Логотип
Дин

Туфрак уразаны боза

Ураза тоту ислам диненең иң мөһим бер баганасы булып тора. Яше җиткән, таза-сау кешегә уразаны калдыру гөнаһ. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Кемдер бик авыр эштә эшли, кемдер гел командировкага йөри. Кемдер вакытында авыз ача алмый, кемдер тузан-туфрак арасында йөри... Андый вакытта нишләргә. Сорауларыбызга җавапны «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИНӘТУЛЛИН бирә.

Ураза тоту ислам диненең иң мөһим бер баганасы булып тора. Яше җиткән, таза-сау кешегә уразаны калдыру гөнаһ. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Кемдер бик авыр эштә эшли, кемдер гел командировкага йөри. Кемдер вакытында авыз ача алмый, кемдер тузан-туфрак арасында йөри... Андый вакытта нишләргә. Сорауларыбызга җавапны «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН бирә.

Уразаны сәламәт кеше генә тотарга тиеш. Ләкин хәзер кемне генә алып тикшерсәң дә, берәр чире бар...

Без бу очракта ураза тотарга комачаулаган чирне күздә тотабыз. Әйтик, кешенең аягы авырта икән, ул сәламәт түгел. Ләкин аягының авыртуы аңа ураза тотарга комачауламый. Нинди авырулар комачаулаганын кеше үзе чамалый. Ашамый торганнан соң авыруы көчәйсә, үлеп китү куркынычы булса, андый очракта тотмый. Күп кешедә гастрит, язва бар, кемдәдер ашказаны асты бизе авырта. Хәтта бу авырулар вакытында да ач тору бик уңай тәэсир итә.

Ураза вакытында авызга бер тамчы су, борчак кадәр дә ризык керергә тиеш түгеллеген беләбез. Ә менә ялгышып башка берәр әйберне йотып җибәрсәң?

Уразалы кешенең ашказанына ризык һәм су гына түгел, ашамый торган әйберәр керсә дә уразасы бозыла. Ялгышлык белән кәгазь йотса да, авызына туфрак керсә дә ураза бозылган булып санала. Колак-борыннан, арт юлдан берәр нәрсә керсә дә ураза бозыла. Әйтик, клизма ясата икән, ул көнне ураза инде дөрес булмый.

Кайчагында ифтарга эштән кайтып җитеп булмый, йә юлда, йә кибеттә булып калына. Вакыты керүгә үк авызны ачарга кирәк, диләр. Ә вакытында авызны ача алмасаң?

Моның бернинди дә гаебе юк. Вакыты керүгә үк авызны ачмасаң, уразага зыян килми. Өйгә кайтып җиткәч, ача. Авыз ачкач махсус дога бар. Ул доганы белмәсәң дә ураза тоту дөрес була. Авызны баллы әйбер белән яки су белән ачу файдалы.

Уразада килеш хәл китеп, йөрәк кага, баш авырта башласа, нишләргә?

Кеше үз хәленә карый. Ураза тоткан вакытта хәл дә китмәсә, авыз да кипмәсә, баш та авыртмаса, ул ураза тоту булмый да бит инде. Абсурдка бирелмәскә кирәк, хәлем китте, миңа ураза ярамый, дип. Әзрәк кенә баш авыртса да, уразаны бозарга йөгерергә кирәкми. Хәл китсә, баш авыртса, бераз ятып тору да булыша. Ә инде бөтенләй башлар әйләнеп, косасы килсә, йөрәк хәлсезләнсә, кеше аңын югалта башласа, уразаны бозарга да мөмкин.

Авыздан ис килмәсен өчен сагыз чәйнәргә, авызны махсус дезодорант белән чайкарга ярыймы?

Йотып җибәрмәсә, авызны су белән, төрле хуш сыеклыклар белән чайкарга, теш пасталары белән чистартырга була. Ләкин сагыз, канәфер суыру ярамаган эш булып санала, чөнки аны йотып җибәрү куркынычы бар, ашказанына тәме китәргә мөмкин.

Эшем буенча гел командировкага барырга туры килә. Андый көннәрдә уразаны калдырсаң гөнаһ буламы?

Сәфәрдәге кешегә уразага керми торса хәерлерәк була. Командировкадан әйләнеп кайтканчы уразага керми, соңыннан ул көннәрен каза кыла. Өеннән 80 км китсә, кеше сәфәрдә санала.

Иремнең эше бик авыр. Көне буена ач йөрсә, эшләргә хәле калмый. Аңа уразаны башка вакытка күчерергә ярыймы?

Эше авыр булганда ураза вакытында отпуск алса, яхшырак. Ләкин башта тотып карарга кирәк, бәлки, алай ук авыр да булмас. Әгәр дә башы әйләнеп, аңын югалтыр чиккә җитсә, уразаны башка вакытта тота.

Уразада мунча керергә, бассейнда коенырга, хәл китсә ваннадагы суга кереп ятарга рөхсәт ителәме?

Әгәр дә уразасына зыян итмәсә, рөхсәт ителә. Ләкин тулысынча суга кереп утыру, киңәш ителми, мәкруһ булып санала. Борынга, авызга, колакка, арт юлга су керергә тиеш түгел. Эссе мунчада юыну, бассейнда йөзү бик нык хәлне ала. Гомумән, хәлне ала торган эшләр уразада  киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар