Логотип
Бала

Теш чыгамы, әллә ли?!.

Кеше организмындагы һәр әгъзаның камиллек өчен яратылуын әйбәт аңлыйм мин. Әмма менә теш чыгу һәм теш төшү фәлсәфәсенә...юк, юк, әлегә кадәр һич төшенә алганым булмады.

Кеше организмындагы һәр әгъзаның камиллек өчен яратылуын әйбәт аңлыйм мин. Әмма менә теш чыгу һәм теш төшү фәлсәфәсенә...юк, юк, әлегә кадәр һич төшенә алганым булмады. Җиңел генә, сиздерми генә 32 теш бер көнне «үсеп» куйсын иде дә ул, гомер буе матур гына кылкынмый гына торсыннар иде. Эх! 

...Сезнең балагызның беренче тешен кем күрде? Дәү әнисе? Әтисе? Апасы? 

Әни кеше күрә инде аны чынлыкта. Бездә шулай. Әни кеше күрә дә дәшми йөри. Шулай тиеш. Аннары теш үсә башлагач, аны тагын бер якын кешесе күрә дә, сөенче ала! Һәм күлмәк бүләк итә! Менә шундый гадәт яши безнең якта. «Кем беренче күлмәк алып бирде?» – дип сорыйлар. Бу инде, тешне кем беренче күрде дигәнне аңлата. Беренче теш чыгу вакыйгасы шулай матур булып истә калсын өчен уйлап табылганмы икән ул бүләк алып бирү гадәте, әллә төн йокыларын калдырып, баласын юаткан әти-әнигә җиңеллек өстәр өченме икән, белмим. Әмма шунысын әйбәт беләм – беренче тешләр җиңел генә чыкмый! Елата-елата, тәнне кыздыра-кыздыра, төнге йокыларны качырып, әти-әнинең сабырлыгын сынап бетергәч кенә беренче тешләр күренә башлый... 

Беренче теш – алты айда чыга дисәләр дә, һәр организм моны үзенчә хәл итә. Кемнеңдер иртәрәк чыга, кемнеңдер соңрак. Безнең олы кызыбызның тешләре нәкъ алты айда, дәү әнисе туган көнендә чыкты. Беренче тешләре күренгәндә температуралап алсак та, калганнары ничектер сиздерми генә чыкты. Берәм-берәм ак энҗеләр тезелә генә торды авызда. Их! Менә шул чагында сиздерәсе калган ул! Чыкканда сиздермәгәннең төшкәндә кирәген бирде ул тешләр. Авыртып, сызлап, теш табибларына баргач, авызны ачтыра алмыйча аптырап... Әле һаман авыз тулы теш, берәмләп төшә генә башладылар... 

Кечкенә чагында безне теш табибына йөртеп тормадылар. Табигать ничектер барысын да үзе хәл итте. Теш селкенә башлагач, бераз тел белән эткәләп 

йөрисең дә, икенче көнне дәү әни ак җепнең бер очын тешкә, икенче очын ачык ишек тупсасына бәйләп ишекне яба. Иң мөһиме – син урыныңда гына басып торырга тиеш. Һәм теш авыздан атылып та чыга. Нәрсә булганны да аңламый каласың! И мактыйлар, и үсендерәләр шул чакта! Үзеңне чын каһарман итеп хис итәсең! Дәү әни җептән тешне ала да, өйнең агач бүрәнәләр ярыгына кыстырып куя. Безнең сөт тешләре «запасы» әле дә бүрәнә ярыкларында саклана... 

Традицияләр 

Телевизордан күргәнебезчә, Төньяк Америка гаиләләрендә «теш фея»сына ышану бар. Беренче тешең тешкәч, аны йокларга ятканда мендәр астына куеп йокласаң, төнлә фея килә дә, тешне үзенә алып, аның урынына күчтәнәч калдырып китә дип ышаналар. 

Англия гореф-гадәтләре буенча, баланың төшкән беренче тешен, һичшиксез, яндырып юк итәргә кирәк – имештер, ул тешне төрле сихерчеләр кулланырга ярата икән. 

Славяннарда тешне мич артына ыргытып, аны шулай итеп йорт иясенә бүләк итү гадәте булган. Алмашка йорт иясе яңа теш алып килер дип баланы юатканнар. 

Безнең бала чагыбызның онытылмас бер кисәге: йорт бүрәнәләре ярыгында төзелеп киткән тешләрне «монысы минеке, монысы абыйныкы...» дип санап утыру, аларны чагыштыру. Милләтебезгә хас булган традицияләрнең берсе булган шушы гадәтнең асылында нәрсә ята икән? Югыйсә безнең дә шул ук «урыс мичләре» торган бит, ә мич артына ату да, анда яндыру гадәте дә килеп чыкмаган. Кызык... 

Ни генә булмасын, теш чыгу вакыйгасы элек-электән үк ниндидер бер аерым вакыйга булып кабул ителгән. Теш чыгу турында халкыбызның әйтемнәре дә бар бит: 

Теш иртә чыккан бала зирәк була. 
Яшь баланың казык теше алдан чыкса – усал була. 
Теше сирәк булган кешенең авызында сүз тормый, диләр. 
Әниемнең әнисе сеңлемә менә шундый җыр җырлаганы истә калган: 
Теш чыгамы әллә ли, минем кызым бик тәти, 
Елый-елый үсәбез, әлегә ул бик нәни... 

Тулы бер вакыйга белән чыккан тешләр коела, аннары яңалары чыга. Тормыш шулай дәвам итә... Ә мин әле һаман теш чыгу һәм төшү фәлсәфәсе турында уйланам. Сездә нинди фикерләр? 

Шәүкәт Галиев 

Акыл теше кемгә чыга? 
Абый нигә дәшми дисәм, 
Ник яңагын тоткан дисәм, 
Бүген аңа 
Акыл теше чыккан икән! 
Сорадым мин әниемнән: 
– Акыл теше кемгә чыга 

Әни әйтте: 
– Әйткән сүзне тыңлаучыга. 

Сорадым мин әтиемнән: 
– Акыл теше кемгә чыга? 

Әти әйтте: 
– Үз сүзендә торучыга. 

Сорадым мин әбиемнән: 
– Акыл теше кемгә чыга? 

Әби әйтте: 
– Укып гыйлем җыючыга. 

Сорадым мин үз-үземнән: 
– Сабырлыгың чыдар микән? 
– Ай-һай, әле 
Сиңа ул теш чыгар микән?.. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар