Логотип
Дин

Җәннәт һәм Җәһәннәм хакында

 Кәримнең Җәннәт хакында беләсе килә иде. Ул форсатны кулдан ычкындырмады, бабасына сорауларны яудырды гына. 

     
              
   Җиләк чоры, печән өсте  – җәйнең иң матур вакыты. Кәримнең әтисе озын ялын һәр елны июль аенда ала да, алар гаилә белән авылга кайталар. Менә алар өч ир-егет, яңа гына чабылган печән исенә кинәнеп, үлән арасындагы җиләк белән хушланып утыралар. Хатын-кызлар – Кәримнең әнисе, дәү әнисе, туган апасы, Чибәр апасы рәхәтләнеп җиләк җыя. 

   –- Күр әле, Аллаһның нигъмәтләрен! Һавасы сулап туймаслык,  чишмә суы – үзе салкын, үзе тәмле. Мәмрәп пешкән җиләкләре! Җәннәт ризыгына тиң бит болар! Раббым Аллаһ! Сиңа хәмде-сәна, мактауларыбыз булсын. Раббым, барысы өчен дә иксез-чиксез рәхмәт Сиңа! Без – гөнаһлы бәндәләреңне гафу ит, кичер һәм Җәннәтләрең белән сөендер! – дип, Кәримнең бабасы Аллаһка шөкер итте һәм, ошбу бәхетле мизгелләрдән күңеле йомшарып, күз яшьләрен сөртте.

 Кәримнең Җәннәт хакында беләсе килә иде. Ул форсатны кулдан ычкындырмады, бабасына сорауларны яудырды гына. 
Җәннәт бакчасы дип әйтәләр... Җәннәт бакчага охшаганмы икән, бабакай?

– Кешеләр Җәннәт һәм Җәһәннәм белән һәрвакыт кызыксынганнар. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән Җәннәт турында сораганнар. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм аларга Аллаһ Тәгалә сүзләре белән җавап биргән. Аллаһ: «Җәннәттә, Мин беркемнең дә күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән, хәтта уйларына да килмәгәнне әзерләдем», – дигән. Җәннәттәге ризыклар, киемнәр ниндирәк булуын кешеләр аңласыннар өчен, Аллаһ җирдә булган исемнәре белән әйтә, ләкин андагы сый-нигъмәтләрне җирдәге белән һич кенә дә чагыштырып булмый.

Кызык... Бабакай, Җәннәттәге өйләр дә җирдәгегә охшамагандыр инде алайса?
– Җәннәткә кергән һәрбер кешегә энҗедән һәм башка асылташлардан сарайлар әзерләп куелган. Ул сарайлар каршыннан бал, сөт һәм башка төрле елгалар ага. Җәннәттәге һәрбер кеше янына көнгә биш тапкыр Аллаһтан фәрештәләр киләчәк һәм аларны алтын савытларга салынган төрле ризыклар белән сыйлаячаклар. Ул ризыклар – вакытында укылган намазлар өчен бүләк. Кешеләр ашыйсы килеп түгел, ә ләззәтләнү өчен ашаячаклар. Алардан бернинди дә бүлеп чыгарулар булмаячак, хәтта ки, бертуктаусыз ашасалар да. 

Бабакай, минем табиб буласым килә. Әгәр дә Җәннәткә керсәм, анда да кешеләрне  дәвалар идем.
– Улым, Җәннәттә кайгы-хәсрәтләр, авыру-чирләр булмый. Җәннәт – Дарес-сәлам, ягъни иминлек йорты ул. Җәннәттә барлык кешеләр дә шат, сау-сәламәт һәм бәхетле булалар. Җәннәт әһелләре турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Алар һәрвакыт сәламәт булырлар һәм авырмаслар. Алар һәрвакыт яшәрләр, мәңге үлмәсләр. Алар бервакытта да картаймаслар, яшь булырлар. Һәрчак бәхетле булырлар, бернәрсәдә дә мохтаҗлык күрмәсләр», – дигән. Аллаһ безне Фирдәвес Җәннәтенә ирештерсен! 

Бабакай, димәк Җәннәтнең исемнәре дә бар? 
– Җәннәт сигез дәрәҗәдә: Җәннәтел Фирдәвес, Җәннәтел Мәәва, Җәннәтел Гаден, Җәннәтел Нәгыйм, Җәннәт Дарес-Сәлам, Җәннәт Дарел-Карар, Җәннәт Дарел Җәллал, Җәннәтел Халд. Гиллийен атамасы Җәннәт дигәнне аңлата. Җәннәттә иң зур нигъмәт – Аллаһ Тәгаләнең йөзен – Аллаһның дидарын күрү. Бу көн Мәзид көне дип атала.

Бабакай, Җәһәннәм дә сигез дәрәҗәдәме?
– Җәһәннәм җиде катлы: Һәвия, Җәһим, Сәкарь, Ләзгыя, Хитмә, Сәгыйрь, Җәһәннәм. 
1. Беренче каттагысы – иң түбәндәгесе Һәвия исемле, ул – монафикълар һәм кяферләр өчен, шулай ук Фиргавен, Карун, Һәммән өчен, һәм дә мөселманнарга дошман булган кешеләр өчен, һәм Гайса галәйһиссәлләмгә дошман булган кешеләр өчен.

2. Җәһим – мәҗүсиләр өчен. Җәһимнең мәгънәсе – Җәһәннәм уты.
3. Сәкарь – кеше ашаучылар һәм диннән язганнар өчен. 
4. Ләзгыя – Иблис һәм аның якыннары өчен. (Ләзан – ялкын дигән мәгънәне аңлата.) 
5. Хитмә – яһүдиләр өчен.
6. Сәгыйрь – нәсаралар өчен (мәгънәсе: ут, учак). 
7. Җәһәннәм – зур гөнаһлы булып та, тәүбә итмичә үлгән мөселманнар өчен. 

   Җәһәннәм – фани дөньяда яшәгәндә Аллаһ кушканнарны үтәмәгән гөнаһлы кешеләрнең газаплану урыны. Анда газаплар төрлечә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Җәһәннәмдә газапланучы берәү хакында: «Аның аякларына утлы башмаклар кидертелер, газапланулары шундый көчле булыр ки, миләре ут өстендә кайнаган кебек булыр», – дигән. Менә шундый газапларга тармас өчен, бу дөньяда начарлыктан, гөнаһ кылудан нык сакланыйк, улым. 

   Кичке аштан соң Кәримнең бабасы һәрвакыт Коръән укый. Бүген ул оныгына Коръән тәфсиреннән Җәннәт һәм Җәһәннәмгә кагылышлы кайбер аятьләрне укырга ниятләде.  
– Аллаһ Тәгалә Коръәндә Җәннәт һәм Җәһәннәм хакында ниләр әйткән икән, беләсең киләме, улым? 
Аллаһ  әйткән Сүзләр белән кызыксынам, билгеле.

– Аллаһ Коръәндә «Духан» сүрәсенең 42 нче аятендә: «... Ул  Аллаһ имансызлардан үч алуда каты үә мөэминнәргә рәхимледер», – дип имансызларга – каты җәза бирәчәген, ә мөэмин-мөэминәләргә рәхимле булачагын ап-ачык итеп әйтә. Шуннан 43 нче аятьтән алып 50 нче аятькәчә Җәһәннәм әһелләре, ягъни Тәмугка төшүчеләр хакында бәян итә. Әйдә, укып карыйк: 
«43. Хакыйкатьтә, Җәһәннәмдә үсә торган торган Зәкъкум агачының бик ачы җимеше –  44. Имансызларның ашамлыгыдыр. 45 Эрегән җиз кеби кайнар ул карыннарында. 46. Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар. 47. Зубани этләренә әйтелер: «Тотыгыз аны һәм Җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез!» 48. Соңра газап фәрештәләренә әйтелер: «Аның башына бик нык кайнар су коегыз, газап булсын өчен». 49. Соңра аңа әйтерләр: «Татлы газабыңны, син дөньяда каумең каршында байлыгың илә газиз үә хөрмәтле идең. 50. Ошбу газап – сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган үә көлгән газабыгыздыр», – дип.   

Менә шулай, Аллаһ Тәгалә башта Җәһәннәм газабын сөйли һәм шунда төшәчәк кешеләрне бәян итә. Хәзер 51 нче аятьтән укый башлыйбыз. «51. Дөреслектә, тәкъва мөэминнәр Җәннәттә тыныч, имин урында булырлар. 52. Үә ашау-эчү илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар. 53. Алар анда нечкә үә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр үә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр. 54. Шулай ук аларны ак йөзле, кара күзле чибәр хур кызлары белән дә хөрмәт итәчәкбез. 55. Үә алар төрле җимешләрне сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә аларга китерелер. 56. Алар дөньяда татыган үлем ачысын Җәннәттә татымаслар. Аллаһ аларны Җәһәннәм газабыннан да саклар. 57. Ошбу зикер ителгән нигъмәтләр – аларга Раббыңның рәхмәте үә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет үә бөек өстенлектер». 

Менә улым, ошбу аятьләрдә Аллаһ Җәннәт хакында бәян итә. Һәм шундый олы бәхеткә лаек булучылар хакында әйтә. Алар – тәкъвалар, ягъни фани дөньяда – менә шушы тормышта яшәгәндә Аллаһ Тәгалә итагать итеп, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелучы, изгелекләр кылып яшәгән мөэмин-мөэминәләр. 
«Духан» сүрәсенең 51 нче аятеннән 57 нче аятькәчә Җәннәт хакында бәян ителә. Менә шушы бәхеткә ирешергә тырышыйк һәммәбез дә.

Бабакай, мин Аллаһның барлыгына һәм Бер булуына, Аның фәрештәләренә, Аның пәйгамбәрләренә, Аның китапларына, Кыямәт көненә һәм тәкъдиргә ышанам. Җәннәтнең һәм Җәһәннәмнең булуына да бик нык ышанам. Бик яхшы аңлаттың, Аллаһның рәхмәте булсын, бабакай.
–   Аллаһ разый булырлык итеп яшәргә тырыш, улым!  
                                         ***                                              
   Без Җәннәткә ирешергә телибез, ә анда Аллаһ Үзе риза булган инсаннарны гына кертәчәк. Аллаһ Тәгалә риза булырлык эш-гамәлләр кылып, изге ниятләр белән яшәргә тырышыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар