Логотип
Бала

Балага «Юк» дияргә өйрәнәбез

Балага «юк» дип әйтү бар кешегә дә җиңел бирелми. Моны конфликт яисә истерика чыгармыйча эшләү – тагын да катлаулы. Әмма бу сүзне балага әйтә белү әти-әни өчен гомер буе кирәк булачак осталык.

Балага «юк» дип әйтү бар кешегә дә җиңел бирелми. Моны конфликт яисә истерика чыгармыйча эшләү – тагын да катлаулы. Әмма бу сүзне балага әйтә белү әти-әни өчен гомер буе кирәк булачак осталык. Чөнки ул баланың иминлегенә, тәрбияле булуына турыдан-туры бәйле.

Тыюлар баланың үсешенә зур йогынты ясый. Бала сезне ишетергә, «юк» дигәнне кабул итәргә, сәбәпләрен аңларга никадәр иртәрәк өйрәнсә, киләчәктә чикләр куярга, зур тормыш авырлыкларын җиңәргә дә шулкадәр тизрәк өйрәнәчәк.

«Юк» диюнең төп кагыйдәләрен билгелик.

  • бер тапкыр нәрсәнедер тыйган булсагыз, баланың яшенә карамастан, бу шулай калырга тиеш. Мәсәлән, балагыз кечкенә булганда аңа обойларга рәсем ясарга рөхсәт иткән булсагыз, ул үсә төшкәч тә шулай булырга тиеш. Бу кагыйдә сакланмаса, «ярый–ярамый чикләре әти-әнинең теләгенә генә бәйле» дигән фикер туачак балада. Алга таба бу аңлашылмаучанлыкка һәм тавышка китерәчәк.
  • Элек рөхсәт итеп, хәзер тыярга мәҗбүр булган очракларда (мәсәлән, элек обойга язарга ярый иде, ә хәзер ремонт ясап яңа обойлар элдегез, ди) балага алмаш тәкъдим итегез. Бәлки обой урынына рулонлы кәгазь элергә яисә рәсем ясар өчен махсус такта алыргадыр дип, баланың үзеннән сорагыз.
  •  «Юк», «ярамый», «чөнки мин шулай әйттем» диюләрегезне дәлилле җавапка алыштырыгыз. Мәсәлән, «кибеттә йөгерергә ярамый» урынына «кибеттә йөгереп йөрмә, киштәләргә бәрелсәң, алар синең өскә ишелеп төшәргә мөмкин, сак бул» диегез.
  • «Юк» дигәндә эмоцияләрегезне кулда тотыгыз. Ачуланып әйтсәгез, бала куркып калырга мөмкин. Елмаеп әйткән тыю сүзләрен бала уен кебек кабул итә һәм аны җиңел үзләштерә.
  • Тормыш иптәшегез белән уртак фикердә булыгыз. Үзара каршылыкларыгыз калмаска тиеш. Берәр тыелган әйбер булса, әти-әни икесе дә моның белән килешергә тиеш. Юкса бала сезгә карата берәр хәйлә табачак.
  • Баланы тыйган вакытта аның реакциясе төрле булырга мөмкин. Күпчелек очракта тискәре була әле ул. Балага ул хисләрне җиңәргә ярдәм итәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар