Логотип
Бала

Бала безне ник ишетми? 

«Аңа әйтәсеңме, башкагамы? Колагына да элми», «Әйттең ни, әйтмәңдең ни...» Мондый гыйбарәләрне без – әти-әниләр балаларыбызга карата еш кулланабыз. Сәбәбе – балаларыбыз без әйткәнне ишетми. Хәер, авазларны ишетүен бик шәп ишетә анысы, ләкин игътибарга алмый.

«Аңа әйтәсеңме, башкагамы? Колагына да элми», «Әйттең ни, әйтмәңдең ни...» Мондый гыйбарәләрне без – әти-әниләр балаларыбызга карата еш кулланабыз. Сәбәбе – балаларыбыз без әйткәнне ишетми. Хәер, авазларны ишетүен бик шәп ишетә анысы, ләкин игътибарга алмый. 

Балагыз сез әйткәнне тыңламый, колак артыннан гына уздыра икән, ул моны күп очракта юри, сезнең ачуны китерер өчен эшләми. Сезнең әйткәнегез – аның өчен буш сүз булып кабул ителә һәм ул аны игътибарга алып та тормый. «Ә, алаймы? Күрсәтәм мин аңа хәзер буш сүз!» – дип җикеренергә ашыкмагыз әле. Җикеренергә була ул, аңа карап кына хәл үзгәрми шул. Безгә, ягъни әти-әниләргә башка юлларны карап карарга кирәк. 

 

Бакча балалары өчен... 

 

Бер гамәл – бер үтенеч. Бу таләпләр 3-5 яшьлек балалар өчен. Бакча балалары мәгълүматны «бер канал» аша гына кабул итә ала – аларның башына әле бер генә үтенеч барып җитә һәм алар шуны гына эшли ала. Әйтик, сез балагызга, тиз генә кулларыңны ю да, ашарга утыр, дисез икән, бу – сезнең өчен бер гамәл, ә бала өчен – ике. Ул йә кулны юарга, йә ашарга утырырга дигәнен генә бер әйтү белән үти ала. Гадәттә, ул үзе өчен җиңелрәген сайлый – кулын юып тормый гына өстәл артына килеп утыра. 

Әти-әниләргә ничек әйтергә кирәк иде? Бала өчен катлаулы гамәлне берничә гади өлешкә таркатырга кирәк. «Кулыңны ю, сөлгегә  сөрт, монда кил, утыр, аша». Берсен үтәгәннән соң гына икенчесен кушарга, менә шул очракта бала сезне тыңлаячак. 

 

«Күземә кара» 

Балагыз ни беләндер бик мәшгуль чакта: бирелеп уйный, телевизор карый, китап укый икән – үтенечегезне ишетмәячәк ул. Ул әле башка дөньяда, әнинең әйткәннәре аңа каяндыр ерактан гына ишетелә. Хәтта бала сезгә таба борылып, тыңлаган кебек итсә дә, алданмагыз, ул әлегә үз дөньясыннан аерылып җитмәде. Сезне чынлап торып ишетсен өчен, ике арада күз контакты урнашырга тиеш. Башта аннан күзегезгә каравын сорагыз, аннары гына сүзегезне әйтегез. Чынлап торып ишетүенә инану өчен, әле генә нәрсә әйткәнегезне кабатлатыгыз. Ямьсез итеп сорамагыз, дустанә тонда гына. Үз авызы белән әйткән сүзне бала яхшырак хәтерли һәм теләбрәк башкара. 

 

«Мый/ми» һәм «ма/мә» – табу 

«Пычракка кермә!» «Йөгермә!» «Чапма!» – бу сүзләрне күпме генә тәкърарласагыз да, ул йөгерәчәк, чабачак, керәчәк... 3-5 яшьлекләрнең дөньяны кабул итеше әлегә шундый. Бу очракта психологлар бер альтернатива тәкъдим итә: сез бу сүзләрне балага башкача әйтеп карагыз. «Пычракка кермә!» диясе урынга «Әйдә, әйләнеп узабыз», «Чапма» диясе урынга – «Миңа акрын гына атлап күрсәт әле, алай йөри беләсең микән, ташбака йөри белә». Бу катлаулы түгел, фантазиягезне генә кулланыгыз. 

 

Конкретлык кирәк... 

«Кайчанга кадәр барачак бу?» «Күпме әйтергә була сиңа?» – ише сүзләр – һаваны бушка тибрәндерү генә. Болар – бары тик эмоцияләрнең чагылышы. Мондый риторик сорауларга бала түгел, үзебез дә җавап җирә алмыйбыз ләбаса. Әлбәттә, бала үзеннән канәгать булмауларын аңлар, ләкин кайсы гамәле өчен икәнен төшенмәс. Ә иң аянычы: сезнең сүзләрегез тора-бара аның бер колагыннан кереп, икенче колагыннан чыга торган булыр. Исегездә тотыгыз: баладан нәрсәдер сорыйсыз икән, конкрет сорагыз. 

 

Олырак балалар өчен... 

Әлеге киңәшләр сабыйлар өчен генә түгел, укучылар һәм яшүсмерләр өчен дә ярашлы. Бала зуррак булган саен, әйләнә-тирәне дә башкачарак кабул итә башлый. Яшүсмер улыгыз яки кызыгыз сезне ишетми икән, моны ничек үзгәртергә? 

 

Бу шулай, чөнки... 

Сабый балага да барысын да аңлатырга кирәк, ә яшүсмерләр өчен бу аерата мөһим. Баланы нәрсәдәндер тыясыз икән, сәбәбе аңа аңлаешлы булырга тиеш. «Бармыйсың, бетте-китте!» – гыйбарәсе аның күңелендә бик күп сораулар кузгата: «Ни өчен? Нәрсә була?» Тыйган очракта да, аның нигезләмәсе булырга тиеш. «Кайтып җиткәч, миңа шалтырат. Мин борчылып торам». «Паласның тузанын суырт әле, өйдә тузан исе бар, без шул һаваны сулыйбыз». Аргументларыгыз аңлаешлырак булган саен, баланың реакциясе тизрәк була. 

 

«Үткен тешле пычкы» 

Күз алдына китерегез: сез бер үк әйберне кабатылыйсыз да кабатлыйсыз, кабатлыйсыз да кабатлыйсыз. Бала бары тик фонны гына ишетә: эчпошыргыч, күңелсез, ярсулы фон, ә нәрсә әйтүегезне ишетми дә, ул аңа кызык та түгел. Үзегезне ишетүен телисез икән, бала белән әңгәмә оештырыгыз. Сораштырыгыз, фикерен белешегез, киңәшләшегез, нәтиҗә ясагыз, уртак фикергә килегез. Бу очракта да «күзгә-күз» контакты ярдәмгә килә. 

 

«Радио»ның тавышын кысабыз 

Кычкыру көчсезлек билгесе. Әйтер сүзегез юк, ә хисләрегез тулып ташый икән – контрольне югалтасыз. Кайчак моны аңларга һәм гафу итәргә дә мөмкин. «Китереп җиткезгәннәр» – менә аның аклау сүзе. Булгалый. Ләкин алай да мондый хәлләр азрак булса, яхшырак. Күз алдына китерегез, көн дә, көн дә җитәкчегез сезгә шулай кычкырса, сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Шуннан гына яхшырак эшли башлыйсы килү теләге уянамы? Балагыз нишләргә тиеш? 

Гел кычкырып торсалар, баланың хәтере начарлана һәм нәрсәдер эшлисе килү теләге бетә икән.   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар