Логотип
Дин

Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң...

Халкыбызда: «Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк», дип әйтү бар. Без һәммә нәрсәне дә үзебезгә-үзебез теләп китерәбез – яхшысын да, начарын да. Соңгысын, әлбәттә, белмичә эшлибез… Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Казан шәһәре «Хәтер» мәчетенең имам-хатыйбы Харис хәзрәт САЛИХҖАН белән без бүген теләк теләү турында сөйләшәбез.

Халкыбызда: «Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк», дип әйтү бар. Без һәммә нәрсәне дә үзебезгә үзебез теләп китерәбез – яхшысын да, начарын да. Соңгысын, әлбәттә, белмичә эшлибез… Россия гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы, Казан шәһәре «Хәтер» мәчетенең имам-хатыйбы Харис хәзрәт САЛИХҖАН белән без бүген теләк теләү турында сөйләшәбез.

Харис хәзрәт, тәүлекнең кайсы вакытында теләгән теләк күбрәк, тизрәк кабул була икән?
– Иң элек шуны әйтик, теләк, максат, дәгъват, үгет, нәсыйхәт, өндәү, чакыру сүзләрен бер йомгакка җыючы кәлимә бар – ул дога. Дога – бәндәнең эчке кичерешләренең эчтәлеге ул, үзенең күңелендә хасил булган теләген уй яки сүз белән җиткерүе. Дога кылучының догасы шул вакыт кабул булыр, әгәр бу кеше Аллаһыга ялвару юлында Аллаһының барлыгына, берлегенә инанса, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ахыр заман пәйгамбәре икәненә, аның хаклыгына ышанса, иманлы булса. Ә инде сорауның теләк кайсы вакытта кабул була дигән өлешенә килгәндә, бер хакыйкатьне истән чыгармыйк: вакыт бәндәнеке түгел, вакыт – Аллаһы Тәгаләнеке. Күңелеңдә Аллаһыга ялвару теләге кайчан барлыкка килә, шул вакыт тәһарәт ал, госел коен да, пакь киемнәр киеп, кыйбла тарафына тезлән...

Ананың балага теләгән теләге кабул була, дип әйтәләр. Ана кеше улы яки кызы өчен Аллаһы Тәгаләдән иң беренче чиратта нәрсәләр сорарга тиеш? 
– Балага карата, беренче чиратта, ата догасы кабул була. (Тик газизләрен кечкенә чакта ташлап киткән, авыр хәлдә калдырган аталарга бу кагылмый.) Аннан инде, әлбәттә, ана догасы. Ата белән ана балага рәнҗемиләр. Ләкин күңел рәнҗүе дигән нәрсә бар. Телләре белән әйтмәсәләр дә, эчтән уйлаулары бар. Сиңа гомер биргән кешеләрнең күңел рәнҗешен алудан куркырга кирәк.
Ә ананың баласына иң беренче догасы – баланың булачак әтисе белән никах белән берләшүе. Ул бу очракта Аллаһы Тәгаләнең фарызын үтәгән була. Ә фарыз гамәлне үтәмәгәннәр – гөнаһлы җаннар исәбендә. 

Намазлы инсаннарның теләкләре дә башкаларныкына караганда күбрәк кабул буладыр әйеме, хәзрәт? Аннан мосафирларныкы дип тә ишеткәнем бар.
– Кеше намаз укымый икән, аның догасы, теләге кабул булмый, дип әйтергә җөрьәт итмим мин. Аллаһыдан узып, бу сорауга, гомумән, җавап бирә алмыйм. Шушы уңайдан күпләрегезгә мәгълүм бер риваятьне искә төшереп узасым килә. Ике күрше яшәгәннәр. Берсе намазны бөтен шартын китереп укыган. Ә икенчесе намазлыкка баса икән дә, гел бер сүзләрне кабатлый икән: «Ят та тор, ят та тор, басу юлы тап-такыр». Ходай шушы бәндәләрнең икенчесен җәннәтле иткән, чөнки ул әлеге сүзләрне Аллаһы Тәгалә үзен ишетәчәгенә чын йөрәге белән инанып, ихластан әйткән. Әйе, биш вакыт намазны һәркем кылырга тиеш. Әмма намазның фарызлыгын аңлаган, кальбенә салган, ләкин күңелендә йөртсә дә, ниндидер сәбәп белән аны әлегә үти генә алмаган кеше ул әле мөселман. Уйлары, гамәлләре изге юлда булса, кешеләргә начарлык кылмаса, рәнҗетмәсә, аның теләкләре кабул булырга мөмкин. Әйткәнемчә, барысы да Аллаһы хозурында. 
Тагын кемнәрнең дога-теләкләре кабул була дигәндә, әйе, дөрес әйтәсез, изге ният белән юлга чыккан мосафирныкы. Кешеләр тарафыннан хаксызга рәнҗетелгән, кыерсытылган, кагылган-сугылган мәзлүмнеке. Балага карата кылынган ата, аннан ана догаларының кабул булуларын алдарак әйтеп уздык инде. Бу хакта сүз чыккач, кемнәрнең догасы кабул булмавын да санап үтик. Ихлас кылынмаган догалар. Исерек килеш кылынган догалар. Аллаһының барлыгына, берлегенә инанмаган, Раббыбызның фарызларын кире каккан бәндәләр – ягъни кяферләрнеке. Дөнья малы артыннан куып, Аллаһыны инкарь итүчеләрнеке. Шайтан гамәлен кылучы – отышлы уеннар белән шөгыльләнүче яки аларны үзе оештыручыларныкы. Сихерчегә, багучыга, күрәзәчеләргә, йолдызнамәгә табынучыларныкы. Аллаһ исеме белән көфер гамәл кылучыларныкы. 
Намаз укыган килеш кеше малына кул сузу, хәрам юл белән мал үзләштерү, аннан шул мал хисабына хаҗга бару, аның белән мактану – болар бар да көфер, шайтан гамәлләре. Яныма килеп сорау бирүчеләр бар: «Хәзрәт, минем байлыгым җитәрлек, коттеджым да, машиналарым да бар. Мәчеттән мулла чакырып, Коръән ашлары да үткәреп торам, тик тынычлыгым юк, улымны югалттым менә... Әйтегез әле, нәрсәне дөрес эшләмим икән?» – диләр. «Ходайга син үз телең белән үзең ялварырга, дога кылганчы тәүбәгә килергә, догада ихлас булырга кирәк», – дим. Дога – ул намаз, ураза, сәдака кебек үк, ябык гамәл. Мәчеткә кереп, муллага сәдака биреп кенә өстеңдәге бурычыңны кеше артына күчереп куеп булмый. 
«Дога кыла белмим» дигән сүз дә дөрес түгел, теләк-ялваруларыңны үз телеңдә – татарча әйт, татарча белмисең икән, русча әйт. 

Кемдер изге теләккә дә, бәддогага да «теләк» дип кенә карарга мөмкин. Соңгысы да теләк бит, тик начар теләк.
– Бәддога кылган кеше мөселман булмый! Әгәр ул дога хак булган очракта да, аның яртысы гына барып җитә, икенче яртысы бәддога кылучының үзенә әйләнеп кайта. Ә нахак дога кылына икән, дога барыр, эзләр, хата күрмәс һәм кире бәддога кылган кешегә әйләнеп кайтыр. Изге дога гына кылырга, изге теләк кенә теләргә кирәк. Пәйгамбәребезнең: «Үзең өчен, үз шәхесең өчен сөекле булган һәрнәрсәне башка инсаннар өчен дә телә», дигән сүзләре бар. Берәү дә үз-үзенә начарлык теләми бит, димәк, ул хәерсез теләкләрне башкаларга карата да әйтергә ярамый.

Теләкнең башында да, ахырында да дога укырга кирәген беләм. Доганың ниндиен укысаң да ярыйдыр инде ул?
– Пәйгамбәребез болай ди: «Дога укыганда Аллаһы Тәгаләдән берәр нәрсә үтенсәгез, минем исемемә салават-шәриф китерүдән башлагыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә, ике теләктән берсен кабул иткәч, икенчесен калдырмау хозурында вә киң күңелледер». Бер доганы кабул иткәч, икенчесен дә кабул итәр дигән сүзе бу аның. Башта Аллаһының сыйфатларын, мөбарәк исемнәрен телгә алырга кирәк, аннан Пәйгамбәребезгә салават-шәриф әйтергә һәм теләкләреңне җиткерергә. Доганы кабат салават-шәриф әйтеп тәмамларга кирәк.

Аллаһы Тәгаләнең «Дөньялык өчен кирәк булса – дөньялык өчен, ахирәт өчен кирәк икән – ахирәт өчен сорагыз, бирермен», дигән сүзе бар. Дөньялык өчен диюне кайберәүләр зур фатир, яхшы машина сорап теләк теләү дип аңласа?
– Әйе, хәтта мулла-абыстайларыбыз арасында да: «Ходайдан нәрсә теләсәгез, шуны – зур фатир, әйбәт эш, күп акча сорагыз, сораганнарга ул бирермен дип әйткән», – диюләрен ишетәбез. Юк, дөнья малын сорау һич тә дөрес түгел! Сүз монда рухи байлык турында бара. Игелек турында. Тау-тау мал өстендә утырып та, мескен һәм фәкыйрьләргә ярдәм кулы сузмаса, байлыгыннан өлеш чыгармаса, зәкят бирмәсә, мондый кеше мөселман була алмый. 
Үзеннән дөнья малын сорап инәлгәннәргә бирә аны Ходай, тик сынар өчен бирә. «Йә, мин сине бай да, дәрәҗәле дә иттем, инде син нишләрсең, үзеңнән бүлеп, башкаларга – мохтаҗларга да бирә алырсыңмы аны, нәфесеңә хуҗа була белерсеңме?» – ди.

Без Ходайга иң якын торган, ул безнең һәммә теләкләребезне дә ишетә торган Рамазан аебыз бар бит әле...
– Әйе, Рамазан ае һәм аның эчендә Кадер кичәсе бар. Тукайның: «Бер Кадер киче Тәңре каршында мең айдан да изгерәк», – дип әйткән юлларын хәтерлисезме? Мең ай ул 83 ел да 4 ай дигән сүз. Ягъни, бер бәндә яшәгән дәверендә тормышның бер генә мәшәкатенә бүленмичә, бертуктаусыз изге гамәл кылса да, бу вакыт бер Кадер кичендә кылган игелеккә генә бәрабәр. Әлеге кичнең юмартлыгыннан файдаланып калырга кирәк – догалар укырга, гөнаһларны кичерүне сорап ялварырга. Күбрәк укырга түгел, ихласрак булырга өндәр идем.

Харис хәзрәт, ә сез үзегез һәр иртәдә, һәр намаз саен нинди теләк телисез? «Мин моны теләп, сорап китердем» дип әйтерлек мисалларыгыз тормышта булдымы? 
– 1945 ел. Венгрия. Немец безне бомбага тота. Ә без сугышка әле балалыктан да чыкмаган килеш барып кердек. Чын тормыш кинодан бик нык аерыла – бомбалар төшеп шартлый да, йөрәгебез ярылырдай булып куркабыз, беребезнең дә үләсе килми. Якташым Сәгъдулла Мөхәрләмов (ул да Балтачтан): «Укы, яшьтәш, укы!» – ди. Плащ-палаткаларыбызны куак төбенә җәябез дә, намазга утырабыз, дөресрәге, белгән догаларыбызны кабатлыйбыз... Ходайга мең шөкер, ялваруларыбызны ишетте, ут-гарасат эчендә йөреп тә, исән калдык, бәрәкәтле гомерләр кичердек.
Соңгы утыз елда исә намаз саен бер теләк телим: фән белән дин берләшсә иде дә, хаклык ачылса иде, дим. (Пәйгамбәребез хәдисләрендә бу бергәлек турында бик күп фикерләр әйтелә.) Аннан безне бүгенге фанатизм хастасыннан, атеизм хорафатыннан коткарсаң иде, Ходаем, дим.

Амин! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар