Логотип
Дин

Рамазан – ул сынау да, бүләк тә

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз», – дип мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды. Ураза тоту һәм шушы изге айда башкарыла торган гамәл-гыйбадәтләрне шартына җиткереп үтәү хакында Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт ХАРРАС белән сөйләштек.

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз», – дип мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды. Ураза тоту һәм шушы изге айда башкарыла торган гамәл-гыйбадәтләрне шартына җиткереп үтәү хакында Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт ХАРРАС белән сөйләштек. 

Җәүдәт хәзрәт, мөселманнар Рамазан шәриф якынлаша. Шушы мөбарәк айда кылына торган изге гамәл-гыйбадәтләрне дөрес итеп үтәү хакында сөйләшик әле. Башта уразаның нинди гыйбадәт булуын аңлатып китсәгез иде. 

 – Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әссәламегаләйкем үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, мөхтәрәм җәмәгать. Рамазан – шәгъбән аеның соңгы көне – 12 апрель кояш баегач башлана, ягъни беренче тәравих намазын шушы төндә укыйбыз. Ә инде 13 апрель – уразаның беренче көне. 
Ураза сүзенең мәгънәсе – үзеңне тоту. Үзен ашау-эчүдән, әдәпсезлектән, начар гамәлләрдән тыеп торган кеше гарәпчә «саум», ягъни уразалы дип атала. Дини мәгънәдә исә ураза – таң ата башлау вакытыннан алып кояш баеганга кадәр тукланудан, җенси якынлыктан һәм начар гамәлләрдән үзеңне тыю. Үзен мөселман дип санаган кешенең таң вакытыннан башлап кояш баеганчы дару, уколдан башка тора алырлык сәламәтлеге булса, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга тиеш.
Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотарга ниятләгән мөселман, кояш чыгарга ике сәгать кала, бәрәкәтле сәхәр ашы белән сыйлана. Уразаның вәҗибе – сәхәр ашына тору. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сәхәр ашы ашагыз, чөнки сәхәр бәрәкәтледер» – дигән. Ифтар вакыты җиткәч, соңга калмыйча авыз ачу хакында Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кешеләр ифтар кылуда ашыгычлык күрсәткән тәкъдирдә, һәрвакыт хәерле рәвештә яшәрләр», – дигән.
Җәүдәт хәзрәт, шушы җаваплы да саваплы да гыйбадәткә – уразага алдан хәстәрләнү хакында сөйләшү урынлы булыр дип уйлыйм.
 – Ураза тотарга ниятләүче кеше рузага кергәнче атна-ун көн рухын, бәдәнен (тәнен) әзерләсә, фарыз гыйбадәтне Аллаһ Тәгаләнең инсанга биргән олы бүләге итеп кабул итеп ала. Рамазан ул –  сынау да, бүләк тә. 
Ни рәвешле әзерләнергә? Беренчедән, кальбеңне, күңелеңне әзерләү лязем. Моның өчен Рамазан ае, аның фазыйләтләре, ягъни башка айлардан өстенлеге, ураза тотуның иксез-чиксез әҗер-саваплы гыйбадәт булуы хакында Аллаһы Тәгаләнең Сүзе булган Коръәндәге аятьләрне, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдис-шәрифләрен мәгънәләренә төшенеп укырга, өйрәнергә, руза хакында Ислам галимнәренең вәгазь-нәсыйхәтләрен укырга һәм тыңларга кирәк. Ә инде физик яктан – тәнеңне әзерләүне һәркем үзе хәл итә. Артык майлы, баллы, тозлы, какланган-ысланган ризыклар, камыр ашларын күпмедер чикләп, витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимеш, аксымга бай – кош ите, балык кебек ризыклар белән тукланырга киңәш итәм. 
 Җәүдәт хәзрәт, һәр гыйбадәтнең шарты булган кебек, ураза тотуның да шартлары бар. Шуларны аңлатыгыз әле. 
– Ураза гыйбадәтенең вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән булса да мәхрүм булса, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә булу, ягъни сәфәрдә булмау, ният кылу һәм хатын-кызларның хәез-нифастан пакь булулары.
Авырулар, сәфәрдә булган кешеләр уразаны ни рәвешле тота? 
Чирлеләр һәм сәфәрдәгеләр уразаларын соңыннан каза кылалар. Авырган кеше, әгәр рузасын тота ала икән, аның уразасы дөрес була.
Җәүдәт хәзрәт кайбер инсаннар: «Ни өчен ураза тотарга тиешбез?» – дигән сорау бирәләр.
– Уразаның фарыз, ягъни үтәлергә тиеш гамәл-гыйбадәт булуы хакында Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 185 нче аятендә: «Рамазан ае шундый ай ки, ул айда Коръән иңдерелде: кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидаятьне ачык бәян кылучы һәм дөресне ялганнан аеручы итеп. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле булса яки сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ул сезгә авырлыкны теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм, Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аллаһка тәкъбирләр әйтеп Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» – ди. Аллаһ Тәгалә боерган – без аны үтәргә тиешбез. 
Рамазан уразасын тоткан кешенең, мисал өчен эшендә, транспортта, кибеттә яисә башка урында ачуын китерсәләр, рузалы кеше аларга ачуланса? 
 – Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотучы инсан кальбен-күңелен яман уй-ниятләрдән, начарлыклардан тыярга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ураза ул – пәрдә, ягъни ул Җәһәннәм утыннан коткаручы. Ураза тотучы кеше начар сүз сөйләмәсен һәм наданнарга охшамасын. Кем дә булса аның белән талашырга теләсә яки аны ачулана башласа, ул ике тапкыр: «Мин ураза тотам!» – дип әйтсен. Мин, җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, ураза тоткан кешенең авызыннан килгән ис – Аллаһы Тәгалә өчен мускусның хуш исеннән дә яхшырак. Һәм Ул: «Ул Минем ризалыгым өчен ризыктан, эчемлектән һәм үзенең дәртеннән баш тарта, бу уразаны ул Минем ризалыгым өчен тота һәм Мин аңа моның өчен әҗерен бирәчәкмен. Ә яхшы эшнең әҗере ун тапкыр артыграк булачак!» – дип әйтер», – дигән. 
Җәүдәт хәзрәт, ураза турында сөйләшкәндә, Кыямәт көнендә әҗер-савапсыз калып банкротка чыгу турында әйтеп китү урынлы булыр дип уйлыйм.
– Кешеләр дөньялыкта бер-берсе белән бәхилләшмәсәләр, ягъни кыерсыткан кешесеннән залим гафу үтенмәсә, ул кеше гөнаһысы өчен Кыямәт көнендә рәнҗетелгән кешегә әҗер-саваплары белән түли һәм банкрот кала. Әгәр дә залим кеше ураза тоткан булса, руза тоткан өчен булган әҗер-савабы үзендә кала, аны Аллаһы Тәгалә башка кешегә алып бирми. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Адәм баласының башкарган бөтен хәерле эшләре һәм кылган гыйбадәтләре үзе өчендер. Тик ураза алай түгел. Чөнки ураза – бары тик Аллаһ (ризалыгы) өчен башкарылган гыйбадәттер. Ураза – бәдәннең калканы. Уразалы вакытта берегез дә начар сүз сөйләшмәсен һәм кычкырып-акырып йөрмәсен. Әгәр берәү начар сүз әйтергә яки синең белән ызгышырга теләсә, аңа: «Мин уразалы» дип әйт», – дип нәсыйхәтен әйтеп калдырган. 
Рамазан ае – сабырлык ае, ризыкның кадерен белү ае; фәкыйрь-мохтаҗларның, ятимнәрнең, толларның хәленә керә белү, аларга ярдәм итә торган, изгелекләрне күбрәк кыла торган ай; ачуны җиңеп, бер-береңне гафу итә торган ай. Мөселман Рамазан ае дәвамында телен, күзен, колагын, кул-аягын хәрам нәрсәләрдән аеруча нык сакларга тиеш. Башка вакытларда да һәрвакыт шул тәртипне сакларга тиешбез. Болар барысы да бәндә өчен сынау.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Рамазан уразасын тотучыларның Җәннәткә махсус капкадан керәчәкләре хакында: «Җәннәттә Рәййан исемле капка бар. Бу капкадан Кыямәт көнендә Җәннәткә бары тик уразалылар керер. Ул капкадан башкалар керә алмас. Кыямәт көнендә: «Уразалылар кайда?» – дигән тавыш ишетелгәч, уразалылар торып шул капкадан керер. Фани дөньяда яшәгәндә уразасын калдырмаучыларның соңгысы кереп киткәннән соң капка ябылыр һәм башка һичкем керә алмас», – дигән.
Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, фарыз гыйбадәтләр – кешенең үз файдасы өчен. Менә шул хакта онытмыйк. Акыл-зиһен белән зиннәтләгән, иман белән нигъмәтләгән Аллаһка шөкер итеп ураза тотыйк!
Җәүдәт хәзрәт, эчтәлекле әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәтендә булыгыз. 
Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! Әссәләмегаләйкем үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.

 
* Күпчелек мөселманнар зәкятне Рамазан аенда бирергә тырышалар. Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 310 000 сум (алтын буенча). 

* Фитыр сәдакасы – ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака. Фитыр сәдакасы түләү буенча нисаб күләме – 36 000 сум (көмеш буенча). Аның күләме арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 700 сум. 

*Фидия сәдакасы – сәламәтлеге белән бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәр көн өчен бирелә торган сәдака. Аның күләме – һәр көн өчен 200 сум. 


 ***
* Рамазан – инсан өчен бүләк. Рамазан – гөнаһларыбызның ярлыкавы һәм ут газабыннан котылу өчен бирелгән иксез-чиксез нигъмәт.
* Рамазан – инсан Җәннәтле булсын өчен бирелгән ай. 
 ***
Кыямәт көнендә инсаннар ашыйсылары килеп, гаҗиз булып каберләреннән кубарылырлар. Шул вакытта Рамазан ае әйтер икән: «Йә, Раббым! Менә бу бәндәң мине Рамазан ае дип хөрмәтләде. Мине – Рамазан аен муафыйк рәвештә үткәрде. Башкалар ашап-эчеп йөргәндә, аның иреннәре сусаудан ярылган иде, йөзләре ачлыктан саргайган иде. Йә, Раббым! Шушы бәндәңнең тамагын тук ит!» – дип Аллаһтан сорар. Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә: «Йә, фәрештәләрем, шушы бәндәмнең тамагын тук итегез!» – дип боерык бирер икән. Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш ис белән кубарылырлар; фәрештәләр аларның тамагын туйдырыр; хисап тоту мәйданында сорау алганда алар ачлык һәм сусауның нәрсә икәнен дә белмәсләр. 
 ***
 
Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһы Тәгалә Үзенең әмерен үтәүче рузалы инсаннан: «Йә, бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сорау-үтенечләрең бар?» – дип сорар икән. Аллаһ безнең сорауларны, үтенечләрне Ишетүче, безнең гамәлләрне Күрүче һәм дә Белүче. Аллаһ безнең сорауларга, догаларга җавап бирүче. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 186 нчы аятендә: «И-и, бәндәм, сорагыз Миннән. Мин, әлбәттә, сезнең соравыгызны Ишетүчемен һәм җавап бирүчемен. Сез дә, Мин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез!» – ди. 
Уразалы кеше, мөмкин кадәр ешрак Коръән укыса, Аллаһны зекер итсә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтсә, дини гыйлем алу белән шөгыльләнсә, якыннарына һәм мохтаҗларга кулыннан килгәнчә рухи һәм матди яктан ярдәм итсә, әҗер-саваплары иксез-чиксез күп булыр, иншаллаһ. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһның рәхмәтендә булыгыз. Бик яхшы итеп, бөтен нечкәлекләре белән аңлатылган мәкалә бу. Коръәннән аятьләр белән, хәдисләр белән, бөтен тәртибе белән язылган. Бу язманы укыгач күп кеше ураза тотарга ниятләр, ин шәә, Аллаһ. Раббым ярдәмеңне бир барыбызга да.

    Хәзер укыйлар