көч бирә, фикерләрне тәртипкә салырга булыша дип карыйлар. 

Боларга өстәп, яхшы энергетикалы тагын берничә әйберне санап китәбез. Бодай, арыш башаклары вазада торса, чигүле мендәрләр караватларны бизәсә, фикус гөле бүлмәдә үсеп утырса, өегездә тынычлык булыр. Белеп торыгыз: цензурасыз сүзләр өйнең аурасын пычрата! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар