Логотип
Дин

Уразада нәрсә ашарга?

Озак еллар ураза тотып, бай тәҗрибә туплаучыларнаң киңәшләре, бәлки, сезгә дә кызык булыр.

Быелларда ураза көннең иң озын вакытларына туры килде. Ихлас ният, Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышану – анысы уразаның мәҗбүри нигезләре. Болардан тыш, 19 сәгать дәвамында ачлыкка һәм сузылыкка түзеп торуның үз нечкәлекләре дә бар. Озак еллар ураза тотып, бай тәҗрибә туплаучыларнаң киңәшләре, бәлки, сезгә дә кызык булыр.

 

 

 

Сәхәргә озак эшкәртелүче углеводлар ашарга тырышыгыз. Болар – боткалар. Элекккеге әбиләр юкка гына манный боткасы ашамаган. Ләкин алар аны башка ярма булмаганга, тиз пешкәнгә генә кулланганнардыр. Манныйны эшкәртү өчен организм күп калория сарыф итә, ләкин манныйдан аның кадәр калория ала алмый.

 

Аксымлы ризыклар да тамакны ачтырмый озак тота. Мәсәлән, йомырка, суда яки парда пешкән майсыз сыер ите, тавык ите. Йомыркадан соң суны гына күбрәк эчәргә кирәк, югыйсә сусата торган гадәте бар аның. Чикләвек ашау да әйбәт. Ул туклыклы да, файдалы да, баш мие эшчәнлеге өчен дә әйбәт.

 

Уразаны итсез тотуы кыен. Сәхәрдә бер кисәк кенә булса да ит ашап куйсаң, бик озак карын ачмый. Монысын бик күп кешеләр әйтә.

 

Һич кенә дә казылык, ысланган балык, сосиска, тозлы сыр кебек ризыкларны ашый күрмәгез. Ифтарга да, сәхәргә дә. Боларда тоз бик күп. Ашаганда беленми әле ул, әмма соңыннан сусатып интектерәчәк.

 

Яшелчә, җиләк-җимешне мөмкин кадәр күбрәк ашарга тырышыгыз. Бигрәк тә сусылларын. Бер кыяр ашап куйсаң, бер чынаяк су эчкән кебек буласың. Карбыз, кавыннар да организмдагы су запасын бик шәп көйли. Кызганыч, быел ураза карбыз чорына туры килмәде шул. Хөрмә җимеше белән авыз ачу, сәхәрдә ризыклану пәйгамбәребез сөннәте икәнен әйтеп тә торасы юк. Хөрмәдә кеше организмы өчен кирәкле барлык микроэлементлар да бар. Ул туклыклы да әле.

 

Сәхәргә кофе эчмәскә тырышыгыз. Кофе бик нык сусата. Кан басымын көйләр өчен кофе эчми булдыра алмасагыз, ахырдан бер-ике чынаяк су эчегез.

 

Без, татарлар, чәй эчеп гадәтләнгән инде. Чәй эчмәсәң, баш авырта башлый. Алай да эчә торган чәйнең күп өлешен суга алыштырырга тырышыгыз.

 

Газлы, баллы сулар турында әйтәсе дә юк инде. Ураза вакытында аларны гомумән кулланмый торабыз. Ач карынга ифтарда да кулланырга ярамый аны, сәхәрдә дә. Аннары сусаудан кая барырга белмәссез. Хәтта өйдә ясалган баллы компотларны да ифтарда гына, анда да бик чама белән генә эчәргә тәкъдим итәләр.

 

Ифтар алдыннан ике литрлы банкага чиста чишмә суы агызып куегыз, һәм сәхәргә кадәр шуны азлап-азлап эчеп бетерергә тырышыгыз. Һәрхәлдә, бер литрдан да ким сыеклык керергә тиеш түгел.

 

Ифтарда ашар өчен шулпалар бик әйбәт. Алар артык калорияле дә түгел, ашказанын да ярсытмый.

 

Бер кәчтрүл аш ашап бетерердәй кебек тоелса да, чамасыз күп ашамагыз. Бигрәк тә майлы, симез, кыздырылган итләр ашарга ярамый. Калорияле ризыкны эшкәртү өчен күп күләмдә су кирәген онытмагыз. Тамагым ачмасын дип күп ашыйсыз икән, көне буе сусап интегәчәксез.

 

Уразада бик нык сусасагыз, бер табакка салкын су тутырып, шунда кереп басыгыз. Бераздан сусау онытыла төшәр. Мөмкинлек булса, аякларны елгага тыгып та утырырга мөмкин.
фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар