Логотип
Бала

Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләренә

Бу сайлау алдында мин инде өченче тапкыр. Башта – үземә, аннары – улыма, хәзер менә кызыбыз да шушы яшькә җитеп килә. Киләчәктә кем булырга? Нинди һөнәр сайларга?

 

Бу сайлау алдында мин инде өченче тапкыр. Башта – үземә, аннары – улыма, хәзер менә кызыбыз да шушы яшькә җитеп килә. Киләчәктә кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Без хәзер менә шушындый сорау каршысында торабыз. Кечкенә чакта врач булам дип йөргән иде кызыбыз, хәзер менә икеләнеп калды. Спортны үз иткән балабыз киләчәктә дә үзен спортта күрергә тели. Аптыраган...

Мондый сайлау алдында калучылар бер без генә түгелдер ул. Шуңа да төрле киңәшләргә колак салу зыян итмәс.

 

Мәктәптә ничәгә укуың мөһим түгел

Һөнәр сайлаганда әти-әниләр баласының кайсы фәннәрдән яхшырак укуына нигезләнүчән була. Әмма алгебрадан «бишле» чыгу гына балагызның финансист булу теләге барлыгын белдерми. Бәлки, аңа алгебра укытучысы ошыйдыр, аның аңлатуын тиз тотып аладыр... Алгебрадан «биш»кә укый дип кенә, аның киләчәген финанслар белән бәйләү дөрес булмас.

«Өченче курс синдромы» дигән терминны ишеткәнегез бармы сезнең? Әлеге синдромны студентларга карата әйтәләр. Ике елын яхшы гына укып, өченче курста дөрес һөнәр сайламавын аңлаган студентлар еш очрый икән. Иң кыюлары үзенә башка юнәлеш сайлый. Кыюлыгы җитмәгәннәре (андыйлар күбрәк) шушы һөнәр буенча белем алуын дәвам итә һәм беркайчан да алган белгечлеге буенча эшләми. «Ник шушы белгечлеккә укырга булдың соң?» дип сораштыра башлагач, монда кергәндә кирәкле фәннәрдән мәктәптә «бишле» иде минем, дип җавап бирәләр икән.

 

Династия корбаны

Кайчак баланың һөнәр сайлавына әти-әнинең кем булып эшләве дә зур йогынты ясый. Әйе, бу аңлашыла да, әти-әнинең баласына бирер тәҗрибәсе бар, бу өлкә инде яхшы таныш. Әмма баланың бу эшкә сәләте булуын, шәхси сыйфатларын, сәламәтлеген дә исәпкә алырга кирәк. Әти-әнинең иң зирәк гамәле – яшүсмернең үз фикеренә дә колак салу. Киресенчә булса, гомер буе үзенең уңышсызлыгында ул сезне гаепләячәк.

Минем артист буласым килгән иде, әни-әниләрем врачлар булгач, аларның сүзен тыңлап, мин дә дә врачлыкка укыдым. Соңыннан барыбер табиб булып эшләмәдем, хәзер бәйрәмнәр оештыручы булып эшлим, дип сөйли әнә бер таныш кыз. Үзе теләгән һөнәр сайласа, кем белә, бәлки, без аны Камал сәхнәсендә күрер идек хәзер.

 

Якыннан танышу

Һөнәр сайлаганда, теге яки бу белгечнең конкрет ниләр эшләгәнен балага үз күзләре белән күрү мөмкинлеген бирергә кирәк, ди психологлар. Яшүсмерләрнең үзләре яратып караган фильм героена ияреп кенә һөнәр сайлау очраклары да булгалый икән. Бу – хата.

Хәзер бит мөмкинлекләр күп: балаларга профессия сайлауда ярдәм итә торган лагерьлар, түгәрәкләр, клублар бар. Казанда да бар андый оешма: балалар үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карый ала. Дөрес, ул күбрәк урта яшьтәге балалар өчен.

 

Базарны күзәтү

Һөнәр сайлаганда эш базарын өйрәнү дә артык түгел. Киләчәктә машина йөртүчеләр, сатучылар, машинистлар һәм башка тагын кайбер профессияләр кирәк булмаска мөмкин, диләр. Эш тәкъдим итүче сайтларга кереп, кайсы өлкәдә нинди белгечләр җитешмәвен, аларга күпме хезмәт хакы түләнүен карагыз.

 

Пауза алу

Мәктәпне тәмамлаганда балагызның әле кем булырга теләве ачыкламаган булса да, хафаланмагыз. Катыргы өчен генә теләсә кайсы югары уку йортына кертеп укытып, аның вакытын, көчен сарыф итү дөрес булмас ул. Алай иткәнче, үзенә кызыклы юнәлештәге колледжга керүе отышлырак булыр. Югары белемне читтән торып та алырга була бит аны.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Теги: бала тәрбиясе бала психологиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар