Логотип
Бала

Егет кеше еламый!

Малайларга елауны тыеп, «Ир кеше бит син!», «Кызлар кебек елама!» сүзләрен кабатлап, без балага: «Синең хисләрең булырга тиеш түгел, булса да, син аларны күрсәтергә тиеш түгел», – дип әйтәбез сыман.


Елау – һәр кеше өчен дә табигый хәл. Ир-атмы ул, хатын-кызмы, кызмы, малаймы – мөһим түгел. Күз яшьләре аркылы без хисләребезне белдерәбез, борчу-кайгыларны чыгарабыз, шатлыктан сөенеп елыйбыз. 
Малайларга елауны тыеп, «Ир кеше бит син!», «Кызлар кебек елама!» сүзләрен кабатлап, без балага: «Синең хисләрең булырга тиеш түгел, булса да, син аларны күрсәтергә тиеш түгел», – дип әйтәбез сыман. Кайвакыт балада агрессия тудырырга тырышабыз: «Нәрсә елап торасың, бар, үзең менеп төш берне яңагына», – дибез. Ягъни баланы конфликт чыгара торган ситуацияләрдән башкача чыгарга өйрәтмибез. Әйе, заманы шундый, кыю, нык булырга кирәк, диярсез. Хисләрен адекват күрсәтә белмәгән кеше башкаларның да эмоцияләрен аера белми, мәрхәмәтсез була, башкалар өчен борчылмый, ди белгечләр. Ә малайларның киләчәктә ир, гаилә башлыгы һәм әти буласылары бар. Бу рольләрдә аңа йомшаклык, кеше хәленә керә белүчәнлек  кирәк булачак бит!
Батыр, гайрәтле чын ир битараф булырга тиеш түгел! Моның өчен әниләргә дә, әтиләргә дә түбәндәге юнәлештә эшләргә кирәк, ди психологлар.
1. Баланы үзегезгә кайгыртучанлык белән бәйләгез, якынайтыгыз. Үз әти-әнисе өчен үзенең никадәр мөһим булуын аңлаган балага башкалар аның турында нәрсә уйлаганы мөһим булмас. Шул рәвешле конфликт туган очракларда да ул кемгәдер нәрсә дә булса исбат итү өчен түгел, күңеле кушканча тотачак үзен.
2. Мөмкинлек булганда бала күңелен яра салырдай очраклардан, күңелсез ситуацияләрдән сакларга тырышыгыз. Кем беләндер үзара мөнәсәбәте балага начар тәэсир иткәнен, күңелен яралаганын аңласагыз, ул аралашуны йә киметегез, йә бөтенләй туктатыгыз. 
3. Балага хисләрен күрсәтергә мөмкинлек бирегез. Бала олы кешедән җылылык тойса, аралашуның бик күңелле, рәхәтлек бер шөгыль икәнен аңласа, ул үзе дә ачылып китәчәк. Әти-әни–бала мөнәсәбәте никадәр якын һәм тыгыз  булса, балага шулкадәр тынычрак. Улыгыз төрле очракларда бераз йомшаклык күрсәтсә дә, сезнең аңа карата мөнәсәбәтегез үзгәрмәячәген аңласын. 
4. Күңелсез булса да, улыгызның елыйсы килсә дә, теләктәшлек күрсәтегез, тыймагыз, ләкин еларга да мәҗбүр итмәгез. Малайлар еламыйча гына да күңелсезләнергә сәләтле. Табигый ничек килеп чыга, шулай белдерсеннәр хисләрен.

Малайга «син еларга тиеш, елап ал» дип әйтү кирәкми, ничә тапкыр елаганын санап торуга кадәр дә җиткермәгез. Һәрвакыт терәк булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар