Логотип
Дин

Җәлил хәзрәт: «Кем акыллы, шул юл куя»

Тиздән халык санын алу вакыты җитә. Моңа кадәр үткәргәне нәтиҗәләре буенча, хатын-кызлар ирләрдән 10 миллионга күбрәк булуы ачыкланган иде. Безнең ил законы буенча ирләргә бер генә хатын алырга рөхсәт ителә. Димәк, закон 10 миллион хатын-кызны кияүгә чыгудан чикли. 


Тиздән халык санын алу вакыты җитә. Моңа кадәр үткәргән нәтиҗәләре буенча, хатын-кызлар ирләрдән 10 миллионга күбрәк булуы ачыкланган иде. Безнең ил законы буенча ирләргә бер генә хатын алырга рөхсәт ителә. Димәк, закон 10 миллион хатын-кызны кияүгә чыгудан чикли. 
Беренче никахта гына хатын: «Минем рөхсәттән башка икенче хатын алмыйсың», – дигән  шарт та куя ала. Әгәр ир килешә икән, Аллаһы Тәгалә биргән хокукын югалта. 
Бер хатыннан сорыйлар икән: «Нәрсә ул никах?» – дип. «Менә малаеңны кеше итәргә 20–25 ел вакыт кирәк. Шуннан берәүнең кызы синең малаеңнан сарык ясый да куя – шул була никах», – дип җавап биргән. Тормыш булгач, бердәмлек тә кирәк, юл бирергә дә кирәк. Мәсәлән, яхшы юлдан кагыйдәне бозмый барасың, каршы яктан ыжгырып бер дивана килә ди. Нишлисез бу очракта? Юл куюың хәерлерәк. Ул диванага юл куябыз бит, өйдәге диванага нишләп юл куймыйбыз? Обязательно килеп бәрелергә, табак-савытны ватарга кирәк. Тормыш иткәндә шуны күз алдына китерегез. 
Миннән журналистлар сорый: кем юл куярга тиеш – ирме, хатынмы, киленме, кайнанамы? Кайсы акыллырак, шул юл куярга тиеш. Икесе дә тиле булса, гаилә таркала. Бер кулны күпме генә болгасаң да тавыш чыкмый, икесе бәрелешкәч кенә чыга тавыш. 
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте, әгәр берәр кеше хаклы була торып юл куйса, аңа  җәннәтнең уртасыннан урын булыр, диде. Җәннәтле буласыбыз килә, юл куясы килми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар