Логотип
Дин

Организмны Рамадан аена ничек әзерләргә?

Организмны Рамадан аена ничек әзерләргә?

Организмны Рамадан аена ничек әзерләргә?


Мөселманнар өчен иң изге ай – рамазан ае якынлаша. Безнең организм туклану җитмәүгә күнекмәгән. Бу айны рухи тәрбиягә максималь багышлау өчен, организмыбызны алдан әзерлик.

1. Кофедан баш тартыгыз
Кофеин организмны сусызландыра. Кофеданбаш тартыгыз яки әзрәк эчәргә тырышыгыз. Рамазан аенда баш авыртуларның сәбәбе кофе булырга мөмкин.

2. Сирәк ашагыз
Рамазанга бер атна кала, төшлекләрдән баш тарту яхшы булыр иде. Көнгә өч мәртәбә ашарга тырышыгыз. Шулай ук ашаган аризыкларның күләмен киметегез.

3. Дөрес тукланыгыз
Зарарлы ашамлыклардан баш тартыгыз: шикәр, ак он, фастфуд, газировкалар, ярымфабрикатлар, кетчуп, майонез һ. б.

4. Организмны чистарту 
Ураза алдыннан организмны чистартсакфайдалы булыр. Берничә көн төрле сут эчегез, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр генә ашагыз.

5. Иртәнге аш
Иртә белән иртәрәк ашарга тырышыгыз.Берүк иртәнге ашны  игътибарсыз калдырмагыз.

6. Күбрәк су эчегез
Көнгә җитәрлек күләмдә су эчегез (30–40 мл кг авырлыкка). Бу файдалы йогынты гадәти эшкә әверелсен. Ураза вакытында автоматик рәвештә җитәрлек су эчеп, организмны сусызландырудан коткарырсыз.

7. Хәзерлек

Рамазан аена әзерләнеп, изге айга кадәр берничә көн ураза тоту файдалы.

Аллаһы Тәгалә безнең уразаны кабуллардан итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар