Логотип
Дин

Рамил хәзрәт Юныс: «Ир белән хатын арасындагы җенси якынлык –  аларның үзара мөнәсәбәте күрсәткече».

Гаиләдә җенси тормыш темасын да күтәрегез әле! Ни өчен хатын-кызның якынлыктан баш тартырга хокукы юк?


Гаиләдә җенси тормыш темасын да күтәрегез әле! Ни өчен хатын-кызның якынлыктан баш тартырга хокукы юк? Ни өчен ул гел риза булырга тиеш? Мондый якынлык көчләүдән нәрсә белән аерыла ул очракта? Бу гаделсезлек була түгелме? 

Үзенең инстаграмына килгән бу сорауга Рамил хәзрәт Юныс җавап бирә:
– Бу сорауга ике сүз белән генә җавап биреп булмый. 
Никахның беренче елларында җенси якынлыкка карата мөнәсәбәтегез ирегезнеке белән туры килдеме, әллә инде ул вакытта ук төрлечә карый идегезме? Бәлки, сезнең теләгегез 8-10 сәгатьлек эш көне, җыештыру, пешерү, балалар тәрбияләү кебек көндәлек мәшәкать аркасында үзгәргәндер? Бәлки, моның сәбәбе гормональ тайпылышлардыр? 
Ирләр белән хатын-кызларның физиологиясе төрле. Теләк булмау сәламәтлеккә яисә психологик халәткә бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, сез үзегезне, ирегезне кабул итә алмыйсыз, мохит, арыганлык, балачактан калган ниндидер установкаларның сезгә комачаулавы бар. Һәр очрак үзенчәлекле. Сезнең реакциягезнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Элек икегездә дә теләк булса, кайчан һәм ни сәбәпле үзгәргәнегезне искә төшерегез. 
Моның сәбәбе теләк булмау гына түгел, тирәнрәк яшеренгән. Ир белән хатын арасындагы җенси якынлык – аларның үзара мөнәсәбәте күрсәткече. Эмоциональ якынлык булмаса, җенси якынлык та ярсыткыч, ачу китерә торган, усалландыра торган бер нокта булып тора. Уртак түшәк проблемасы эчке конфликтның тышка чыгуы ул. Кайбер парлар җенси якынлыкны сүзсез дә мәхәббәт аңлату, хисләреңне белдерү, үзара аңлашу чарасы итеп күрә. Андый пар өчен якынлык – гаиләне ныгытуга китерә торган бер тылсым. 
Ир-хатын булып яшәү ул бурыч түгел, ә икеңнең дә бергә булырга теләк белдерүе. Ир белән хатын арасында рухи бәйләнеш булса, алар барлык мәсьәләләрне уртак фикергә килеп хәл итсә, андый гаиләдә хатынның якынлыктан баш тартуы һәм ирнең канәгать булмавына бәйле проблемалар тумый да. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар