Логотип
Дин

Тар күңеллелек

Тар күңеллелек кешенең үзенә күбрәк зыян саламы, әллә тирә-юнендәгеләргәме? Теләгән очракта бу сыйфатыннан кеше котыла аламы? Сорауларга Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавап бирә.

Кайбер кешеләр туганда ук тар күңелле булып туамы?
– Пәйгамбәребез бер хәдистә: «Һәрбер бала фитрасы, ягъни табигый халәте белән туа», – ди. Табигый халәт – Аллаһыга ышанучы, аны танучы булып туа дигән сүз. Димәк, ниндидер яхшы сыйфатлар белән дөньяга килә. Формалашканчы, балигълык яшенә җиткәнче, балалар гөнаһсыз дип санала. Мәрхүм булсалар, алар турыдан-туры җәннәткә керәләр дә. Балигълык яшенә җиткәч яки шул яшькә җиткәндәрәк аңа нәселе тәэсир итә башлый. Җиде буын әби-бабаларының холкы, ниндидер сыйфатлары, авырулары яки, киресенчә, яхшы яклары шушы балада чагылыш табачак. Нәселдән күчкән холык, гомумән, биш яшьләрдә үк күренә башлый. Шуңа күрә дә кияүгә чыкканда (өйләнгәндә) сайлаган парыңның нәселенә карыйлар, өйрәнәләр. Анда кемнәр булган, алар үзләрен ничек тоткан – һәммәсен күздән үткәрәләр. Тар күңеллелек тә, гомумән, кешедә булган барлык начар сыйфатлар нәселдән килергә дә мөмкин. Ләкин тар күңеллелек үзе бер аерым сыйфат кына түгел. Ул калган сыйфатлардан формалаша – тәкәбберлекнең, саранлыкның, гафу итә белмәүнең, көнләшүнең, кешеләрне күралмау, яратмауның чагылышы булып тора. Әгәр дә кеше яшәү дәверендә шушы начар сыйфатларга ия булып, аларны үзендә үстерә килсә, болар ахыр чиктә барысы да тар күңеллелеккә китерәчәк. Бер көндә түгел, тора-бара. Тар күңеллелек артында ни торганын аңлаганда гына безнең алдыбызга тулы бер картина килеп басачак. 

Тар күңеллелек кешенең үзенә күбрәк зыян саламы, әллә тирә-юнендәгеләргәме?
– Ул, әлбәттә, беренче чиратта кешенең үзенә зыян китерә. Ни өченме? Моны аңларга теләсәк, тар күңеллелек артында торган кайбер сыйфатларны аерым алып карыйк. Әйтик, саранлыкны. Пәйгамбәребез: «Саран кешене яратмаслар», – ди. Бу – кешенең үзенә зыянмы? Әлбәттә, зыян. Көнчелекне алыйк. Көнче кеше белән берәүнең дә аралашасы килми – рәхәт түгел бит. Димәк, ул тагын үзенә зыян китерә. Тәкәбберлекне карыйк. Мондый кешене дә тирә-юнендәгеләр яратмый, аның белән аралашмаска тырышалар, гадәттә, андыйлар икейөзле була. Шуңа да тәкәббер кешеләрнең, гомумән, дуслары булмый. Димәк, бу очракта да начар сыйфатыннан кеше үзе беренче булып зыян күрә. Шул ук вакытта аның тирә-ягында булган кешеләр дә моннан зыян күрә. Ир кешенең тар күңеллелегеннән хатыны зыян күрә. Хатынның тар күңеллелегеннән – ире, балалары. Күршеләре зыян күрә, туганнары, дуслары, якыннары. Хезмәттәшләре дә зыян күрә. Онытырга ярамый: синең үзеңә зыян китергән әйбер башкаларга да зыян китерәчәк. Әмма без, һичшиксез, бер әйберне аңларга тиеш: начар әхлак, начар холык, теләсә нинди начар сыйфат, беренче чиратта, әлбәттә, кешенең үзенә каршы килеп чыга. Чөнки ул аның өчен савап алмый, бу аңа гөнаһ булып кына языла. Һәм шул гөнаһ кыямәттә аны тәмугка алып керергә мөмкин. 

Теләгән очракта бу сыйфатыннан кеше котыла аламы?
– Әлбәттә, котыла ала. Аллаһы Тәгалә: «Без кешеләрнең күңелләрен ачабыз», – ди. Күңелен ачканнан соң кеше иманга, дингә килә. Иманга, дингә килә алмаганнарның күңелләре ябык була – алар тар күңелле булып кала. Акылы белән Аллаһы Тәгаләнең, диннең дөрес сүзләр сөйләгәнен бөтен кеше аңлый, әмма йөрәгенә кертә алмый – күңеле, йөрәге ябык бит. Күңеле ачылгач, киңәйгәч исә хак, матур сүзне, дөреслекне кабул итә башлый. Үз чиратында үзе дә шушы хаклыкны, дөреслекне таратырга тырыша. Шуңа күрә тар күңеллелектән котылу өчен, беренче чиратта, моны Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Аннан – үзеңдә булган шушы начар сыйфатларны бетерергә тырышырга. Ә әлеге сыйфатлардан арыну өчен безгә дин генә ярдәм итә ала. Әйтик, саранлыктан болай гына арынып булмый. Кешегә: «Саран булма», – дип күпме генә әйтеп торсаң да, уңай нәтиҗәгә ирешә алмыйсың. Үз малыңны кемгәдер бүлеп бирү бик авыр – акыл моны гел тыя. «Бирмә, югыйсә үзеңдә азая. Нинди ният, нинди максат белән син аны кешегә бирергә тиешсең әле?» – ди. 
Яки икенче мисал: бөтен кеше дә үзен башкалардан өстенрәк итеп тоярга тырыша. Әгәр дин булмаса, син үзеңне, чыннан да, тәкәбберләнеп, өстенрәк тоярга мөмкинсең. Башка сыйфатлар да шулай. Коръән аятьләре, хәдисләр, динебез кешенең сыйфатларын үзгәртергә ярдәм итә, аны урынына куя – тирә-якка һәм үз-үзенә дөрес итеп карарга өйрәтә. Шуңа күрә үз-үзен үзгәртер өчен динне кулланса, кеше киң күңелле була ала дип әйтәбез. Ләкин бу урында сорау туа: диннән ерак кешеләр дә киң күңелле булырга мөмкин бит. Алар бар, алар күп. Бу очракта нәселендәге күркәм кешеләрнең – ата-бабаларының аңа күчкән сыйфатлары ярдәмгә килә. Яки кемнеңдер (туганнарының, әби-бабаларының) кылган догасы. Шуңа күрә динсез кешене тар күңелле дип әйтә алмыйбыз. Ләкин шул ук вакытта әгәр кеше диндә булмаса, динне аңламаса, динне кабул итәргә теләмәсә, ул барыбер тар күңелле булып санала. Ягъни кешеләргә карата киң күңелле булса да, үзенә карата тар күңелле булып кала. Үзенә җәннәт, үлгәннән соң рәхәт тормыш теләми. Аллаһы Тәгаләне юк дип әйтеп, шулай ук үзенең тар күңелле икәнен күрсәтә. Менә шуңа күрә тар күңеллелекне икегә бүләргә була: кешеләргә карата һәм дингә карата. Иң киң күңелле кеше – ул Аллаһы Тәгаләгә дә, кешеләргә карата да киң күңеллелеккә ия булган кеше. Әгәр икесенең берсе җитми икән, ул ярым киң күңелле генә була. 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар