Логотип
Бала

Беренче тапкыр бакчага!

Шулай итеп, балагыз бакчага бара. Димәк, гаилә тормышыгызда яңа чор башлана дигән сүз... Чиратыгыз җиткән, балалар бакчасында сезгә инде урын тәгаенләнгән. Хәзер инде баланы бакчага ничек әзерләү хакында уйлашыйк.
(Психолог Әдилә ДАУТОВА бүген үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.)


Мин кызымны бакчага бер яшь тә биш айлык чагында бирдем. «Ашыктың», – дип әйтүчеләр күп булса да, үкенмим. Атна ярым дигәндә ул яңача яшәүгә ияләшеп тә бетте. Әмма әзерлек чоры, әлбәттә, күбрәк вакытны алды.

Иң беренче чиратта моңа әти-әниләр үзләре әзер булырга тиеш. Әгәр сез күңелегезнең ниндидер бер почмагы белән балагызны чит кулларга калдырырга әле каршы киләсез икән, димәк, кызыгыз (улыгыз) өчен дә бакчага күнегү читенрәк булачак. Әнинең кәефен бала кеше бик тиз сизә!

Балагызга балалар бакчасы, кечкенәләрнең нигә анда йөргәне турында сөйләгез. «Сиңа анда, һичшиксез, ошаячак, бакчада балалар күп, сез бергә уйнарсыз, ашарсыз, – дип әйтегез. – Минем урынга анда тәрбияче апа булыр, сезне ул караячак. Ә мин эшкә чыгам. Иртән сине бакчага илтәм, кич алам. Аннары миңа бакчада көндез ниләр булганлыгы турында сөйләрсең. Бөтен әти-әниләрнең дә балаларын бакчага бирәселәре килә, әмма анда һәркемне алмыйлар шул». Бала сүзне тыңласын өчен, ялгыш кына да: «Мин сине бакчага илтәм дә алмыйм!» – дия күрмәгез. Бакча, усал тәрбиячеләр белән баланы, гомумән, куркытырга ярамый.

Баланы әнидән аерылырга өй­рәтер өчен аны бик азга гына якыннарыгыз белән калдыргалагыз. Әнинең китәргә җыенуы, саубуллашу, бераздан аның кайтуы – болар һәрвакыт бер-бер арт­лы кабатлану аны тынычландырачак.  

Әзерлекнең иң мөһим өлеше, ул, әлбәттә, бакча режимына өйрәтү. Аңа җәй көне үк көйләнә башлау кирәк. Көндезге унике белән беренче ярты арасында – төшке аш. Аннан өчләргә кадәр йоклап аласыз. Бала көндез йокларга күнекмәгән икән, бу вакытта нидер уйлап, хыялланып шыпырт кына ятып торырга өйрәтегез. Кичен тугыздан да калмый йокларга ята башлагыз.

Бакча – ул мөстәкыйльлек дигән сүз. Шуңа күрә балагызны үз-үзен карарга өйрәтегез: киенергә һәм чишенергә, салфетка, бәдрәф кәгазе кулланырга, кашык, чәнечке тотып ашарга, үз артыннан уенчык­ларны җыеп куярга.

Бакчада аны нинди кыенлыклар көткәнен дә әйтмичә ярамый. «Әгәр эчәсең килә икән, тәрбияче апаң янына кил дә: «Минем эчәсем килә», – дип әйт, ул сиңа су салып бирер. Кысталасың икән, шулай ук бу хакта тәрбиячегә әйтергә кирәк», – диегез. Өйдәге кебек бөтен теләгәне шул минутта ук үтәлмәячәген дә искәр­тегез. «Группада балалар бик күп, тәрбиячеләр барысына да берьюлы булышырга өлгермиләр, шуңа күрә кайчак азрак көтәргә дә туры киләчәк. Мәсәлән, киенгәндә», – диегез.

Баланы бакчага әзерләүнең тагын бер мөһим өлеше – чыныктыру. Чыныккан балалар азрак авырый, авырган очракта да, җиңелрәк ки­че­рәләр. Чыныгуны, билгеле, җәйдән башларга кирәк. Кызым җәй буе бакчадагы бассейнда чупырдады. Икәүләп кояшта кызындык. Витаминнар турында да онытырга ярамый.  

Сабыегызны үз ишләре белән аралашырга өйрәтегез. Ишегалдына чыккач, кулыннан җитәкләп башка балалар янына алып барыгыз, аларны таныштырыгыз. Мисал өчен: «Син бу кыз белән бергә уйнарга телисеңме? Моның өчен башта танышырга кирәк, – диегез. – Әйдә, янына икәү бергә барабыз да, исе­мен сорыйбыз. Ә хәзер син үз исемеңне әйт. «Минем чиләгем һәм көрәгем белән бергә уйныйк», – дисәң була. Сиңа аның уенчыгы ошый икән, «Уйнарга ярыймы?» – дип сорарга кирәк. Уйныйбыз да, аннан кире кайтарабыз». Кемдер килеп дәшкәнен көтмичә, баланы башкалар белән беренче булып танышырга, кеше уенчыгын рөхсәт сорап кына алырга өйрәтү бик мөһим.

Бакчага йөри башлау – кечкенә баланың әле ныгырга өлгермәгән нерв системасы өчен бик зур сынау. Шуңа күрә бала бакчага яңа киткән мәлләрдә аңа тавыш күтәрмәскә, аны артык ачуланмаска тырышыгыз. Өй эчендә дә тынычлык сакласагыз хәерлерәк булыр. Баланың бакчага йөри башлавы аның тормышындагы  зур вакыйгалар (әти-әнисенең аерылышуы, фатир алыштыру) белән берничек тә туры килмәскә тиеш.

Баланың бакчага ияләшүе ярты елга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә үзегезнең көчегезне, планнарыгызны, мөмкинлекләрегезне алдан ук уйлап, чамалап куегыз. Әмма баланың: «Мин бакчада гына калам, кайтмыйм!» – дигән көне барыбер җитә ул!

Баланы бакчага бирү аның энекәше яки сеңелкәше туу белән туры килмәсен. Ике баланы карау читен булачак дип саныйсыз икән, олысын кечкенәсе туарга берничә ай кала ук бакчага урнаштырыгыз. Бала ул очракта үзен «артык булганга бакчага озатылган» итеп хис итмәячәк.

Баланың бакчага йөри башлавы «өч яшьлекләр кризисы»на туры килмәсә, әйбәтрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар