Логотип
Дин

Рамил хәзрәт Юнысовка инстаграмга килгән 10 сорау

Рамил хәзрәт Юнысовка инстаграмга килгән 10 сорау

Балага 40 көн тулмыйча кешегә күрсәтергә ярамый дигән әйбер исламда бармы?
– Юк.

Баланың үлемен ничек кабул итәргә?
– Әлбәттә, бу авыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә баласы үлгәч елаганы билгеле. Ләкин бала – Аллаһның әманәте. Ул аны безгә бирә һәм яңадан Үзенә ала. Бала җәннәт иясе булачак. Ә сезгә мин сабырлык, догада булырга һәм Аллаһның исемен ешрак искә алырга телим. 

Бер кыз намаз укый, ләкин мөселманча киенми. Ярыймы?
– Дин юлының башында бу мөмкин әйбер. Ләкин ихлас намаз кешене эчке яктан да, тышкы яктан да үзгәртергә тиеш. Ә намаз укыган кызга мөселманча киенмәү ярамый дигән сүз дөрес түгел. 

Хиҗап кигән мөселман кызына аниматор булып эшләргә ярыймы?
– Әйе. Программагызның һәм контингентның нинди булуына карап. 

Сишәмбе эш башларга, кер юарга ярамый, диләр. Дөресме?
– Динебездә андый көн юк. Бөтен көнне дә ярый. Әмма пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә сәфәргә чыгу һәм эш башлау хәерлерәк. 

Хатын-кыз ирне кайгыртырга, ашатырга, киемнәрен юарга тиешме? Әллә бу ирек эшеме?
– Ислам буенча хатын-кызның гаиләдә ике тиеш әйбере бар: искиткеч хатын һәм искиткеч әни булу. Моңа ничек ирешүегез зирәклегегездән, белем дәрәҗәгездән һәм гаилә тормышына әзер булуыгыздан тора. Ә иң мөһиме – сез ирегезне яратасызмы?

Сул кул белән ризык ашамаска кушалар. Исламда ни диелә бу турыда? 
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Сул кул белән ашамагыз, дөреслектә сул кул белән шайтан ашыйдыр». 

Балага узмас өчен саклану ислам динебездә рөхсәт ителәме? 
– Әйе. Ислам динендә гаиләне планлаштыру рөхсәт ителә. 

Исламда музыка тыела. Ләкин без аны бөтен җирдән ишетәбез. Бу гөнаһмы?
– Музыканы еш тыңлау йөрәктән Коръәнне чыгара, тәкъвалыкка йогынты ясый, бу дөньяның кыйммәтен алга чыгарып, Ахирәттән ерагайта. Ничек тыңлаудан һәм ишетүдән дә күп әйбер тора. Колак белән дә тыңларга була, монда гөнаһ юк. Җаның белән тыңласаң,  бу инде гөнаһ була. 

Инстаграмда йөзне күрсәтеп фотолар урнаштырырга ярыймы? Яисә күз тиюдән куркырга кирәкме?
– Көнчел күзләр генә күз тидерә ала, ләкин алардан 20% кына тора. Төп сәбәбе – үзебездә. Әгәр дә без мактаныр өчен, кешедә көнчелек уятыр өчен түгел, башка нияттән куйсак, Аллаһ үзе саклый. 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сулакай Кеше ни эшлэргэ тейеш, ботенлэй ашамаска тиешме

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сулакай Кеше ни эшлэргэ тейеш, ботенлэй ашамаска тиешме....– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Сул кул белән ашамагыз, дөреслектә сул кул белән шайтан ашыйдыр». Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/din/ramil-khzrt-yunysovka-instagramga-kilgn-10-sorau....значит бар хулакайзар шайтан булып сыгамы???

      Хәзер укыйлар