Логотип
Бала

Киләчәге турында уйлана башласын өчен балага нинди сораулар бирергә?

Озакламый  мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан тапшырыр чагы җитә. 10 нчы сыйныфка барыргамы, юкмы , укуны кайда дәвам итәргә дип баш ваткан бала өчен без, олылар, үзебез хәл итеп тә куябыз кайчак.  Баксаң, болай эшләү дөрес түгел икән...

 
Гадәттә, әти-әниләр дә, яшүсмерләр үзләре дә киләчәк турында 9-10 нчы классларда гына уйлана башлый. Кайберәүләр, бәлки нәкъ менә яз җиткәч кенәдер әле. Озакламый  мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан тапшырыр чагы җитә. 10 нчы сыйныфка барыргамы, юкмы, укуны кайда дәвам итәргә дип баш ваткан бала өчен без, олылар, үзебез хәл итеп тә куябыз кайчак.  Баксаң, болай эшләү дөрес түгел икән. Балага әзер җавап биреп аны фикерләүдән чикләмәскә кирәк, ди белгечләр. Бала ситуациягә дөрес бәя бирә белсен, үзен үзе ишетсен, асылда ни теләгәнен аңлый алсын, үзе сайлаган юл өчен үзе җаваплы булсын өчен кирәк бу. 

Без, әти-әниләр, нәрсә белән ярдәм итә алабыз соң? Сәләтен, көчле якларын, омтылышларын билгеләр өчен яшүсмергә алдагы сорауларга җавап табарга туры киләчәк:
Миңа нәрсә ошый?
Мин нәрсәне яхшы эшлим?
Миңа нәрсә керем китерә ала?

ТЕЛИМ. Яшүсмер нәрсә белән кызыксынганын билгеләгез. Ул үз теләкләрен аңлап бетерми икән, ярдәм итәргә кирәк. Аңа бу сорауларны биреп карагыз:
Син нәрсә эшләргә яратасың? Нәрсә белән шөгыльләнү рәхәтлек бирә, илһамландыра?
Буш вакытың барлыкка килгәч, нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Кирәкле суммадагы акчаң булса, нәрсә белән шөгыльләнер идең?
Син кемнәргә игътибар итәсең? Ул кешеләр нәрсә белән шөгыльләнә?
Дусларыңа синең кайсы якларың ошый?
Син ничек ял итәсең, стресстан арынасың?
Нинди китаплар, фильмнар, тапшырулар яратасың? Социаль челтәрләрдәге кайсы төркемнәрдә утырасың? Кайсы каналларга язылдың?

БУЛДЫРАМ. Яшүсмернең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын билгеләргә кирәк. Монда белемнәре, осталыгы, күнекмәләре, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре керә. Җавап табуда түбәндәге сораулар ярдәм итәр:
Сәламәтлек ягыннан чикләүләр бармы? Физик мөмкинлекләрең җитәме?
Нинди белемнәрең, осталыкларың бар? Сайлаган юлыңда үз-үзеңне күрсәтер өчен, уңышлы эшләр өчен җитәрлекме болар?
Максатка ирешер өчен нинди ресурсларыбыз бар (шул исәптән, финанс ресурслар да)?

КИРӘК. Һөнәрләр, белгечлекләр дөньясын өйрәнергә кирәк. Хәзер һәм якын киләчәктә кайсы һөнәр ияләре аеруча кирәк булачак?
Шушы сорауларга нигезләнеп ниндидер карарлар кабул итәргә, киләчәккә реаль план төзи башларга була инде. Онытмагыз, әти-әнинең төп вазыйфасы әзер җавап бирү түгел, баланы үз максатлары, шул максатларга ирешү юллары турында уйланырга мәҗбүр итү. 

фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар