Логотип
Бала

Вакытны нәрсә «ашый»?! 

Көн шундый озыыын булыр сыман. Мең төрле эш планлаштырам. Үземне өйгә дә, балаларга да, иҗатыма да, тагын бик-бик күп әйберләргә багышлыйсым килә!

 

Көн шундый озыыын булыр сыман. Мең төрле эш планлаштырам. Үземне өйгә дә, балаларга да, иҗатыма да, тагын бик-бик күп әйберләргә багышлыйсым килә! Берсен, икенчесен генә эшли башлыйсың – көннең яртысы узган, тагы бер-ике зур эш һәм телевизордан инде «Тыныч йокы, нәниләр!» тапшыруы да башланган. Тәүлек сәгатьләре кыскарган дияр идең, тирә-юньдә бик күпкә өлгерүчеләр бар бит! 

Көнемне, вакытымны мөмкин кадәр файдалы уздыру минем зур максатларымның берсе. Әлбәттә бу турыда бик күп китаплар укырга да, мәгълүмат табарга да була хәзер. Әмма мин бу сорау белән, вакытны дөрес планлаштыру остасы, бу өлкәне инде җентекләп өйрәнгән, тормыш тәҗрибәсе булган, яшь әни Лиана Шакировагак мөрәҗәгать итәргә булдым. Аның киңәшләре сезгә дә файдалы булыр дип уйлыйм! 

Лиана Шакирова: 

Бүгенге көндә эшлекле ханымнарга да, яшь әниләргә дә, хәтта әтиләргә дә вакыт җиткерү торган саен авырлаша бара. Әмма вакытны дөрес бүләргә, планлаштырырга өйрәнгәндә күп эшкә өлгереп була. Хәтта кочагыңда нәни балаң булганда да! Беренчедән, һәрвакыт кичтән үк туасы яңа көнне планлаштырып куярга кирәк. Вак һәм зур эшләрнең барсын да язып куегыз. Көнне генә түгел, атнаны, айны, елны да планлаштыру кирәк. Тормышта нинди юнәлеш алып, кая таба барганыңны аңлар өчен кирәк бу. Икенчедән, сезнең вакытыгызны нәрсә «ашый», шуны ачыклагыз әле. Инстаграмга бер кергәч чыга алмый интегәсезме, кирәксез лаеклар куеп утырасызмы, телефоннан артык күп сөйләшәсезме... сәбәпләре күпме төрле булырга мөмкин, һәркемнең үзенеке. Вакытны юкка әрәм итә торган менә шул гадәтләрдән арынырга да кирәк.  Өченчедән, үзегезгә тиешле вакытның күпмесен сез башкаларга бүләк итәсез? Вак-төяк сораулар, мәшәкатьләр хәл итәр өчен дим?! Ул вакытны да исәпләп куегыз. Зур максатларга тизрәк ирешер өчен 3-3-3 кагыйдәсе бар.  Ул да сезгә ярдәмгә килер. Эшлисе эшләрегез, айлык планнарыгызны суыткыч ишегенә язып элегез. Барысы да күз каршында торганда игътибар читкә юнәлмиячәк. Бүгенге заманның уңай үзгәрешләрен дә үзләштерә барырга кирәк. Көнне, эшләрне дөрес планлаштыру, бернәрсәне дә онытмыйча үз вакытында эшли барырга ярдәм итә торган бик күп төрле кушымталар бар. Аларны да кулланыгыз. Ә иң мөһиме – үзегезгә вакыт табарга онытмагыз! Шул җәһәттән сезгә берничә киңәшем бар: 

1.Көн тәртибен планлаштырып, үзегезгә җайлы булганча үзгәртә барыгыз! 

2. Көн саен кибеткә йөреп вакыт сарыф итмәү өчен, атнага бер тапкыр бөтен кирәк-яракны алып кайтырга кирәк. 

3. Нәрсәне эшлисең – шуны эшлә: эштә булсаң андагы эшләрне кара, балалар белән уйнаганда уйларың белән дә алар янында бул һ.б. 

4. Юк-бар эш белән шөгыльләнгәндә шуны аңларга тырыш: нишләп  әле син тиешле эшеңне эшләмичә  бу эш белән шөгыльләнәсең? 

5. Баланың режимы – синең бәхетең. Үзегезгә дә вакыт калсын өчен баланы кечкенәдән режимга өйрәтегез. 

6. Маникюр, педикюр, массаж... өйдә дә үз-үзеңне тәрбияләргә онытма! 

Уңышлар телим! Вакытыңны юкка әрәм итмә! 

                                                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    3-3-3 кагыйдәсен аңлатсагыз яхшы булыр иде.

    Хәзер укыйлар