Логотип
Дин

Пандемия чорында узачак Корбан гаете турында ниләр белергә?

31 июль көнне Татарстанда Корбан гаете узачак. Бу бәйрәмне без туганнарыбыз, якыннарыбыз белән бергәләп билгеләп уза алачакбыз, чөнки бу көнне ял итәчәкбез.

31 июль көнне Татарстанда Корбан гаете узачак. Бу бәйрәмне без туганнарыбыз, якыннарыбыз белән бергәләп билгеләп уза алачакбыз, чөнки бу көнне ял итәчәкбез.

Корбан гаетенә мәчетләргә килгәндә һәркем үзе белән намазлык, битлек һәм перчатка алып килергә тиеш. Намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. 

Мәчетләрдә бәйрәм вәгазьләре – 3:45 тә, гает намазы 4:15 сәгатьтә башлана. Иртәнге бишенче яртыда мөселманнар корбан чала башлый.

Бу көнне иртәрәк уянырга, мәчетләргә бераз иртәрәк килергә киңәш ителә. Урын калмаган очракта, соңга калучыларны өйләренә кайтып китәргә сораячаклар.

Казанда корбан чалу өчен 15 мәйдан каралган. Корбан чалырга теләүчеләр аны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда яки шәхси хуҗалыкларда башкара ала. 

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16 000 сумны тәшкил итә. 
Корбан чалу мәйданнарында чиста сулар куелачак. Ветеринария хезмәте дезинфекция белән шөгыльләнәчәк.
Шәхси хуҗалыкларда корбан чалганда терлекнең эч-башын чүплеккә, чокырларга күмәргә ярамый. Моның өчен аерым штрафлар каралган. Аны махсус билгеләнгән урыннарга урнаштырырга кирәк. 
Корбан итен ничек кулланырга?
Корбан итен гаиләгә калдырырга да була. Өчкә бүлеп, шуның бер өлешен – үзеңә калдырырга, икенче өлешен туганнарга-мохтаҗларга таратырга, өченче өлешеннән мәҗлес җыеп башкаларны сыйларга. Әгәр дә инде кеше матди яктан җитеш икән, ул корбан чалып, аны бөтенләе белән мохтаҗларга бирә ала. 

Казанда корбан чалу 15 мәйданчыкта башкарылачак: 

«Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан урамы, 3 йорт)  
«Салихҗан» мәчете (Бестужев урамы, 66а йорт)  
«Әл-Мәрҗәни» мәчете (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт)
«Гадел» мәчете  (Оренбург проезды, 193 йорт) 
«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а йорт)
«Апанай» мәчете (Каюм Насыйри урамы, 27 йорт)
«Тынычлык» мәчете (Мелитопольская урамы, 15 йорт)
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс (Бертуган Петряевлар урамы, 9 йорт)
«Рамазан» мәчете (Окольная урамы, 25б йорт) 
«Мәүлид» мәчете (Селянская урамы, 23 йорт) 
«Коддус» мәчете (Яснополянский тыкрыгы, 16 йорт) 
«Иман Нуры» мәчете (Дорожная урамы, 32а йорт)
«Фатиха» мәчете (Рихард Зорге урамы, 2а йорт)
«Рәҗәп» мәчете (Энгельс урамы, 20 йорт)
«Сөләйман» мәчете (Ютазы урамы, 8а йорт) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар