Логотип
Дин

Тәүбә ишекләре ачык

Аллаһ Коръәндә «Фуркан» сүрәсенең 70 нче аятендә: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга Ярлыкаучы үә Рәхмәт Кылучы булды», – ди.

Аллаһ Коръәндә «Фуркан» сүрәсенең 70 нче аятендә: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга Ярлыкаучы үә Рәхмәт Кылучы булды», – ди. 
Адәм баласы хатадан хали түгел. Бу фани дөньяда яшәгәндә белеп һәм белмичә хата, гөнаһ кылу инсанга хас нәрсә. Мөслим-мөслимәләр дә игътибарсызлык, ялгышлык һәм башка сәбәпләр белән хата да, гөнаһ та кылырга мөмкин. Шундый очракларда нишләргә?
Аллаһтан гафу сорарга, тәүбә итәргә кирәк. 
Аллаһ «Әгъраф» сүрәсенең 201 нче аятендә: «Тәкъва бәндәләргә шәйтан вәсвәсә итсә, алар Аллаһны искә төшерәләр һәм Аллаһның туры юлын табалар», – ди.
Тәкъвалар Аллаһка итагать итү, тәүбәгә килү  һәм туры юлдан бару өчен, укымышлы дин әһелләренең, галимнәрнең, изге кешеләрнең яхшы вәгазен кабул итәләр, әлхәмдүлилләһ. 
Барлык инсаннар да дөньялыкта чагында Аллаһтан гафу сорарга, тәүбәгә ашыгырга тиешләр. Аллаһ «Муззәммил» сүрәсенең 20 нче аятендә, тәүбә итеп, гөнаһлы гамәлләр кылудан туктаган инсанны гафу итүе хакында ачык итеп әйтә: «Аллаһтан гафу итүне сорагыз, дөреслектә, Ул – Гафу Итүче һәм Мәрхәмәтле».
Раббыбыз «Тәхрим» сүрәсенең 8 нче аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр, Аллаһка эчкерсез тәүбә белән мөрәҗәгать итегез! Шунда Раббыгыз сезнең начар гамәлләрегезне гафу итәр һәм астыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер», – дип ихлас күңелдән тәүбә кылырга чакыра. 


Ихлас тәүбә нинди була ул?
Ул өч нәрсәне үз эченә алган тәүбә: 
1. Әлеге гөнаһны кылудан баш тарту.
2. Бу гөнаһны кылганына үкенү.
3. Аңа беркайчан да әйләнеп кайтмаска дип карар кылу.

Моннан тыш, әгәр дә бу гөнаһны кылу икенче мөселманга зарар кылу белән булган икән (кемгә дә булса зыян салгансың икән), китергән зыянны мөмкин кадәр капларга, түләргә тырышу. Ягъни, зарар-зыян күргән кешене ризалату, аның гафу итүенә ирешергә тырышу. 
Кешенең тәүбәсе кайчан кабул ителә һәм кайчан кабул ителми?
Аллаһ «Ниса» сүрәсенең 17 нче аятендә: «Дөреслектә, Аллаһ белмичә гөнаһ кылганнарның һәм тиз арада үкенгәннәрнең тәүбәләрен кабул итә. Чөнки, Аллаһ – Белүче, Хикмәт Иясе», – ди.
Күп гөнаһ кылучы кеше Аллаһның ярлыкавына ирешергә теләсә, аның чарасына, ягъни әмәленә керешергә тиеш. Беренчедән, инсан Аллаһка дога кылырга һәм догасының кабул булуына өметләнергә тиеш. Аллаһ Үзенә дога кылырга боерган. Аллаһ «Гафир» сүрәсенең 60 нчы аятендә: «Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен!» Әмма Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр, кечкенә булып хур булган хәлдә, Җәһәннәм утына тиз керерләр»,  – дип дога кылучы инсанга җавап бирәчәген вәгъдә итә. 
Аллаһ Үзенә дога кылу мөмкинчелеге биреп, бәндәсенә карата зур шәфкать күрсәтә һәм, догасын кабул итеп, икенче шәфкатен күрсәтә. 
Доганың кабул булуы өчен аның шартларын җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Иң элек, дога кабул булуга өметне өзмәскә тиешбез. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Дога кабул булуга өметләнгән хәлдә Аллаһка дога кылыгыз! Белегез, Аллаһ Тәгалә битараф һәм игътибарсыз йөрәккә җавап бирми» – дип доганы ни рәвешле кылырга тиешлегебез хакында өйрәткән. 
Икенчедән, дога кылганда тәвәккәллек күрсәтү тиешле. Ягъни, бәндә Аллаһка дога кылганда һич икеләнүсез мөрәҗәгать итәргә тиеш. 
Өченчедән, дога кылганда ныклык күрсәтү тиешле. Аллаһ Тәгалә, бәндәнең Аллаһка мохтаҗ булуын (Аллаһның ярдәменә мохтаҗ булуын) тануын һәм бу турыда Үзенә хәбәр итүен ярата. Бәндә дога кылуда ныклык күрсәтсә (даими рәвештә, ихластан дога кылса), Аллаһтан җавап алуга өметләнсә (һич тә өметен өзмәсә), аның догасы кабул ителүгә якын булачак. Аллаһның Илчесе Мөхәммәд галәйһиссәлләм: «Үзеннән сорап дога кылмаучыга Аллаһ ачулана», – дигән. 
Дүртенчедән, ашыгырга һәм Аллаһка үтенеч белән мөрәҗәгать итүдән баш тартырга ярамый. «Дога кылдым-кылдым, һаман да догам кабул булмый», – дип дога кылудан туктау, дога кабул булуга киртә булып тора. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм догага җавап бирелми торса, Аллаһка үтенеч белән мөрәҗәгать итүдән баш тартудан тыйган. Әлеге сүзләр бәндә өметен өзмәсен өчен әйтелгән: «Аллаһ – үз догаларында нык булучы инсанны сөя». 
Бишенчедән,  хәләл кәсеп белән табылган хәләл ризык ашау һәм кием-салымның, тормыш кирәк-яракларының да хәләл булуы лязем (тиеш). 
Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәрам ризык белән тукланучы, хәрам кием киюче кеше турында: «Ул кеше: «Әй, Раббым, әй, Раббым!» – дип әйтә. Ләкин ул догасына җавап ала алырмы?» – дигән. 
Димәк, дога кабул булуның мөһим шарты – хәләл яшәү рәвеше алып бару.

Инсан дога кылуның әдәбе хакында да белергә тиеш. 
Дога кылу өчен кулай вакытны билгеләү һәм тәһарәт алып намаз уку, тәүбә итү, йөз белән кыйблага борылу, кулларны күтәреп уч төпләрен үзеңә таба карату тиеш була. Доганы Аллаһны мактаудан, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтүдән башларга кирәк. Дога кылуны тәмамлаганда тагын салават әйтү, әмин дип әйтү, үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә дога кылу, Аллаһ хәерлене бирер дип өмет итү, гөнаһларыңны тану һәм доганы уртача тавыш белән кылу тиешле. 
Гөнаһларның азлыгына-күплегенә карамастан, Аллаһтан гафу итүен сорарга тиешбез. Бәндәнең гөнаһасы нинди генә зур булмасын, Аллаһның Мәрхәмәте, Шәфкате, Киң Күңеллелеге һәм Гафу Итүе киң һәм зур.  Бу хакта Аллаһ Үзе Коръәндә «әл-Гыймран» сүрәсенең 135 нче, 136 нчы аятьләрендә: «Берәр бозыклык кылып яки үз-үзләрен рәнҗетеп, аннары сораучыларга Аллаһтан башка гөнаһларны кем гафу итә ала?  Начарлык эшләгәнен белеп, моңа әйләнеп кайтырга теләмәүчеләргә Раббысының Гафу Итүе булачак...» – дип вәгъдә итә. 
Коръән аятьләреннән һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләреннән аңлашылганча, Аллаһтан гафу итүен сорау бик зур әһәмияткә ия һәм ул инсанның котылуына нигез булып тора. Ягъни, инсан бөтен шартын туры китереп тәүбә итсә, Аллаһтан гафу сораса һәм башкача ул гөнаһасын кабатламаса, Раббыбыз гафу итәчәк.  Аллаһ «Мәидә» сүрәсенең 39 нчы аятендә бу хакта ап-ачык итеп әйтә: «Золым кылганнан соң тәүбә итсә һәм төзәлсә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итә. Чөнки, Аллаһ – Гафу Итүче һәм Мәрхәмәтле». 
 «Аллаһтан гафу сорыйм, тәүбә итәм», – дип тәүбәгә килгәннән соң да кеше гөнаһ кылуын дәвам итә икән, ул ялган сөйләүче һәм гөнаһ кылучы булып санала. Аңа тиз арада яман эштән тыелырга һәм: «Әй, Аллаһ, мин Синнән гафу итүеңне сорыйм, минем тәүбәмне кабул ит», – дип тәүбә-истигъфар итәргә кирәк. 
Кеше онытучан. Кайвакыт кеше онытылып, ялгышлык белән гөнаһ кылырга мөмкин. Бу очракта, гөнаһтан үкенеп, Аллаһтан тиз арада гафу итүен сорау хәерле. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ белән ант итәм, мин көненә җитмеш тапкырдан күбрәк Аллаһтан гафу сорыйм һәм Аңа тәүбә итәм»,  – дигән.
Хәсән, Аллаһ аңардан разый булсын, болай дип нәсыйхәтен әйтеп калдырган: «Үз өегездә, өстәл артында утырганда, юлда, базарда, очрашуларда – кайда гына булсагыз да, Аллаһтан бик еш гафу сорагыз. Чөнки, гафуның кайчан иңәсен без белмибез». 
Ислам дөньясының алтын чорында яшәгән изгеләр, галимнәр иң күркәм истигъфар кылу юлын өйрәтеп калдырганнар:  «Аннан башка иләһ булмаган, Тере, Мәңгелек, Бөек Аллаһтан гафу сорыйм. Раббым, мине гафу ит!»
Иң яхшы истигъфар булып, күбрәк әҗер бирә торган һәм, ешрак кабул ителә торган үтенеч санала. Тәүбә итәр өчен кеше башта Аллаһны мактарга, аннары гөнаһасын танырга, аннары Пәйгамбәр  салаллаһу галәйһи үә сәлләм кулланган сүзләрне әйтеп Аллаһтан гафу сорарга тиеш. Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләм әйткән: «Аллаһтан гафу сораганда болай дип әйтү яхшырак: «Әй, Аллаһ, Син – минем Раббым, Синнән башка иләһ юк, Син мине яраткансың. Мин – Синең колың, мин Сиңа тугры булачакмын һәм көчем бар кадәр Синең вәгъдәңә ышаначакмын. Сиңа Син барлыкка китергән нәрсәнең зарарыннан сыенам. Синең миңа күрсәткән нигъмәтеңне һәм үземнең гөнаһамны таныйм. Мине гафу ит! Чөнки, Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми».
Һәрвакыт истә тотыйк: Аллаһтан бары тик яхшыны гына көтәргә һәм Аллаһның гафу итүенә өметләнергә тиешбез. Гомер ахырына якынлашканда – Аллаһ белән очрашу якынайганда Аллаһтан яхшыны гына көтү, Раббыбызның гафу итүенә өметләнү аеруча мөһим.
 «Мин әле яшь, гомерем алда», – диеп тәүбә-истигъфарны иртәгәсе көнгә калдыру һич тә дөрес түгел. Үлемнең кайчан киләсен белмибез. Тәүбә ишекләре ачык чагында тәүбәгә ашыгыйк! 
Аллаһ «Ниса» сүрәсенең 18 нче аятендә  инсаннарны кисәтеп: «Гомере буе начар гамәл кылып, әҗәле җиткәч кенә: «Хакыйкатьтә, мин хәзер тәүбә иттем!» - дип әйтүчеләрнең тәүбәләре кабул булмаячак», – дигән. 
Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кояш көнбатыштан чыкмыйча Кыямәт Көне җитмәячәк. Кояш шуннан чыккач, кешеләр аны күрәләр һәм иман китерәләр. Ләкин, бу хәл, кешегә иманы файда китерми торган вакытта булачак.
 Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә көнбатышта киңлеге җитмеш еллык юл зурлыгындагы тәүбә капкаларын ачкан һәм аларны, шуннан (көнбатыштан) кояш чыкканчы япмаячак», – дигән.  Димәк, тәүбә ишекләре ябылгач, никадәр генә тәүбә-истигъфар кылсаң да, аның файдасы булмый. 
Ә үлем алды – кешенең кече Кыямәте ул. Үлем алды тәүбәләренең  капкалары ябылган була. Шуңа күрә котылырга ашыгыйк. 
Гафу ителүнең нигезендә бераллаһлык ята. Ягъни, Аллаһны Бар һәм Бер дип белгән кешенең бары тик Аллаһка гына табынуы, Аллаһка гыйбадәт кылуы бераллаһлык була. 
Бер Аллаһка гына табынган кеше гөнаһларына тәүбә итсә, Раббыбыз аны мәңгелеккә утта – Җәһәннәмдә калдырмый. 
Бәндә Аллаһка карата эчкерсез булса, тәүхиде  дөрес булса, һәм ул кеше бөтен зарури шартларны үтәсә, гөнаһлары ярлыкануының һәм Җәһәннәмнән котылуының сәбәбе була.
Йә, Раббым! Безнең бәндәчелек белән, белеп һәм белмичә кылган хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны ярлыка!
 Бу дөньяда тулы, сәламәт иман белән яшәп, Ахирәткә  иман белән күчүләребезне Аллаһ Тәгалә насыйп итсен!

              


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы итеп аңлаткан, рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тәүбә итүнең дә җае бардыр дип уйлый идем. Шулай

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гади итеп язган, шунысы ошады.

        Хәзер укыйлар