Логотип
Бала

Мәктәпкә җыенабыз: акча саклап калу серләре

Путин акчасына сыешып булырмы, юкмы, билгесез. Менә бу киңәшләр мәктәпкә әзерләнгәндә акчаны бераз булса да янда калдырырга ярдәм итәчәк.

Август башында кибет киштәләре мәктәп киемнәре, уку кирәк-яраклары белән тула. Укулар башланырга бер айга якын вакыт булса да, бу әйберләрне хәзер алып кую отышлы. Беренчедән, бөтен размерлар да бар. Икенчедән, сайлау мөмкинлеге зур. Ай ахырында кирәкле сарафан йә жилет эзләп, бөтен шәһәрне әйләнәсегез килмәсә, кибетләргә ашыгыгыз. 
Путин акчасына сыешып булырмы, юкмы, билгесез. Менә бу киңәшләр мәктәпкә әзерләнгәндә акчаны бераз булса да янда калдырырга ярдәм итәчәк.
1. Малайлар костюм пиджагын сирәк кия. 1 сентябрьдә кигәннән соң, уку елы азагына кадәр шкафта эленеп торырга мөмкин бу кием. Шуңа күрә пиджак урынына жилет алыгыз. Малайлар хәрәкәтчән була, тиктормас, аларга пиджак белән кызу да булырга мөмкин, өйдән киеп китсәләр дә, мәктәптә еш кына салып куялар. Жилет исә җиңел киелә, хәрәкәтләнер өчен дә уңайлырак. Бәясенә килгәндә, жилет ике тапкыр арзанрак була.
2. Рюкзак – кыйммәтле әйбер. Балалар аның уңайлылыгыннан битәр, рәсемнәренә, язуларына, төсләренә кызыга. Популяр мультик геройлары, модага кергән рәсемнәр төшерелгән рюкзаклар бермә-бер кыйммәтрәк. Шуңа күрә рюкзакны баланың үзеннән башка алыгыз. Уңайлы, җайлы рюкзакны сез аннан башка да сайлый аласыз. Рәсеменә килгәндә, балагызга бер-ике вариантын фотога төшереп җибәрегез. Шулар арасыннан сайлап алыр. 
3. Укытучыга чәчәк – шулай ук чыгымлы бүләк. Чәчәк кибетләре өчен 1 сентябрь – табыш вакыты. Бәяләр гадәттәгедән кыйммәтрәк тә булырга мөмкин. Хәзер әти-әниләр бик уңайлы вариант уйлап таптылар. Сыйныф укучыларының барысыннан бер зур матур бәйләм бүләк итәләр. 25–30 букет алып, аларны кая куярга белмәгән укытучы өчен дә бу күпкә уңайлырак. Сезнең өчен 100–200 сумга чыга бу бәйләм. 
4. Канцтоварларда да экономия ясарга була. Әллә ничә бүлекле пеналга рәтләп тезгән карандашлар, ручкалар бер атнадан ирекле рәвештә тутырыла башлый, каты тышлы китап сыман көндәлекнең тышына нәрсә төшерелгәнлеге 3 сентябрь көнне үк онытыла, ике кайчының берсе барыбер югала... Шуңа күрә бу кирәк-яракларның мөмкин кадәр гадирәген алыгыз. Дәфтәр папкаларын да кулланмый балалар, китап эчендә йөри ул дәфтәр. Шулай эшләгәндә берничә мең акчаны янда калдырырга була. 
Ә менә бетергечне, төсле карандашларны, линейканы, ручканы сыйфатлыны алыгыз. Бетергечнең төсле, рәсемле булуы мөһим түгел. Бер төстәге йомшагын сайлагыз. Дәфтәр битен кырырлык булмасын. Арзанлы төсле карандаш кәгазьдә күренмәскә мөмкин. Ә башлангыч сыйныфта балалар аны еш куллана. Очлаганда таралып, уалып та китә андый карандаш. Сыйфатлы, матур төсле карандашлар алыгыз. Линейканың кырыйлары тигезсез, кытыршы булмасын, моңа да игътибар итегез. Ручка исә кәгазьне буямый торган, кулга ятышлы, уңайлы булырга тиеш. 

Алсу ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар