Логотип
Бала

Принцесса синдромы

Принцессалар күбәеп киткән заманда яшибез бугай без. Бала өчен барысын да эшләү, киләчәктә ни буласын кем белгән, мөмкинлек булганда иркәләп калырга кирәк дигән кагыйдәне колачлап куллану... Принцессалар да үсә, көннәрдән бер көнне безнең кочактан чыга бит алар. Канат ярдым дигәндә генә язмышлары чәлпәрәмә килмәсен иде!..

Алсу күлмәк, бант, шул ук төстәге чалбар, куртка, башлык... Бүлмәдәге пәрдәләр, хәтта карават япкычы да алсу төстә. Һәр адымы, гамәле белән башкалардан аерылып торырга тиеш ул! Бөдрә чәчләр арасыннан ялтыравык таҗ күренеп тора, кулындагы уенчыгыннан күзне алып булмый. Чү-чү, балам, нишләп йөгерәсең, принцессалар бит алай эшләми!

Принцессалар эталоны алга сөрелгән тирәлектә яшибез кебек.
Королеваның оныкларына кеше хезмәтенең кадере турында кечкенәдән аңлаталар сарайда. 

Беркөнне кызым балалар бакчасыннан кайтты да, каршына куйган аш тәлинкәсен кырыйга этеп:
– Әнием, Амалиянең әнисе аңа гел принцессам дип эндәшә. Ә мин принцессамы? – дип сорау бирде.
– Әйе, – дидем кызымны сөеп-сыйпап. – Син минем иң матур принцессам!
– Юк, әни, миңа калса... мин – служанка...
Баладан мондый сүзне ишетергә әзер түгел идем, бер мәл югалып калдым. Сүзне дәвам итәр өчен тиз-тиз генә аның фикер юнәлешен барларга тырыштым.
– Кызым?!
– Мин бит өйдә эшлим! (Уф, бу «эшлим» сүзе!) Тәлинкәләр юам, уенчыкларны да җыештырам, син юган табак-савытны сөртәм, чүпләрне җыям...
– Ә безнең өйдә һәркем «эшли»! Һәркемнең үз вазыйфасы бар. Бөтен эш тә әнигә генә калса күңелсез була бит.
– Ә принцессалар эшләми! Бернәрсә дә эш-лә-ми!

Сүзебез озакка китте ул көнне, өйдә башкарылган гамәлләр эш түгел, вазыйфа икәнен дә, «эшләми» торган принцессаларның әкиятләрдә генә булуы, әниләрнең кызларына бары тик яратып кына «принцесса» дип эндәшүе турында да аңлатырга тырыштым кызыма. Сүземне игътибар белән тыңлаганын сизсәм дә, икеләнә калдым. Мультфильмнардагы, әкиятләрдәге образларга ышана торган чагы бит әле. Ә монда хакыйкать икегә бүленде...

Көннәр уза торды, әмма бу сөйләшү күңелдән һаман китми йөдәтте. Беренчедән, кызымның инде зур үсеп, үзен башкалар белән чагыштыра башлавын сизмәгәнмен, икенчедән, кызларын чыннан да «принцессам» дип үстерүче әниләр тирәлегендә яшәгәнемне абайламый калганмын... Үзенә һәрдаим «принцесса» дигәнне ишеткән сабыйның дөньяга карашы ничек формалаша икән соң? Үзен кем итеп тоя ул? Принцессалар бит алар затлы, купшы, чибәр була. Аларга һәркем яраклашырга тырыша, теләкләре дә бик тиз үтәлә. Әкияттә, әлбәттә. Чын тормышта принцесса булып үскәннәргә көннәрдән бер көнне каршы килүче табылса, теләкләре үтәлми башласа, авырлыклар каршында йөзгә-йөз калса... Әниләр, яратып, «принцессам» дип эндәшкәндә баланың үз-үзен тотышын күзаллыйлар, ә бала бу сүздә башкаларның аңа карата мөнәсәбәтен күрә. «Принцесса» купшы киенгән, барлык теләкләре үтәлгән (кибеттә сораган әйбере алынган, тәм-томнары өелеп торган, татлы ризык ашау тыелмаган...), бүләкләргә күмелгән була. Матур манералар, әни кушканны үтәү?! Юк, юк! Әни миннән принцесса ясаучы!

...Әнисә кечкенәдән үк абыйсыннан да, сеңлесеннән дә үзенең иҗадилыгы белән аерылып торды. Шигырьләр язды, төрле конкурсларда катнашты. Әнисе гел, безнең Әнисә башка төрле шул, дип кабатларга яратты. Борчымагыз, апагыз язарга утырган, дигән кисәтүләргә өйдәгеләр дә ияләшеп бетте. Язсын, укысын гына! Гаилә белән җыелышып бакчада эшләүләр, өйдәге вак-төяк мәшәкать Әнисәне читләтеп кенә узды. Яшүсмер кыз үзенә «ул башка төрле, ул язучы» дип караганнарына ияләшкән иде инде. Мәктәпне медальгә бетерде, университетны кызыл дипломга тәмамлады. Үзенең тиң ярын табып, гаилә корды. Менә шунда инде аңа гап-гади хатын-кыз сыйфатларын үзләштерергә туры килде. Кечкенәдән хуҗалык эшләрен алып барырга өйрәнмәгәч, авыргарак туры килде шул. Әле тагын бәби алып кайтырга җыендылар... Әнисәнең иң зур бәхете – сабыр һәм тормышчан ире иде. Әнисәгә хуҗалык эшләрендә дә булышты, кәефен дә күтәрде, юк-барга кисәтү ясап та вакланмады. Алар барысына да бергәләп өйрәнделәр. Ә менә күрше апабызның принцесса итеп өф-өф итеп кенә үстергән бердәнбер кызы өлешенә үзе кебек үк принц эләкте. Бик матур яшәргә тиеш иде алар! Гаиләнең бөтен байлыгы да, игътибары да аңа гына бирелгән кыз һәм әти-әнисе зур ышаныч белән җил-яңгыр тидертми үстергән егет! Тик яшьләрнең икесе дә булдырырга түгел, булганга ияләшкән иде шул. Купшы туйлар ясап бер-ике ай уздымы икән, күрше кызы әниләренә кайтуны ешайтты. «Сездә рәхәт, дип, кунарга да кала. Бала бит әле, нишләтәсең. Кияүдән уңмадык бугай», – дип зарланды беркөнне күрше апа. Ярты ел да узмады, кыз яңадан әниләренә кайтып яши башлады. «Кайтсын, чит кеше янында елап ятканчы, үзебездә торсын. Кеше баласы артыннан җыеп, ашсу пешереп яшьлеген әрәм итәргә...» – дип сөйләнде әни кеше бу юлы. Аңлыйм, бала – йөрәк парәсе, башкалардан ким булмасын дия-дия, кырыкка ярылырга да туры килә кайчак. Аның эше, укуы, дәресләре күп, ял итсен! Аның болай да вакыты юк дия-дия, көндәлек эшләрдән азат итеп, өйдә вазыйфалар бүлешмичә, балага һәрвакыт аерым шартлар тудырырга тырышып ялгышмыйбызмы без, әниләр?!

Бервакыт кечкенә кызым белән балалар үзәгенә килгәч, соңлап кына бала тапкан ханым белән танышкан идем. «Кызымны дәү әни булыр яшьтә тапканымны яхшы аңлыйм. Шуңа хыял дөньясына ышандырып үстер-мим аны. Көннәрдән бер көнне минсез калса – мөстәкыйль яшәрлек булсын...» Ул вакытта бөдрә чәчле кызга карата әйтелгән бу сүзләр артык кырыс булып тоелган иде. Хәзер бу сүзләрдә хаклык барлыгына ышанам. Ә сез килешәсезме?! Яшьләрнең күбесе гаилә корырга ашыкмый, бик күп яшь гаиләләр яшәп китә алмый аерыла. Бу күре-нешнең нигезендә дә принц-прин-цессалык синдромы ятмыймы икән, ничек уйлыйсыз?

Безне әниләр – бер пар сандалиең булса шул җиткән, кышка бер пәлтә, язга-көзгә бер куртка, дип үстерделәр. Кием ягыннан да, уенчыклар алып биреп тә артык иркәләү булмады. Барыбызның да шулай иде. Ә менә безнең буын әниләренең балаларга карашы башка төрле шул. Үзебезгә тимәгән өлешне артыгы белән балаларыбызга бирергә тырышабыз. Безгә мондый түгәрәкләр эләкмәде инде, балам йөрсен, мин мондый уенчыкка кызыгып кына үстем, балам уйнасын, балам ашасын, үзем кия алмадым, балам киенсен... Балага бу чаклы кайгырту, үз өлешен генә түгел, безнең өлешне дә яшәү кирәкме икән соң?! Мондый фәлсәфә белән яшәп балаларыбызны авыр хәлгә генә куймыйбызмы?!

Икенче яктан, кызларның үзләрен принцесса итеп күрү гадәти хәл инде анысы. Купшы күлмәкләр, нәни туфлиләр, бөдрә баштагы таҗлар... Һәр нәни туташның зур хыялы бу, аның дөньяга гүзәл зат булып тууына дәлил түгелме?!

Төрле фикерләр ишетергә туры килде. Кемдер принцесса булып үскән кызларның ахырда гаилә кора алмавы турында мисаллар китерде, кемдер бу дөньяда бөтен кеше аңа гына «тиеш» дип санаган буын үсеп килүен искәртте.

Чыннан да, принцессалар күбәеп киткән заманда яшибез бугай без. Бала өчен барысын да эшләү, киләчәктә ни буласын кем белгән, мөмкинлек булганда иркәләп калырга кирәк дигән кагыйдәне колачлап куллану... Принцессалар да үсә, көннәрдән бер көнне безнең кочактан чыга бит алар. Канат ярдым дигәндә генә язмышлары чәлпәрәмә килмәсен иде! Психологиядә «принцесса синдромы» дигән төшенчә бар. Бу теманы белгечләр шактый өйрәнгән. Баладан уйдырма принцесса ясый торган сәбәпләрнең берничәсенә тукталыйк.

Әти-әни тәрбиясе
Озак еллар бала көтеп яшәүче гаиләдә кыз туса, еш кына ул «принцесса»га әйләнә. Әти-әни аны кирәгеннән артык кайгыртуга, игътибарга күмә. Һәм тормыштан аерып куя! Аңлашыла да инде, көтеп алынган бала бит! Әмма бервакыт бала һәрнәрсәнең аңа гына яраклашкан булуын гадәти хәл дип кабул итә һәм үсә төшкәч, дусларыннан, әйләнә-ти-рәдәгеләрдән дә шуны көтә башлый.

Бүгенге заман әниләренә үз кызларын башкаларга караганда иң-иңе дип дөньяга таныту хас. Кечкенәдән матурлык салоннарына йөрү, иң кыйммәтле уенчыклар, күлмәкләр алу... Монысы инде бала аша үзеңне раслау дип атала. Кызларны кечкенәдән үз-үзләрен кайгыртырга өйрәтергә, эстетик тәрбия бирергә кирәк, әлбәттә. Әмма культ дәрәҗәсенә җиткермичә генә!

Мультфильм, әкият, журналлар тәэсире
Кызганыч, балалар өчен чыгарылган мультфильмнар югары мораль тәрбия бирүгә корылмаган шул. Тышкы атрибутлар мөһим! Шул ук матур кием-салым, при-ческа һәм бик күп табынучыларың булу – бәхет күрсәткече итеп бирелә. Балалар, сәгатьләр буе экраннарга текәлеп, шул хакыйкатьне йота... Әгәр дә бала принцессалар турындагы мультиклар, журналлардан башка бернәрсә белән дә кызыксынмый икән, ул үрнәк итеп күргән ориентирлар турында уйланырга кирәктер.

Яратуга һәм игътибарга мохтаҗлык
Кайвакыт кыз бала игътибар җәлеп итәр өчен, үз-үзенә таҗ кидертә. Әгәр дә ул принцесса булса, аны барысы да ярата башлаячак дип ышана ул. Бала бу образга төрлечә керергә тырыша. Ә бит чынлыкта балага аны ничек бар шулай яратуларын тою гына да җитәр иде...

Әниләр, ә сезнең чын принцлар яки принцессаларны ничек тәрбияләгәннәре турында кызыксынып караганыгыз бармы соң?! Баланы 20 төсмердәге алсу төскә күмү – монысы да без әниләр фантазиясе генә. Чын принцессаларны шактый кырыс шартларда тәрбиялиләр дип беләм. Принц Уильям һәм Кейт гаиләсендәге тәрбия турында сарай журналистлары күп язган иде заманында. Әниләренең, гувернантканың өйдә тәр тип урнаштыру өчен бик күп көч сарыф итүләре турында нәни принцесса белән принц яхшы белгән. Уйна-ганнан соң уенчыкларын үзләренә җыештырып куярга, ризыкны кадерләргә кирәген аңлыйлар. Бергәләп нидер әзерләр өчен Кейт еш кына Шарлоттаны үзе белән аш бүлмәсенә ала. Уенчык буларак, гаджетлар балаларга бирелми. Ә кием-салымны алар әти-әнисеннән калганны да, Гарри абыйларыныкын да кияргә мөмкин. «Иң мөһиме: сыйфатлы һәм җайлы булсын», – ди Кейт.

Йә, ничек, принцессалар тәрбияләү турындагы күз аллаулар белән королева гаиләсендәге тәртипләрнең уртак ягы бармы?! 

Шулай да, инде башына таҗ кияргә өлгергән, әйткәнен үтәтә, сораганын алдырта, үз көенә биетә торган кечкенә «принцессалар» белән нишләргә соң?
1. Тәрбия чараларына игътибар итегез. Аралашуыгыз мактауга гына корылмаганмы? Әти-әни репутациясе ничегрәк куелган. Иң мөһиме – бала тормыштан аерылмаганмы?
2. Принцессалар тормышына гына багышланган мультфильмнарны, китап яки рәсем буягычларны төрләндерергә тырышыгыз. Бала бөтен әйбер белән дә кызыксынучан була.
3. Баланың кием-салымын яңадан барлап чыгыгыз. Купшы күлмәкләр, нәфис туфлиләр арасында чатыр чабып йөрерлек кроссовкалар, джинсы чалбарлар да булсын.
Тәрбия гаиләдән башлана. Әни кеше – бала өчен галәм ул. Мәхәббәт тә, ярату да, кадерләү дә, тәрбия дә... һәрнәрсәдә алтын урталык табу без – әниләр җаваплылыгында. Кызларыбыз затлы да, талантлы да, иң-иңе дә булсыннар иде. Үз-үзләренә, көчләренә ышансыннар. Үзләрен кадерли һәм ярата белсеннәр. Тормышка яраклашкан «принцессалар» булып үссеннәр иде!

  Роза Шәфиева, психолог

Кызларны син минем принцессам, дип үстерүнең плюслары: алар үзләрен яратырга өйрәнәләр, үз-үзләренә ышанычлары арта. Киләчәктә шәхес буларак формалашканда бу сыйфатлар аларга ярдәм итәргә дә мөмкин. Үзләрен бәяли, кадерли белергә өйрәнәләр. Минуслары: артык әрсезлек, җир күчәре аның тирәсендә әйләнергә тиеш дип уйлау, артык иркә булып үсү. Бу сыйфатлар балага нинди кыенлыклар тудырырга мөмкинме? Бала үскәч тә һәрвакыт башкалар фикеренә бәйле булып кала. Бар кешенең дә аңа сокланганын, күп игътибар бирүләрен көтеп алҗырга мөмкин. Әгәр дә инде көткәннәре акланмый икән – дөньясы җимереләчәген көт тә тор! Үпкәләр, канәгатьсезлек артачак. Кечкенә чагында ук кызларга сокланырга, аларга ягымлы сүзләр әйтергә кирәк, әлбәттә. Бигрәк тә әти кешенең «син бик матур», «мәрхәмәтле», «кадерле кызым» дигән сүзләре аның күңеленә гомергә кереп калачак. Чөнки әти кеше – кыз бала өчен ир-ат образының тәүге үрнәге. Әтисе нинди, уе белән кыз бала да киләчәктә шундый ир-атны сайларга тырыша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик файдалы язма. Балаларны патша урынына күрә башладык инде . "Кол хатыннар үзенә патша тудырыр..." заманга җиттек бугай...

    Хәзер укыйлар