Логотип
Бала

Әти-әнигә психолог киңәше

Әти-әниләргә педагог, психолог Юлия Гиппентейтердан киңәшләр


Әти-әниләргә педагог, психолог Юлия Гиппентейтердан киңәшләр

Сүз тыңламау – баланың сезнең дөрес булмаган мөнәсәбәтегезгә каршы торырлык бердән-бер чарасы.

«Проблемалы», «тыңлаусыз», «тәрбиясез», «тәртипсез» балалар, комплексы булган, кыюсыз, бәхетсез балалар кебек үк, гаиләдәге дөрес булмаган мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе.   

Баланы ничек бар, шулай кабул итү – аны матур, акыллы, тырыш, ярдәмчел булганы өчен түгел, нәкъ менә аның булганы өчен генә дә ярату. 

Баланы күбрәк әрләгән саен, аның тәртибе тагын да начарая. Нишләп шулай буламы? Чөнки бала тәрбияләү – дрессировка түгел ул. Әти-әни балада шартлы рефлекслар булдыру өчен яратылмаган. 

Балага карата никадәр сабырсыз булсагыз, критикага бирелсәгез, ул шулкадәр тизрәк «Мине яратмыйлар» дигән нәтиҗә ясаячак.

Дисциплина бала белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыргач кына таләп ителергә тиеш. Бары тик шул нигездә генә. 

Бала ярдәм сорамаса, аның эшенә кысылмагыз. Шул рәвешле «Синең белән бар да яхшы! Син бар нәрсәне дә булдырасың!» дигән хәбәр җиткерәсез балага. Әгәр дә бала җиңеп чыга алмаслык чын авырлык белән очрашса, читтән күзәтү аңа зыянга була. 

Бала авыр вакытта сезнең ярдәмне кабул итәргә әзер булса, ярдәм итегез. Шул ук вакытта проблеманың ул хәл итә алмаган өлешен генә үз өстегезгә алыгыз.  Калганын үзе хәл итсен.

Бала шәхес буларак формалашсын, мөмкинлекләре үссен өчен ул бары тик үз теләге һәм ихтыяры белән шөгылләнгән эшчәнлеге генә файда китерәчәк.

Яшьүсмерләр модасы – ветрянка кебек. Бөтен бала да аны йоктыра, авырып ала. Берничә елдан соң, искә алып, үз-үзләреннән көләрләр. Шуңа күрә мондый чорда бала белән җитди конфликтка кермәгез.

 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар