Логотип
Бала

Этле-мәчеле туганнар

Гаиләдә балаларга тотрыклы рольләр бүлеп бирү – әти-әнинең хатасы. Безнең күбебез балаларның үзара мөнәсәбәтләрен үзебез өчен уңайлы булган кысаларга кертә. Син зур – юл куярга тиеш. Син зур – димәк, сеңелең өчен дә син җаваплы, аның дәресләрен әзерләшергә булышырга бурычлы.

«Сез бит бертуганнар! Бер-берегезгә терәк булырга тиешле кешеләр!», – дим абыйлы-сеңелле бәхәсләшкән балаларыма карап. Берсенә инде 17, икенчесенә 22 яшь бит югыйсә. Әле бәхәсләшкән дип, мин йомшартып кына әйтәм, кайчагында әйткәләшеп кенә калмыйлар, бәргәләшә дә башлыйлар. 
Бәләкәйдән шулай алар. Әтисе дә, мин дә бик аптырашабыз инде моңа. Ник шулай килеп чыкты, дибез. Үскәч, үтәр, дип көткән идек, инде үстеләр, шулай да балаларым арасында мин көткән, сеңлем белән минем арада булган кебек дуслык урнашмады. 
Сеңлем белән мине әни «куш чикләвек» дип йөртә иде. Гел бергә без сеңлем белән: бергә уйныйбыз, бергә йоклыйбыз, миннән калган киемнәрне сеңлем киеп туздыра. Бер конфетны да урталай бүлә идек. Хәзер дә дөньямдагы иң кадерле, иң кирәкле кешем – сеңлем. Дустым да, киңәшчем дә, булышчым да ул. Минеке шикелле сеңелле булуны һәр кешегә теләр идем. Ә менә үз балаларымны андый дус итеп үстереп булмады. Бу хакта психологларга да мөрәҗәгать иткәләдем хәтта. Аларның фикерләрен сезнең белән дә бүлешергә телим. 

Беренче хата – балаларның шәхси чикләрен бозу. Балалар арасындагы вак-төяк талаш кыйммәтле ресурсларны дөрес бүлмәү аркасында килеп чыга, ди алар.  Кызыбыз абыйсыннан 5 яшькә кечерәк. Әгәр дә аның күзе абыйсы кулындагы уенчыкка төшеп, шуны сорап елый башласа: «Улым, син бит инде зур. Елатма, бир, ә үзең башкасы белән уйна», –  дип әйтә идек. Безгә ул вакытта кызыбызның киреләнеп еламавы, нервага тимәве мөһимрәк булып тоелгандыр. Ләкин менә нәкъ шул чагында бер зур хата ясаганбыз. Бу рәвешле балада: «Мин телим дип кенә, кешенең әйберсенә кагыла аласың», дигән фикер урнаша икән. Телисең икән, аның уенчыгын, киемен ала аласың, ә ул кешенең хисләре, кичерешләре мөһим түгел. 

Һәр баланың шәхси тирәлеге булырга тиеш. Тик күп очракта: фатирлар кысан, һәр балага аерым бүлмә бирү мөмкинлеге юк. Балалар барысы бергә бер бүлмәне бүлешеп яши. Аларның барасына бер шкаф, күп очракта бер өстәл. Абыйсының дәресләр хәзерлисе бар, ә сеңлесенең кәефе юк, ялгызы гына калырга тели, абыйсын бүлмәдән куа. Моның нәтиҗәсе – балалар бер-берсенә карата негатив хис-тойгылар кичерә. Аның үз тирәлеген, үз кыйммәтләрен башкалардан саклау теләге барлыкка килә Ничек булса да, һәр баланың үзенә аерым почмак булдырырга тырышыгыз, дип киңәш биргән иде миңа психолог. Бер карават кына сыярлык булса да, һәр баланың аерым почмагы булырга тиеш. Ул почмак аның бары тик үзенеке генә, андагы бер нәрсәгә дә аның рөхсәтеннән башка кагылырга ярамый. Бу кагыйдә төгәл үтәлергә тиеш. 

Һәр бала әти-әнисе белән икәүдән-икәү генә аралашырга тели. Үз мавыгулары турында, үз кичерешләре турында башкаларга белдерми генә сөйлисе килә аның. Тик әти белән әнинең моңа вакыты да көче дә юк. Алар вакытны барысы бергә уздыра.. Җаен табып, һәр бала белән аерым-аерым гына вакыт уздыру мөмкинлеген табарга кирәк. Әйтик, берәр балага аяк киеме алырга кирәк икән, кибеткә аның үзе белән генә чыгарга, кечкенәсен әтисе белән өйдә калдырырга. Ә икенче юлы инде балаларны чиратлаштырырга. 

Баланың үзе югында башкалар белән аны тикшерү – шулай ук әти-әнинең зур хатасы. Кечкенә вакытында, яшүсмер булгач та, баланың үз кичерешләрен якыннары белән бүлешәсе килү теләге туа. Якыннарының үзен аңлавын, хуплавын өмет итеп сөйли ул боларны. Кайчагында хәтта сер итеп кенә дә сөйли. Тик әти-әниләр еш кына бу серне гаиләдә башка балалар янында чишә. Ә бит шулай итеп балада башкаларга ышанмау хисе тәрбияләнә. Берәүгә дә, хәтта иң якын кешеләреңә дә бернәрсәне сөйләргә ярамый икән, дигән фикер туа анда. 

Гаиләдә балаларга тотрыклы рольләр бүлеп бирү – әти-әнинең тагын бер хатасы. Безнең күбебез балаларның үзара мөнәсәбәтләрен үзебез өчен уңайлы булган кысаларга кертә. Син зур – юл куярга тиеш. Син зур – димәк, сеңелең өчен дә син җаваплы, аның дәресләрен әзерләшергә булышырга бурычлы. Син кечкенә – абыеңны тыңларга тиеш... Нәтиҗәдә олы бала кечкенәсен үзенә йөк кебек кабул итә, ә кечкенәсе олысының абруен үзенә көчләп тагуларын гаделсезлек дип бәяли. Ә гаделсезлек белән, әлбәттә, көрәшәләр.

Балаларны шәхси сыйфатларына һәм һөнәрләренә бүлеп бәяләү. Берсе – тырыш, тыңлаучан. Әлбәттә инде, аңа мактау да күбрәк эләгә. Мактау белән беррәттән мондый бала үзенә өстәмә җаваплылык алырга да мәҗбүр – үзенә булган ышанычны аяк астына сала алмый бит инде. Икенчесе исә ялкау, тыңлаусыз. Аңа мактау азрак эләгә, шуның белән бергә үз-үзенә булган җаваплылык та азрак. Нәтиҗәдә, мондый тәрбия алган бала үзенә бирелгән рольләрдән арына алмаячак. Алар бер-берсеннән көнләшәчәкләр, үзара конфликтка керәчәкләр, үзләренә булган мөнәсәбәтне гадел түгел диячәкләр.

Балаларны үзара чагыштыру һәм бер-берсенә үрнәк итеп кую да дөрес гамәл түгел. Кем уңышлырак – әти-әнинең игътибары да шуңа күбрәк. Нәтиҗәдә балалар арасында әлеге игътибар өчен үзара көрәш башлана. Алар кечкенәдән үзара көндәшләр булып үсә. Игътибар казану өчен бала хәтта үз туганының мәнфәгатьләре белән дә исәпләшеп тормый. Әти-әниләр исә бу көндәшлекне арттыра гына.

Кайчагында балалар арасындагы үзара ызгыш ул – өлкәннәрнең үз-үзләрен тотышларының күчермәсе генә. Әти-әниләр конфликтны тавышланып, ызгышып кына хәл итә ала икән, балаларның ызгышканына да аптырыйсы юк. Алар башкача хәл итә белми дә аны. 

Балаларның үзара ызгышуы кайчагында норма да. Шул рәвешле алар үзләренең хисләрен һәм ихтыяҗларын белдерергә өйрәнә.  Үзләренең үзенчәлекләрен күрсәтә. Яшь аермалары зур булган балалар арасындагы ызгышлар да күп очракта норма булып санала. Тик бер ләкин бар. Бу ызгышлар зурга китмәскә, озакка сузылмаска һәм вак-төяк аркасында гына булырга тиеш. Үзара ызгышып, алар көндәлек яки шәхси проблемаларны хәл итмәкче була. Кагыйдә буларак, мондый ызгышларга әти-әнинең кушылуы таләп ителми. Ә менә ызгышның максаты балаларның бер-берсен кимсетү, әти-әни алдында «очко эшләү», ызгышта җиңелгән туганы хисабына үзен күтәрү булса, бу инде норма булып саналмый. 
Ә сезнең балаларыгыз үзара дуслармы? Ничек моңа ирештегез, серен бүлешегезче?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар