Логотип
Бала

Тагын мәктәпме? Тагын мәктәп...

Кышкы каникуллар тәмамланды, яңадан мәктәпкә барыр вакыт җитте. Инде укуның икенче атнасына кердек. Балаларны озын чирек көтә. Өстәвенә, кышын көн дә кыска, авитаминоз да үзен сиздерергә мөмкин. Стресс китереп чыгарырга мөмкин булган шушы сәбәпләрне истә тотып, балага ничек ярдәм итәргә? 

Кышкы каникуллар тәмамланды, яңадан мәктәпкә барыр вакыт җитте. Инде укуның икенче атнасына кердек. Балаларны озын чирек көтә. Өстәвенә, кышын көн дә кыска, авитаминоз да үзен сиздерергә мөмкин. Стресс китереп чыгарырга мөмкин булган шушы сәбәпләрне истә тотып, балага ничек ярдәм итәргә? 

Беренчедән, уку режимына этаплап керергә киңәш итә белгечләр. Балага ияләшергә ирек бирегез. Исегезгә төшерегез, эшкә чыгарга үзегезгә дә җиңел булмагандыр. Ә баланың көн саен диярлек укытучы алдында җавап тотасы бар. Артык басым ясамагыз, бәяләмәгез балагызны. Югары таләпләр турында онытып торыгыз. Әйе, каникул вакытында ул ихтыярын йомшарткандыр, ләкин каникуллар шуның өчен кирәк тә бит! Ял итәр өчен! 

1. Баланың режимына игътибар итегез. Яңа ел яллары вакытанда йокларга соң ятып, соң торырга ияләштек. Ашау графигы да күчте. Шуңа күрә үзебезне дә, баланы да гадәти графикка кайтарабыз. Ашау да, йокы да үз вакытында булсын. Сәламәт, тиешле йокы укудагы уңышларга яхшы йогынты ясый. Ләкин таләпләр артык кырыс булмасын, бер-берегезне аңларга тырышыгыз. Баланы берьюлы бөтен әйбердән дә туктатырга ашыкмагыз.  

2. «Каникуллар тәмам, укырга вакыт», «тик яткан көннәрең узды, укый башла» кебек сүзләрдән тыелып торыгыз. Югыйсә сез бит иң күңелле вакыт узды, хәзер мәктәп белән бәйле авырлыклар, проблемалар башлана, дип әйтергә телисез кебек балага. Һәрхәлдә, ул аны шулай кабул итәчәк. Моның урынына баланы яңадан дуслары белән күңелле очрашуларга, яңа белемнәргә, кызыклы вакыйгаларга әзерләгез. Укулар башлану белән күңелле чор бетмәгәнен раслар өчен ялларга кызыклы чараларга билет алып куегыз. Театрга, кинога, тау шуырга барыгыз. 

3. Комфортлы шартлар тудырыгыз. Моны вак-төяктән дә башларга була. Мәсәслән, яңа канцелярия товарлары алыгыз. Балагыз белән бергә сайлап алсагыз, тагын да яхшы булыр. Уку өчен дә уңайлы, үзенә дә ошый!

Адаптация чоры ничек кенә узса да, балагызга аны ничек яратканыгызны әйтеп торыгыз. Бернигә карамый! Ничек бар, шулай! Баланың нәкъ шушы сүзләрне ишетәсе килә. Бу сүзләр аңа бөтен авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар