Логотип
Бала

Балаларга ышанырга кирәк

Төне буе уйланып, борсаланып яттым. Нишләргә соң инде?! Балалар бакчасында кызым белән бертуктаусыз сугышучы малайның әнисенә шалтыратып сөйләшергәме, дәшми калыргамы?!

 

Төне буе уйланып, борсаланып яттым. Нишләргә соң инде?! Балалар бакчасында кызым белән бертуктаусыз сугышучы малайның әнисенә шалтыратып сөйләшергәме, дәшми калыргамы?! Дәшми калу да әйбәт түгел кебек, сугыш хроникасы торган саен кискенләшә бара. Көндә зарларын кайтып сөйләгән кызым да миннән яклау көтеп йөридер... «Әнием син аны әрлисеңме? Артына да сугасыңмы?» – дигән сораулар да еш яңгырый башлады. Сизәм инде, минем әрләүләр аша теге малайдан өстен чыгасы килә кызымның.  Ә икенче яктан, ул сугышмас, сукмас дип бер бала турында да гарантия белән әйтеп булмый бит. Мин моны яхшы аңлыйм. Шактый кыю кызымның да берәр көнне усалланып куюы бар. Миңа аннан зарланып шалтыратсалар нишләрмен?!  

Кечкенә чакта мине яклап әтинең дә, әнинең дә урамга чыкканы булмады. Кайвакыт әтинең  урамдагы усал малайларны бер әрләп керүен күңелем белән и көтә идем! Бер генә көтүнең дә чынга ашмады!  Шуның өчен әти белән әнигә үпкәләгән чакларым да күп булды.  Нишләсәм дә нәтиҗәсез, үзең пешергән ботканы үзең аша янәсе... Инде менә үз балам белән шул ук хәл.  

Уйлыйм. Төннең икенче яртысына ниһаять башка бер якты уй килде. Кызым белән чәкәләшергә яраткан малайның әнисе белән берләшеп, балаларны ничек тә дуслаштырырга кирәк! Улы турында бертуктаусыз кисәтүләр ишетеп тору ул малайның әнисенә дә рәхәт түгелдер. Һәр әни кеше кебек аның да баласын яклыйсы киләдер. Шуңа күрә мәсьәләне уртага салып сөйләшергә дә, дуслаштырырга бу сугыш чукмарларын! Җае да чыгып тора, балам йөри торган төркемдә әти-әниләрне җыеп бәйрәм үткәрергә җыенганнар. Димәк, шунда очратып сөйләшәм. Тагы ярты төн йокламадым. Сөйләшүгә әзерләндем, дөрес сүзләр эзләдем. 

...Икенче көнне, теге малайның әнисе балаларның чишенү бүлмәсендә үзе мине каршы алды. «Безнең сугыш чукмарларын ничек тә дуслаштырасы иде», – дип авыз ачуым булды, «Кызың килеп сөйләште инде минем белән», – дип елмайды ул. Улының  бәйрәменә иртәрәк килгән әни кешене күреп алып, кызым аның янына барып барысын да үзе сөйләп биргән, җәза таләп иткән. Малайның үзен дә чакырып алганнар, кызларга кул күтәрмим дигән вәгъдә биргән тәти малай. Алай гына да түгел, малайның әнисе сугыш сәбәбен дә ачыклап куйган. Минем кызымның көннәр буе җитәкләшеп уйный торган иң якын дус кызын ярата икән ул! Кызымның зәңгәр бантиклы ул кыз яныннан бер дә китмәвен, гел аның белән уйнавын малай бик авыр кабул иткән, үпкәләгән. Шуңа менә үчләшкән дә... 

Кызыма рәхмәт. Әллә нинди акыллы сүзләр белән сөйләшергә туры килмәде. Мин бу вакыйганың тыңлаучысына гына әйләндем. Һәм... үзем өчен яңа тормыш кагыйдәсен «кесәмә» салып куйдым: балаларга ышанырга кирәк. Алар өчен җаваплылыкны алырга ашыкмаска, ә күбрәк ышанырга. Чын-чынлап ышанырга... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар