Логотип
Бала

Утырттым гөлемне чүлмәккә

(Баланың яшь тә сигез айлык вакыты)

Кызымны күкрәктән яз көне үк аерырга ниятләгән идем... Бала моңа әзер шикелле — без ашаган ризыкны ашарга тешләре чыкты инде. Әмма йөри торгач, шуны аңладым, баламнан аермалы буларак, моңа мин үзем әзер түгел бит әле! Димәк, тагын бераз вакыт кирәк. Җиңел булып китте... Зур канәгатьлек хисе кичереп, кызымны күкрәгемә кыстым, ә ул, барысын да аңладым дигәндәй, миңа карап хәйләкәр генә елмая!

Язны-җәйне шулай рәхәттә уздырдык. Төнлә тормыйм, ятып кына имезәм, дөрес, озак итеп бер рәвешле ятканга күрә, аркам бөгелмәс тактага әверелә. Йокым туймый башлады — төненә ничә мәртәбә уянып сорый ул мәмине! Эчәсе килә инде, билгеле, әмма суга якын да килми — сөткә ияләнгән шул… Кыскасы, көзгә кергәндә мин инде тулаем әзер идем! Баланың күзләрен тутырып каравы йөрәкне тырнады тырнавын, әмма мин үземне нык торырга көйләдем.

Башта ук әйтеп куям, имидән аерам дисәгез, моның өчен йә яз, йә көз фасылларын сайлагыз. Элеккедән килгән йола гына түгел бу! Безнең әбиләр акыллы булган: җәй көне аерсагыз, бала төрле инфекцияләргә җиңел табыш булыр, кыш көне исә – вирусларга. Имидән аерган чорда бала, гомумән, бернинди стресс кичермәскә тиеш – авырган чагы булмасын, чираттагы прививка ясау вакыты җитмәсен...

Табиблар, гадәттәгечә, бу мәсьәләдә дә капма-каршы лагерьларга аерылды. Берәүләр: «Бер яшьтән соң сөт кирәкле ризык булудан туктый, шуңа күрә аерсагыз да була. Алга таба баланы имидән аеру бик авыр булачак», – дидәр. Икенчеләре, «сөт кыйммәтле азык булып кала, мөмкин кадәр озаграк имезергә кирәк», – дип, каршы чыга. Кыскасы, һәр әни бу сорауга үзе җавап таба. Шуны искәртим, ими имгән бала башка ризыкка битараф була. Безнеке дә бик начар ашады – гел күкрәккә салынды: шуңа күрә сәгате сукты, дип карар кылдык.


Аеру хикмәтләре

Аеру берничә айга сузылды. Кечкенә адымнар ясый-ясый алга атладым. Башта баланы көндез – теләгән саен имезүдән туктарга кирәк дип таптым. Югыйсә кулыма телефон тотып утыруым буламы, ятаммы, йөгереп килә дә футболкам астына кереп тә китә... Ими бирмичә, игътибарын башкага юнәлтергә тырыштым – уенчыкка, китапка... Су биреп карадым – аннан шунда ук баш тартты. Боларның берсе дә җиңел генә булмады. Елаш! Күкрәккә алоэ суты сөрттем (башка ысуллар да бар: буяу тидерү – бала бөтенләй капмаячак; тән төсендәге пластырь ябыштыру – күрсәтәсең дә, янәсе, бетте, ашап булмый хәзер дисең). Тик ачыны бер татып карап кына ими белән кызыксынуы кимер дип көтмә! Туктарга ярамый, әкренләп-әкренләп, иминең ачы булуын искә төшереп, ышанмаганда тагын каптырып, алга таба атлыйсың. Бала имигә әле бик озак үреләчәк, шуның өчен аның алдында киенү-чишенүне туктатырга, төнге күлмәкнең ябык изүлесен сайларга туры килер.

Аннары көндезге йокыдан торгач имүне туктаттык. Тагын бераздан авыррак чорга күчтек – төшке йокы алдындагы имезүне бетердек. Арыгач кына йокларга салдым (моның өчен иртәрәк торгыза башладым), йә вакытын туры китереп, урамга алып чыгып киттем. Саф һавада балалар җиңел, тиз йоклап китә.

Иң кыены – төнге имезүдән туктау. Үзебезчә кулай вакытны сайладык та дәү әниләренә кайтып киттек. Янәсе, китапта язылганча, баланы дәү әнисенә тоттырам да, үзем башка бүлмәгә чыгып китәм. Кызымны дәү әнисе йоклата... Әкият! Беренчедән, бала өчен әнисенең күз алдыннан югалуы дөнья бетүгә тиң фаҗига! Икенчедән, дәү әнисе өчен дә шактый зур борчу. Ул аны кулына күтәреп тирбәтеп тә йөрде, урамга да алып чыгып карады... Юк инде, кычкыруы – кычкыру, елавы – елау.

Мин кулыма алмыйча тынычланмады. Нишләтим, түзмәдем шул, кердем янына... Әйе, бала өчен имидән дә, әнидән дә берьюлы колак кагу авыр… Өч-дүрт көн үземә түзәргә туры килер. Су тәкъдим иттем, сок, кайнаган сөт, печенье… (Суны шешәгә түгел, чынаякка салып бирегез, югыйсә аннары шешәдән биздерергә туры килер.) Тора-бара ул уянмыйча гына йокларга гадәтләнде. Аның белән бергә – мин дә! Ура!

Иртүк, бала йокыдан уянып күкрәккә үрелүгә, иминең хәзер ачы, тәмсез булуын исенә төшереп, аңа иртәнге аш тәкъдим итәм. Ничек аппетит белән ашавын күрсәгез! Күкрәктән аергач, әйтерсең, кызымны алыштырып куйдылар! Әллә үсеп, тагын да акыллырак булып китте инде?! «Иң мөһиме, бу чорда балага игътибарны арттырыгыз, ул сезне югалтмаганын аңласын», – диләр белгечләр. Әзер булыгыз – ул берара сезнең койрыгыгызга әйләнер, өй буйлап артыгызга тагылып йөрер! Баланы мактагыз, ешрак иркәләгез – кочаклагыз, үбегез. Хәзер ул моңа бик мохтаҗ.


Сөт төшүне киметәбез

Инде үзебезне кайгыртырга вакыт. Ни кызганыч, күкрәккә: «Чуен, пешермә!» – дип әйтеп кенә сөт төшүне туктатып булмый. Сөт белән тулган күкрәкне нишләтәсе?! Элек кысып бәйләгәннәр, хәзер дә шулай эшләргә киңәш итүчеләр бар.

Юк, ярамый!! Югыйсә мастит башлануын көт тә тор! Аннан, күкрәкнең формасы да бозылачак...
Кайбер очракларда – сөт чиктән тыш күп булганда – гормональ препаратлар эчәргә кушалар. Тик үз белдегегез белән теләсә нинди дару алмагыз – алдан табиб белән киңәшү мәҗбүри! Шуны онытмагыз: сездә гипертония, тамырлар киңәю, шикәр диабеты, бөер һәм бавыр авырулары, тромбофлебит бар икән, әлеге даруларны эчү, гомумән, тыела. Әмма бу сезнең очрак түгел дип ышаныйк. Баланы күкрәктән аера башлагач ук сыеклык эчүне киметәбез, кайнар аш ашамыйбыз, гомумән, күп ашамыйбыз. Чәй, су урынына шалфей эчәбез. Күкрәккә сөт төшкәч, берникадәрен генә – күкрәк йомшарганчы гына савып аласы. Савуны да көннән-көн киметә барабыз. Төерләрне бетерү, аларны булдырмас өчен массаж ясыйбыз (хәрәкәтләр күкрәккә таба юнәлгән).

Алдагы берничә айда сөт төшерүче эчемлекләрдән тыелу хәерле. Күкрәк тулы, әмма йомшак икән, бу – норма. Күкрәкчәнең натураль тукымадан тегелгәнен, «сөяксезен» сайлагыз. Күкрәкләр озак вакыт авыртып торса, кул белән капшап караганда төерләр барлыгы сизелсә, озакка сузмыйча табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк: әлеге дә баягы, мастит булмагае. Тагын шуны исегездә калдырыгыз: алты айдан соң имидән сөт яңадан килә башласа, табиб янына атлап кына түгел, йөгереп барырга кирәк!


Чүлмәккә утырту

Берничә танышым балаларын бик иртә – берничә ай тулуга ук ләгән өстендә «пес-пес», дип, тотып торып, кече йомышларын шунда башкарырга өйрәтүләрен горурланып сөйләде. Мин исә, көрсенеп, бала чүпрәге юдым... Әмма... үзем мондый эшкә бармадым. Гади ялкаулык кына түгел иде бу. Бу хакта махсус әдәбият укый торгач, шуны аңладым: ул танышларым балаларын чүлмәккә йөрергә өйрәтмәгән, бары тик рефлекс кына булдырган. Әйе, сабый, «пес-пес»не ишетүгә ләгәнне чыжлата башлый (бәлки, моның өчен аларга ярты сәгатьтән күбрәк вакыт кирәк булгандыр?!), әмма рефлекс дигәне барлыкка килә дә, вакыт узу белән юкка да чыга икән (танышларым хәзер минем кебек үк чүлмәк фәнен яңадан өйрәнә). Кыскасы, баланы өч-дүрт айдан ләгән өстендә тотсагыз – тотыгыз, әмма чүлмәккә ул барыбер яшь ярымнан – мускуллары ныгый башлагач кына утыра башлаячак.

Түбәндәге сорауларның бер өлешенә булса да «әйе» дип җавап бирә аласызмы?
* тышка чыгуының тотрыклы режимы бармы?
* ике сәгатьтән артык тышка чыкмыйча тора  аламы?
* тән өлешләрен, кием исемнәрен беләме?
* «кәкәй итү», «пес итү» сүзләрен аңлыймы?
* юешләнгәч-пычрангач, тискәре эмоцияләр белдерәме?
* үзе киенеп-чишенергә телиме?
* олыларны кабатларга тырышамы?
* бәдрәф бүлмәсе белән кызыксынамы?
Алайса башлыйк.

Чүлмәкне әллә кайчан сатып алдым инде мин. Кызыма да күрсәттем, курчакларын да утырткаладым. Үзен дә, киенгән килеш кенә, утыртып карадым, бу савытның ни өчен кирәк булуы турында да сөйләдем. Яңа уенчык дип белдеме, шактый кызыксынды ул чүлмәк белән, хәтта башына да киеп карады, иң мөһиме – алар таныштылар. (Памперсларны хәзер фәкать урамга чыкканда һәм төнгә генә киертәм.) Чүлмәккә утыртуны, әлбәттә, бала авырып, кәефсезленеп торганда башламыйбыз.
Йокыдан торгач утыртып карадым – балага бу әллә ни ошамады. Әллә чүлмәк салкынча булдымы? Һәрхәлдә, бер яшьтә алынган чүлмәк әле карават астына керде, әле яңадан чыкты...

Чүлмәкнең рәхәтен чын-чынлап бала яшь ярымнан узгач кына тоя башладым. Күршедәге кызчыклар да чүлмәккә йөри: алар утыргач, безнекенә дә кирәк – кызык өчен генә булса да. (Сезгә дә үзегездән зуррак нәниләргә кунакка йөргәләргә киңәш итәм!) Ни өчен чүлмәккә утыруыбызны, хәзер нәрсә эшләячәгебезне балага сөйләп, аңлатып барабыз. Яраткан уенчыгын да янәшәгә берәр савытка утыртып кую комачауламас. Чүлмәккә «челтерәгән» саен, мактыйбыз, бераз алкышлап та алабыз! Уңышсызлыклар өчен ачуланасы түгел – эшне бөтенләй бозып куюыгыз ихтимал!

Тора-бара баланы кысталганын күргәч кенә түгел, кирәк вакытта да утырта башлыйбыз – мисал өчен, йокларга ятар, урамга чыгар алдыннан. Урамнан кайтуга да беренче «сәламебез» – чүлмәккә. Памперсыбыз коры калган булса, тагын мактыйбыз!

Уңышсызлыклар еш булыр әле – бала, уйнап китеп, иске алымны – аска җибәрүне сайлар, чүлмәккә утырудан бөтенләй баш тартып тилмертер... Иң мөһиме: сабырлыгыгызны җуймагыз.

Берничә мәртәбә төнлә дә памперс кидертмичә – клеенка өстендә йоклатып карадым. Аннан «әле иртә икән», дип, туктаттым – бала кыбырсый башлауга еш кына чүлмәккә алып барырга өлгерми калдым. Бөтенләй уянмаган очракларым да булды. Шул сәбәпле, бала юештә ятып – туңды… Бу эшне әлегә кичектереп, рәхәтләнеп йоклыйк әле.

Шулай да булгалый икән – чүлмәккә инде утырырга күнеккән бала, кисәк кенә аннан кача башлый. Сәбәбе төрле булырга мөмкин – чүлмәк салкын түгелме? Стресс кичермиме? Гаиләдә тынычлыкмы? Ни генә булса да, чүлмәккә көчләп утыртмагыз. Алда куелган сорауларның очына чыккач, аны юк иткәч кенә, өйрәтүне әкренләп яңадан башлагыз. Бала, чүлмәкне читкә тибәреп, олылар кебек бәдрәфкә керәм дип аптыратамы? Бик яхшы! Махсус утыргыч алыгыз да, шунда гына утыртыгыз!

Үземә алдан ук болай дидем: борчылма, бу эшләр озакка сузылса да, мәктәпкә кадәр ничек тә имине дә ташлар, бәдрәфкә дә йөри башлар...

Ни хикмәт, борчылмый башлагач, эшебез җиңел генә алга китте.

P. S. Халыкта шундый сүз бар: яшь әни – армиядәге тәҗрибәсез солдатка тиң; ике яшьлек бала әнисе – дембель кебек тыныч һәм үзенә ышанучан; ә өч яшьлекнеке спецназ инде!

Яңа чорга кердем. Мин – дембель булуга таба атлыйм! Алга таба тагын да кызыграк булырга охшаган!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем ике балам да чулмакка ирта ияланде. 1.5 яшьне без кетеп тормадык, узларе элгереп узларе айта башладылар. Олысын тегал айта алмыйм, тик исемда: сон,гы зур упковка подгузникны 8 айда алдык, а кечесе 10 айдан "пес-пес" дип айтте, тугачтан бу чорга хатле рахатланеп подгузникта йордек, аннан подгузник-трусиклар бик ун,айлы булды, чонки ул бит але бик яшь иде, шун,а кайсыбер вакытта чабып барып элгерми иде. Тенгега да бу бик жайлы булды. Минем фикерем: баланын, элгерганен кетерга кирак, а бала ничек тиз элгера, бусында анинен, тырышлыгы да зур роль уйный.

    Хәзер укыйлар