Логотип
Өй

Бу әйберләр кер юу машинасын эштән чыгара

Кер юу машинасы йортта иң кирәк әйберләрнең берсе. «Безнең килен» дип, яратып сөйлиләр аның хакында. Кер машинасы белән бик сак булырга кирәк. Ул-бу була калса, үзегез генә түгел, аста яшәүче күршеләрегезгә дә зыяны тияргә мөмкин бит.

Кер юу машинасы–  йортта иң кирәк әйберләрнең берсе. «Безнең килен» дип, яратып сөйлиләр аның хакында. Кер машинасы белән бик сак булырга кирәк. Ул-бу була калса, үзегез генә түгел, аста яшәүче күршеләрегезгә дә зыяны тияргә мөмкин бит. Аның ватылуында еш кына хуҗалар үзләре гаепле була. Керне дөрес юу кагыйдәләрен белмәгән очракта машина тизрәк тә ватылып чыгачак. Кер юу машинасының гомерен озайту өчен түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк икән.
Кирәгеннән артык күп порошок салмагыз.
«Порошок күбрәк булса, яхшырак» дигән гыйбарә дөреслеккә бөтенләй туры килми. Порошок күләме кием чисталыгына йогынты ясамый. Ә менә барлыкка килгән күбек су агызу системасына киртә тудыра. Артык порошок юу җайланмалары сала торган кювет кырыйларына ябышып катып, алга таба порошок, кондиционерның барабан эченә төшеп җитүенә комачаулый торган булып кала, керләр начар юыла. Кул белән юу өчен чыгарылган порошокны машинада куллану шулай ук аның гомерен кыскарта.
Эчке киемнәр һәм носкины махсус капчыксыз юмагыз.
Кер юу машинасының барабаны бик еш ватылучан була. Бу киемнәрне капчык эченә салып юсаң алар югалмас та, фильтрга вак детальләр эләгеп, тыгылмый да торган булыр. Вак кием-салымның барабанга эләгеп калу куркынычы да янамый бу очракта.
Кер машинасына берьюлы күп кием тутырмагыз.
Беренчедән, кием начар юылачак. Икенчедән, эчке бакның подшипниклары эштән чыгарга мөмкин. Кер юуның алтын кагыйдәсен истә калдырырга тырышыгыз:
1. мамык һәм җитен тукымадан киемнәрне барабанның 3/4 өлеше
2. синтетик киемнәрне ярты барабанлык
3. йоннан тегелгән киемнәрне барабанның 1/3 өлеше капланырлык итеп салыгыз
Фильтрны чистартырга онытмагыз.
Кер юу машинасының фильтры бик мөһим эш башкара – барабанга эләгергә тиеш булмаган чүпләрне җыеп ала: чәчләр, резинкалар, тимер акчалар. Фильтрны елына 4 тапкыр чистартырга кирәк. Машинадан начар ис килә башласа яисә керләр начар юылса, тагын да ешрак чистартсагыз була. 
Кер юу машинасын чистартып торыгыз.
Эченнән ис килә башласа, вакыт җиткән дигән сүз. Фильтрны чистартудан кала, машинага бераз аш серкәсе салып, югары температурада буш килеш әйләндереп алыгыз. Эшләмәгән вакытта машинаның ишеген ачып җилләтергә дә онытмагыз. 
Суыгызны йомшартыгыз.
Кранда ага торган су каты булса, кер шулай ук начар юыла, машинага юшкын утыра. Суыгызны тикшереп карагыз әле. Үтә күренмәле шешәнең өчтән беренә су салып, берничә тамчы сыек сабын тамызыгыз. Капкачын ябып, шешәне каты итеп селкегез. Су тоныкланып, күбекләр барлыкка килмәсә, суыгыз каты булырга охшаган. Су каралмыйча калып, күбекләр күбрәк булса, су йомшак була. Каты суны йомшарта торган махсус порошоклар кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар