Логотип
Бала

Кызыбыз тугач...

Кыз бала кечкенәдән әни булырга әзерләнә... Менә кызым да 1 яшь тә 4 ай дигәндә курчакларга игътибар итә, аларны ашата, йоклата, чүлмәккә утырта, онытмаса, үзе белән урамга да алып чыгарга сорый башлады. Үзем дә кечкенәдән балалар яратам. Йөккә узып, тугыз ай буе әни булырга әзерләнеп йөргәндә дә бөтен эшем «әни булырга әзерләнү» булды: китаплар укыдым, интернеттан мәгълүмат тупладым, киңәшләр тыңладым...
Кыскасы, бала тудыру йортына кергәндә, мин түп-түгәрәк, йоп-йомры корсакны күтәреп йөреп арган һәм тизрәк шул йөрәк астындагы нәниемне кулыма алып сөясем һәм белемнәремне тизрәк практикада кулланып карыйсым килә иде инде. Мин барысын да беләм, сабыемның сулышыннан ук аңа нәрсә кирәген тоярмын кебек иде... Һәм баланы беренче тапкыр кулга алуга ук мин үземнең ни дәрәҗәдә тәҗрибәсезлегемне аңладым. Кем әйтте ана йөрәге БАРЫСЫН да алдан сизә дип?!. Шәфкать туташларына рәхмәт (мең рәхмәт!), ярый әле баланы төреп китерәләр! 

Ә менә күкрәк сөте белән ашатырга үземә өйрәнергә кирәк иде. Беренче тапкыр баламны ашатырга алып килгәч кичергән бәхетле мизгелне сүз белән генә аңлатып булмый! Күңелне әллә нинди изге хис биләде, үзем  илаһи бер халәткә чумдым – мөгаен, оҗмах дигәннәре шушы буладыр, дип уйладым. Ләкин баланы имәргә өйрәтергә кирәк икәнен мин бер генә китаптан да укымадым, бер генә кеше дә миңа андый акыллы киңәш бирмәде! Дөрес, бала инстинкт белән күкрәк исен сизүгә нәни генә борынын җыера-җыера, йомшак иреннәрен кыймылдата-кыймылдата ашарга эзли. Син күкрәгеңне каптырасың... Ашагандай итә. Ләкин ниндидер бер мизгелдә ул күкрәкне югалта да сыны катып елый башлый. Беренче тапкыр шулай елый башлагач, коелып төштем. Ул аны югалтты да таба алмый, каптырып карыйм – таба алмый... Шул мизгелләрдә бар җиһанда балам белән миннән дә гаҗизрәк  кеше юк иде бугай...  

Балам булганчы, мин дөньяда ничә төрле инфекция, никадәр вирус, нинди бактерия һәм микроблар яшәвен белми идем. Дөрес, аларның барлыгыннан хәбәрдар идем үзе, ләкин алар безне адым саен сагалыйдыр, дип күз алдына китермәгән идем. Кыш көннәрендә грипп, салкын тию кебек авырулар азган вакытта ул инфекцияләрне, вирусларны хәтта күрә башладым кебек. Элек бүлмәдә аш исе килеп торганны яратмасам да, хәзер бездә нинди горизонталь яссылык бар – шунда туралган суган яки сарымсак ята. Грипп эпидемиясе вакытында мин үземне Голливуд киноларындагы супергерой кебек хис итәм: көнем төрле хәшәрәтләр белән көрәшеп үтә! 

Шулай да әллә тәҗрибәсез герой идем, әллә теш чыгарга әзерләнү сәбәпле, баланың иммунитеты какшады – инфекция җиңде. Температура! 37,7 градус! Нишләргә соң? Тизрәк табибка шалтыраттым. Ирем Илдар «ашыгыч ярдәм» чакырды. Алары да, рәхмәт төшкерләре, тыкырык башында көтеп торган диярсең – тиз килделәр. Табиб дүрт айлык баланы чишендереп ташлады да, спиртка су кушып тәнен уды, шуннан сөлге белән җилләтеп киптерде! Температураны иң тиз төшерү юлы шушы икән. Куырылып килде бала.  Мин йөрәгемне учыма кыстым... Илдар күз яшьләрен күрсәтмәс өчен урамга ук чыгып китте. Табиб дарулар язып тоттырды да, «ашыгыч ярдәм» бит, ашыгып китеп тә барды. Мин тизрәк баламны җылытасым килеп күкрәгемә кыстым. Аннан инде баланың эче авыртса да, теше чыкса да, көйсезләнүләренә өйрәндек. Дөрес, ниндидер чара күрергә кирәк булганда, әни кеше югалып калмый, тиз генә карар кабул итәргә сәләтле икән, әтисен, әнә, үзен юатырга кирәк... 

Җиде айлар тирәсендә кызыбыз  үзенең уңайлы караватында йокларга теләмичә безнең янга килеп ятты. Башта ярты төнгә кадәр елады, йокламыйча аптыратты. Йоклап кына китә, шундый тигез сулыш алып, мес-мес итеп йоклый – сизәргә дә тиеш түгел кебек, әмма караватына салуым була – уяна да бар көченә тагын елый башлый. «Елатма баланы!» – дип әтисе алып салды үз яныбызга. Шуннан бирле Зөлфия җәйрап төшеп, ә без һәйкәл кебек селкенмичә дә йоклыйбыз. 

Кемгә ничектер, ә миңа бишек җырларын өйрәнү авыр булды. Китапларда укып үскәнчә, баланы бишек көйләре астында гына әлли-бәлли итеп йоклатасы килә, тик башыннан ахырына кадәр бер генә бишек җырының да сүзләрен белмим икән. Дус кызлар «ВКонтакте»дагы сәхифәмә бер-бер артлы бишек җырлары җибәрә. Ләкин кечкенәдән һәртөрле мәгълүматны истә калдырырга әвәс хәтерем җыр текстларын сүзен-сүзгә истә калдыралмый. Төнге йокысына йоклата башласам, җырлый башлыйм... Илдар түзеп ята-ята да: «Йокламадымы әле?» – дип башын күтәреп карый. Үсә төшкәч, кызым да җырлый башлауга «мә-мә!» дип авызны яба башлады.  «Әйтмә», «көлмә», «тимә», «җырлама» кебек сүзләрне әнә шулай юклык кисәкчәсе белән генә белдерә ул. Аңладым-аңладым, диям инде... 

Американың танылган педиатры Бенджамин Спокның бер киңәше истә калган: баланы кечкенәдән аерым караватта йоклатыгыз, үзенә дигән аерым бүлмә булса да ярый, дигән иде ул. «Ахмак!» – дия-дия укыган идем инде аны. Гәрчә башка киңәшләре бик ошый үземә. Ахмак булмый ни, күкрәк баласын ни йөрәгең белән үзен генә бер бүлмәдә калдырып йокларга ятасың инде? Беренчедән, бала өчен үзең борчылып йоклый алмыйсың, икенчедән, ул анда уянып елап ятар, ә син ишетмичә йокларсыңмы? Акылга сыешлы киңәш түгел инде монысы. Ә үзебезнең янда йоклатуыбызны аклар өчен сәбәп-аргументларны күп таптым мин: без бит имезүчеләр семьялыгыннан, ә алар бала мөстәкыйль булганчыга кадәр сабыйларын үзләре янында тоталар. Аннан соң, без төрки халыкларда бала ана янында инде ул, кайда булсын! Европада гына балага гигиена кирәк, диләр, ә без аны психо-соматик яктан сәламәт булыр, дип аклыйбыз. Иммунитеты да. 
Гигиена дигәннән. Бала тугач, бөтен нәрсәне стерильләштерү, чүпрәкләрен, күлмәк-ыштаннарын кат-кат чайкап, ике ягыннан да үтүкләп кидерү гадәткә кергән. Уенчыкларын да кайнар суда гына пешекләп бирәбез. Белмим, баланы микроблардан шушы рәвешле саклау күпме дәвам итәр иде икән, әмма ул биләүдән төшеп, бүлмә буйлап үзе йөри башлагач, мине төрле вәсвәсәләр биләп алды. Хәзер барысын да бертуктаусыз юып торыргамыни инде? Сода беләнме, хлор беләнме? Нәрсә белән?! Ә аңа юып биргән кибет уенчыгы кирәкми дә... Кесә телефоны, минем косметичка, машина ачкычлары, савыт-саба, кәстрүл, үтүк ише нәрсәләр һәм безнең Кира кушаматлы карт песи – Зөлфиянең иң яраткан уенчыклары менә шулар.  Дөрес, Кирасы Зөлфияне күрүгә тизрәк табан ялтырату ягын карый, абайламый калса, үлгән булып кылана. Ә берсендә кызым Кираның ике колагыннан тотып, авызыннан чупылдатып үбеп алгач, мин инде уенчыкларны пешекләп юуның буш мәшәкать икәнен аңладым. Аннан соң инде комлыкта авыз тутырып ашаган комнары да, яздан бирле комлыкта аунаган уенчык машина тәгәрмәчен ялавы да әллә ни зур фаҗига булып тоелмады... 

Кирәк бит, мин бала тапкач кына, дөнья бетә, дип чаң суга башладылар! Мин инде болай да кияүгә чыгып, килен булганчы, йөккә узып бәби тапканчы, вак-төяк мәшәкатьләргә (ашарга пешерү кебек зурракларына да) артык энтузиазм белән карамаган кеше, бала тугач, биш кенә түгел, ун адымны алдан санарга гадәтләнеп киттем. Минем тормыш, гомумән, тоташы белән әнә шул вак-төяк мәшәкатьләрдән тора башлады: иртән тору белән теш чистарту онытылды инде, аңа чират көндезге икеләрдә генә тия, чәч тарау да шулайрак кына: артка җыеп төйнәп куясың да – менә дигән прическа!
 
«Сөембикә»дән яшь әни көндәлеген көтеп алып укып барам. Менә Сөмбел баланы чүлмәккә утырту буенча «инструктаж» үткәрә. Без дә бу чорга кереп барабыз. Сөмбелнең һәр сүзен, һәр киңәшен җентекләп укып чыктым. Моңа кадәр чүлмәккә утыртырга тырышуыбызның файдасы да, нәтиҗәсе дә була алмаган иде, әлеге дә баягы тәҗрибәсезлегем, дип белдем. Кызымны чүлмәккә утырта башласам, ул көянтә кебек кирегә бөгелә дә ике аягын идәнгә терәп, башын артка ташлап тын кала. «Ярар, синеңчә булсын», – дип чүлмәкне алып куюга үз көенә кайтып төшә, бик ачуы килгәндә әйтә торган сүзен әйтә һәм почмакка барып ыштанын юешләтеп куя. Аннары «алыштыр» дигәнне аңлатып ыштан төбенә төртеп күрсәтә. Шул вакытта күзләрен күрсәгез сез аның?! Шундый мут ялтырыйлар! Ачуланып та, үпкәләп тә булмый, кая ул, «пырх» итеп көлеп җибәрүдән чак тыелып каласың. Баланың чүлмәккә утыра башлавы да үз вакыты белән ияләшә торган гадәт икән – моны тәфсилләп аңлатуы өчен Сөмбелгә рәхмәт, югыйсә, мин үземнең булдыксыз әни булуыма инана язган идем инде. 

Чыннан да, кайчагында балам миннән акыллырак кебек тоела. Бәлки, шулайдыр да: нәниләрнең үз дөньясы, өлкәннәрнең үзенеке. Мин аның дөньясында яшимме, ул минекендәме – хикмәт шунда гына... Аның дөньясында без көләбез, елмаябыз, тәмле йокыда изрибез, уйныйбыз,  яратабыз – барысы да чын, ихлас... Ә өлкәннәр дөньясында аңа ошамаган нәрсәләр күп. Мәсәлән, аның ботка ашыйсы килми. Күз яшьләре белән елый ботка ашамас өчен, ә менә әнисенең сөтен башка ризыкка тиз генә алыштырасы түгел. Аның дөньясында «тәртип» төшенчәсе дә башка парадигма белән билгеләнә: нишләп әле ул үтүкләп куелган керләр берсе өстендә берсе тигез итеп тезелеп торырга тиеш? Нишләп әле уенчыклар тартмада ятарга тиеш? Нишләп әле дәү әтинең дарулары һәр төймәсе аерып куелган – барысы бер савытта булса, дусрак яшәрләр иде. Нишләп әле дәү әнинең төсле-төсле йомгаклары аерым-аерым ята – барысы бер төстә булсыннар. Нишләп бөтен әйберне шкафларны тутырып куярга – идән уртасында ятсыннар, күренеп торсыннар. Нишләп әле ул йогыртны рекламадагыча чиста-пөхтә итеп үзе генә ашарга тиеш – өстәл дә ашасын, аю баласы да сыйлансын... Тәртипне шулайрак аңлый бугай алар. 

Менә шулай күңелле итеп үсеп ятабыз без. Әле менә кесә телефонын кер юу машинасыннан алганда да: «Кызым, син туганчы ничек яшәдем икән мин?» – дип уйлап куйдым. 


Бала туганчы... 
* бу дөньяда бала йокысыннан да гүзәл күренешне күргән юк иде;
уянган мәле тагын да матуррак икән;
* берәүнең дә йокысын бүлүдән куркып, куллар оеганчы тотып утырган да юк иде;
* берәүнең дә кече йомышын эшли башласа, тын калып, эшләп бетергәнен көткән юк иде;
* төн уртасында уянып, аның сулыш алуын тыңлап яткан юк иде; 
* нәни куллары белән биттән сыйпап яратканда, бу мизгелнең нинди зур көчкә ия булуын белми идем;
* ярату хисен кулга алып сөеп булганын белми идем; 
*вак кына нәрсәләрнең дә глобаль масштабка ия булуын аңламый идем... 
Һәм тагын шундый башка бик күп хисләрне чынлап торып кичергән булмаган икән. 

Бала тугач, мин әнинең безгә булган мәхәббәтен бөтен тулылыгы белән тоя башладым. Канат астында гына үстергәннән соң, балигъ булгач, безне чит-ят җиргә чыгарып җибәргәндә, әни күңеле кырыкка ярылгандыр... Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада булуын ул гына аңлый алган. Әле ярый кызымның күңеле анада чагы. Күңелгә бал булып тамып торган чагы... 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар