Логотип
Бала

Уңга китсәң – уңасың, ә сулга китсәң?..

Ничек кенә ерак тоелмасын, берзаман бу көн дә килеп җитә. Балаларның үсеп җитеп, һөнәр сайлау алдында торган көнне әйтәм. Менә безгә дә килеп җитте ул. Ничектер сиздерми генә, шыпырт кына килде дә басты.

Ничек кенә ерак тоелмасын, берзаман бу көн дә килеп җитә. Балаларның үсеп җитеп, һөнәр сайлау алдында торган көнне әйтәм. Менә безгә дә килеп җитте ул. Ничектер сиздерми генә, шыпырт кына килде дә басты.

Баланы 7 яшьтән 10 яшькә кадәр төрле һөнәрләр белән таныштыру мөһим икән. Бу яшьтә алар әле бик кызыксынучан була.

Дөресен генә әйткәндә, яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү – ул дәүләт сәясәте дә булырга тиеш. Җәмгыять өчен үтә дә мөһим булган һөнәрләрне матур, мавыктыргыч итеп, кызыклы якларын ачып күрсәтү дәүләтнең бурычы.

Мәктәп укучыларына яшьли һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәр нигезләренә өйрәтү максатыннан 2014 елда Россиядә JuniorSkills программасы да эшли башлады. Олег Дерипасканың «Вольное дело» фонды һәм WorldSkills Россия хәрәкәте белән хезмәттәшлек нигезендә гамәлгә куелучы бу программада 10 яшьтән алып 17 яшькәчә яшүсмерләр катнаша. Аларга төрле һөнәрләрне үз куллары белән башкарып, үзләрен төрле һөнәр һәм төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Чын профессионаллардан эшнең нечкәлекләренә өйрәнгән укучылар мәктәпне тәмамлаганда ук һөнәрле булып чыгалар.


 

Улым тугызынчыны тәмамлый быел. Әле тагын ике елы бар дип йөри идек: «Мин унга-унбергә бармыйм! Безнең класстан барысы да китә», – ди. Укыйм дип артык атлыгып тормаган кешене, бәлки, чынлап та кыстамаскадыр. Ике ел буе репетиторларга түләгән акчага (имтиханнарны яхшы тапшырыйм дисәң, ансыз да булмый) берәр һөнәр алуы, бәлки, дөресрәк тәдер. Аннары, тели икән, укуны дәвам итәр. Техникум яки училищелар югары уку йортына керү юлын япмый лабаса. Әмма... нинди һөнәр сайларга дигәч, көймәсе комга терәлде улымның. Дөреслек хакына әйтергә кирәк: үзенә ошаган һөнәре бар иде аның: артист буласы килә иде. Берара автослесарь буласым килә дип тә йөрде. Эт-мәчеләрне бик ярата – бәлки шәп кенә ветеринар да була алыр иде. Аптыраган: кайсы юлны сайласак, адашмабыз? Монда инде сайласак дим, чөнки бу четерекле эштә әти-әни киңәшеннән башка гына булмастыр.

«Доверие» балалар һәм яшүсмерләргә социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм бүлегенең педагог-психологы Лилия САФИНА белән дә сүзебез әнә шул хакта.

– Булачак һөнәр турында мәктәпне тәмамлаганда гына уйлана башлау дөрес түгел, – ди ул. – Баланы җиде яшьтән ун яшькә кадәр төрле һөнәрләр белән таныштыру мөһим. Бу яшьтә алар әле бик кызыксынучан була. Нәкъ шушы чорда балаларның киләчәккә хыяллары формалаша, ул үзенә образ тудыра. Казанда «Һөнәрләр шәһәре» («Город профессий») дигән җир бар. Алып барыгыз сез анда балагызны һәм күзәтегез: кайда озаграк тукталыр ул. Кешенең һөнәр юлы еш кына менә шуннан башлана да инде. Бала кызыксынган һөнәрләр турында икәүләп мәгълүмат туплагыз. Аларның кызыклы һәм авыр якларын белешегез. Элегрәк әти-әни эшләгән җиргә экскурсияләргә бару гадәте бар иде. Бала шунда нинди һөнәр иясенең тәгаен нинди эш башкарганын, нинди шартларда эшләгәнен күрә иде. Бу аңа бер тәҗрибә була иде. Хәзер дә кирәк ул мондый эскурсияләр. Сыйныф сәгатьләренә әти-әниләрне чакырып, алардан үзләренең һөнәрләре турында сөйләтү дә әһәмиятле. Бу да балаларга төрле һөнәрләр турында күзаллау бирә. Бер дә тәҗрибәсе булмаган бала кайсы һөнәрне яратуын кайдан белсен инде. Шуның өчен аны мөмкин кадәр күбрәк һөнәрләр белән таныштырырга кирәк. Төрле мастер-класслар бар, уку йортларында ачык ишекләр көне үтә – кызыксыныгыз.

Без укыган чорда УПК – укыту-производство комбинатлары бар иде. Балаларны хезмәткә өйрәтү һәм һөнәрләр белән таныштыру максатыннан кертелгән өстәмә дәресләр рәвешендә оештырылган иде алар. Һәр мәктәп кайсы да булса берәр оешмага беркетелеп, шунда һөнәргә өйрәнә иде. Без менә хастаханәгә йөрдек. Атнага бер-ике сәгать идән юу, авыруларга булышу кебек эшләр иде инде ул. Мин үзем дә табиб булырга хыялландым. Хыялымда муеныма фонендоскоп элеп, ак халат итәкләремне җилфердәтеп хастаханә коридорыннан ничәмә ничә тапкырлар уздым икән! Ләкин нәкъ менә УПК аркасында ул һөнәрнең минеке түгеллеген аңладым. Табиб булу ул әле халат итәген җилфердәтеп йөрү генә түгел икән. Ул – кеше газабына салкын кан белән карый белүне, курыкмауны, тәвәккәл булуны һәм иң мөһиме җирәнмәүне сорый торган хезмәт икән.

Дөрестән дә, без һөнәрләр турында аз беләбез. Өстәвенә, һөнәр базары үзе дә бик тиз үзгәрә, хезмәт шартлары, таләпләр алмашына. Һөнәр сайлаганда аның уңай якларын, ул эш өчен күпме түләнүен, эш табып булу-булмауны гына түгел, шушы һөнәрнең тискәре якларын да барларга кирәк. Ә иң яхшысы – һөнәр ияләренең үзләре белән сөйләшү. Нәрсә җәлеп иткән аны, кайсы ягы ошый, әллә ошамый торган яклары да бармы? Бу һөнәр кешедән нинди «корбаннар» сорый? Аннары интернетта күп кенә һөнәрләр турында аңлатма – профессиограммалар бар. Эзләп табып, аларны укысагыз да үзегез өчен шактый яңалык ачарсыз.

Нинди юнәлештә белем алырга белми аптыраган кеше күп очракта әле үз-үзен ачмаган була. Яки инде гаиләдә каршылык бар: әти-әнисе бер якка каера, ә бала башка якка. Яшерен-батырын түгел, күп кенә әти-әниләр үзләренең хыялын балаларында чынга ашырырга омтыла. Гомерем буе табиб булырга кызыктым, ичмасам, син шул һөнәрне сайла, янәсе. Әнисе кайчандыр табиб буласы килгән өчен генә нигә ул бала табиб булырга тиеш? Әле тагын да яманрагы: «Син табиб булсаң, бөтенебезгә дә ничек рәхәт булыр иде!» – диләр. Бөтен кардәш-ыру өчен җаваплы итмәгез инде сез аны – үз тормышы белән яшәсен.

Шушы уңайдан бер кыйсса диим микән, мәзәкме, сөйләп китим әле. Бәлки, сезнең дә ишеткәнегез бардыр аны: «Бер инженер көн саен урамда балаларга тамаша күрсәтүче клоун яныннан уза, үзе эченнән генә уйлый икән: «Әгәр дә әни сүзе белән йөрмәгән булсам, мин дә клоун булган булыр идем. Гомерем буе саннар белән чиләнеп утырмас идем». Инженерны күргән саен клоун да уфтана: «Әни мине мәҗбүри укыткан булса, мин хәзер монда шамакайланып тормас идем». Алай да әни гаепле, болай да...

Бу очракта әти-әнинең иң зур ярдәме – ирек бирү. Баласының нинди һөнәр сайлавы үзләреннән тора дип уйлап, әти-әниләр ялгыша. Әйдәгез, һәрнәрсәне үз исеме белән атыйк: әти-әни баласының кем булып эшләячәген түгел, ә мәктәптән соң алга таба аңа нинди белем бирүне генә хәл итә. Баланың көченә, гаиләнең кеременә карап, гаилә белән бергәләп кабул ителә ул карар. Ә инде киләчәктә балагыз ул һөнәр буенча эшлиме, үзенә башка юл ачамы, анысын ул инде үзе сайлый. Әгәр дә гаиләдә хәл үтә дә четерекле булмаса, кая барырга белми аптыраган балага бераз вакыт бирергә кирәк. Тугызынчыда гына укый икән, унга-унбергә барсын. Ир балалар нәкъ менә югары сыйныфларда көчлерәк укый башлый. Яки инде көче җиткән берәр техникумга, училищега керсен. Бернәрсә дә югалтмый бит ул аннан. Әгәр дә ошап китә икән, соңрак югары белем алыр. Һөнәр сайлау кеше тормышының мөһим сәхифәсе булса да, ялгышулардан курыкмагыз. Ниндидер бер юнәлеш буенча белем алып, без үзебезне шушы һөнәргә бәйләп куябыз дигән сүз түгел бит әле. Хәзерге заманда уку дигәндә һөнәргә өйрәнү түгел, ә билгеле бер юнәлештә белем алу күздә тотыла. Сүз дә юк, белем тирәнрәк булган саен, кешенең уңышка ирешү мөмкинлеге зуррак.

Профессия ул – яшәешнең бер чагылышы. Танылган психолог, академик Евгений Климов һөнәрләрне биш төргә: табигать, техника, кеше, билгеләр, сәнгать белән бәйле һөнәрләргә бүлеп карый. Кызыксынсагыз, Евгений Климовның бу мәшһүр классификациясен интернеттан таба аласыз. Мәскәү өлкәсенең «Яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү үзәге» белгечләре төзегән «Һөнәр сайлау матрицасы» белән дә танышырга киңәш итәм. Гомумән, интернетта кешенең шәхси мөмкинлекләренә нинди һөнәр туры килүен ачыкларга ярдәм итүче тестлар күп. Мәсәлән, «Голланд тесты». Ул да үз мөмкинлекләрегезне, теләкләрегезне билгеле бер тәртипкә салырга ярдәм итми калмас.

Ә инде баласы мәктәп бусагасын атлап чыгарга торган әти-әниләргә киңәш шул: «Синең бар да яхшы булачак, синең холык белән теләсә нинди хәлдән дә исән-имин чыгып була», – дип әйтүдән тайчынмагыз. Ышаныгыз, буш сүзләр түгел бу, бәлки, ышаныч уята торган сүзләр.

Айсылу Нәгыймова, психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы.

«Әйбәт кенә укыган кызым тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, унга бармыйм, барменлыкка укыйм дип «котны алды». Күреп торам, бармен булу аның һөнәре түгел. Төгәл фәннәргә сәләте бар, физика-математиканы су урынына эчә. Мәктәпне ташлый икән, киләчәген җимерә бит бу бала. Әти-әниләргә бу очракта нишләргә?»

Мондый очраклар еш була. Яшүсмерләр үз тормышларын үзләре хуҗа икәнлеген күрсәтергә ярата бит алар. «Юк, бернинди бармен булмыйсың!» – дип, кырт кына каршы төшәсез икән, кирелеген генә уятасыз. Аның белән утырып, җентекләп сөйләшергә кирәк. Бер генә тапкыр сөйләшү дә җитми. Иң дөрес юл – баланы шушы һөнәр белән ныклап таныштыру. Хәтта шул эшне бераз эшләп караса да ярый. Көне буена аяк өстендә, ябык бинада, еш кына тәмәке төтененә «балта сабы» эләрлек булган бүлмәдә көне буе эшләү ошармы аңа? Барменнар бит төнлә дә эшләргә тиеш. Төнлә эшләүгә түзә аламы? Кайдан туган анда мондый теләк? Мотивациясе нәрсә? Боларны ачыкларга һәм балага аңлатырга кирәк. Тик каршы килеп түгел, ә аның белән бергәләп шушы һөнәрнең нечкәлекләрен ачыкларга, чынлап та ул шушы эшне башкарырга телиме, көче җитәме, сәламәтлеге җитәме? Яшүсмерләр мондый гамәлләрне еш кына дусларына ияреп кылучан.

Күптән түгел генә студентлар арасында сораштыру үткәргән идек. Үзләре укыган һөнәр белән ныклап танышып, белеп сайлаучылар 2 проценттан артмый. Калган 98 процент һөнәрне әти-әни кушуы буенча, дусларына ияреп, шушы уку йорты якын булганга, монда укуы җиңел күренгәнгә... сайлаган. Һөнәрне киләчәктә акчаны күп эшләр өчен дип тә сайлаучылар бар. Һөнәр сайлаганда төп мотивация акча булырга тиеш түгел. Шушы һөнәр миңа үз бизнесымны ачар өчен кирәк, ди икән, бизнес план-алгоритм төзеп карасын. Акча өчен генә гомер буена күңел тартмаган эш белән шөгыльләнү җәзага тиң бит ул. Бала мәктәптә нинди фәннәрне җиңел үзләштерә – һөнәр сайлаганда шуңа да карыйсың. Минем үз балаларым физика-математикадан көчле булдылар. Аларның киләчәген шул юнәлештә күрәсем килгән иде дә, алар, әтиләренә карап, хокук өлкәсен сайлады. Үзләре теләгәч, каршы килүдән файда юк.

 

Теги: бала тәрбиясе бала психологиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар