Логотип
Дин

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: «Корбанга хәлсез, арык сарыклар суймагыз» 

Кемнәр өчен корбан чалу мәҗбүри булып тора? Корбан итен мөселман булмаган кешегә бирергә ярыймы? Әҗәтле кеше корбан чалдыра аламы?.. Бу һәм башка сорауларга Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирә.

- Рөстәм хәзрәт, Корбан бәйрәме якынлашу уңаеннан, үзегезнең нәсыйхәтләрегезне бирсәгез иде. 

- Иң элек корбанлыкка хайван сатучыларга киңәш итеп шуны әйтәсем килә:  шушы максаттан алып куйган хайваннарыгыз – сарыкмы, тәкәме,  кәҗәме яисә башка хайванмы – ветеринария таләпләренә туры килергә тиеш. Исәнлеге, кыяфәте, яше туры килмәгән хайваннар белән эш итмәгез. Сарыкларның  яше 6 айдан 1 яшькә чаклы булса да ярый дип, кайберәүләр хәлсез, арык хайваннарны да сатып җибәрергә ашыга. Бу эштә намуслы булсагыз иде. Корбанга исән, яхшы хәлдәге, авыру булмаган таза сарыкларны гына сатыгыз. Корбанлыкка хайван сатып алучыларга нәсыйхәт итеп шуны җиткерәсем килә – корбан чалучының  матди хәле яхшы булырга тиеш. Әгәр дә, төрле сәбәпләр аркасында бөлгенлеккә төшкәнсез, финанс кыенлыклары кичерәсез икән, соңгы акчагызны хайван сатып алырга тотмагыз. Хәлсез, кечкенә сарык сатып алып, акчагызны юкка чыгармагыз. Сезгә быел корбан чалу түгел, корбан чалучы китергән итне «рәхмәт» әйтеп алып, гаиләгез белән пешереп ашау насыйп булган дип уйларга кирәк. Ә инде арык, хәлсез сарыкны чалуның бернинди хикмәтен дә күрмибез. 

- Корбанга нинди хайваннар чалына? 

- Корбанга сарык, кәҗә, сыер, үгез, буйвол, дөя чалына. Хайваннарның сәламәт булуы шарт. Колаклары, борыннары киселмәгән, аякларына зыян килмәгән булырга тиеш. Сыер, үгезләргә дә шул ук таләпләр.  Кәҗә, сарык бер яшьтән дә ким булмаска, сыер малы – 2, дөя  малына 5 яшь булырга тиеш. 

- Корбанны чалдыручы намаз укый торган кеше булырга тиешме? 

-  Кеше бурычлы булмаса, тормыш итәргә акчасы бар икән, корбан чалдыра ала.  Корбан чалдыручы кешенең намазда булу-булмавы шарт түгел. Ипотекасы булганнар үз финанс мөмкинлекләренә карап эш итәләр. Соңгы акчаларын ипотека ябарга тоталар икән, авырлык белән корбан чалырга кирәкми. Тормышлары җитеш икән, бу саваплы эштән читтә калмасыннар. 

- Әҗәтле кеше корбан чалдыра аламы? 

- Әҗәтле, финанс проблемалы кеше корбан чалдырырга тиеш түгел. Киресенчә, бу кешенең үзенә хәер бирерлергә тиеш. Җыелган бурычын каплатырга ярдәм итүче табыла икән, бик хәерле гамәл булыр иде. 

- Корбан итен намаз укымаучыга бирү фарызмы? 

- Әлбәттә, күңелегез кайсы кешегә бирергә тели, итне шуңа бирә аласыз. Фәкыйрьләр, мескеннәр, ятимәр, бөлгенлеккә төшкән кешеләр өстенлекле санала. Корбан ите бирелүче кешенең намаз укуы шарт түгел. 

- Итне мөселман булмаган кешегә бирергә ярыймы? 

- Хәер биргәндә милләт, дингә карамаска кирәк. Фәкать Аллаh ризалыгы өчен өләшәбез. Мөселман булмаган кешегә корбан итен хәер итеп бирү зыян китерми, фәкать дәгьвәт, изгелек кылу булып санала. 

- Мәрхүм булган туганнар исеменнән корбан чалу фарызмы? 

- Үзегезнең гаилә исеменнән корбан чалгансыз икән, хәлегездән килсә, вафат булган туганыгыз, якыннарыгыз исеменнән корбан чалу хәләл. 

- Корбан чалу урынында корбан чалучының яисә корбанга заказ бирүченең булуы мәҗбүриме? 

- Әлбәттә, безнең шәһәр шартлары корбан чалу урынында булуны тәэмин итмәве дә ихтимал. Татарстан, Казан шәһәре буенча моның өчен махсус урыннар булдырылган.  Нинди дә булса сәбәпләр аркасында корбан чалган урында була алмасагыз,  корбан итен корбан чалынганнан соң барып ала аласыз. Бу шәригать кануннарына каршы килми. 

- Кемнәр өчен корбан чалу мәҗбүри булып тора? 

- Бай, зәкать түләүче кешеләргә корбан чалу мәҗбүри. Бар шундый кешеләр, шәhәр уртасында зур биналары булып та, кесәләре буш, үзләре муеннан бурычка баткан. Андыйлар, әлбәттә, корбан чалырга тиеш түгел. Кешенең малы тормыш-көнкүреш чыгымнарын каплый торган булырга тиеш. 

- Бер гаиләдән бер генә корбан чыалынырга тиешме? 

- Гаиләдә бюджет уртак икән, бер корбан чалына. Әгәр дә гаиләдә мөстәкыйль малга ия кешеләр яши икән (әйтик, улларының аерым эше, бизнесы), ул аерым корбан чалдыра ала. 

- Гарип, авыру, акылга зәгыйфь кешеләр корбан чалдыра аламы? 

- Хәлле, финанс мөмкинлеге булган мондый кешеләр дә корбан чалдыра ала. 

- Корбанга чалынган хайваннарның сөякләрен ташларга ярыймы? 

- Корбанга чалынучы хайваннарның ит-сөякләрен дә куллана алган кадәр кулланыгыз. Сөякләрне кеше йөрми торга җиргә күмсәгез зыян итмәс. 

Гает алдыннан әйбәтләп гает мунчаларын кереп, яхшылап чистарыныгыз. Соңга калмыйча гает намазына барыгыз. Корбан гаетеннән соң өегезгә кайтып, гаиләгез белән  рәхәтләнеп бәйрәм итегез. Аллаһы Тәгалә бу көнне олылап бәйрәм итәргә насыйп итсен. Төрле хәвеф-хәтәрләрдән имин кылсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар