Логотип
Дин

Килен белән каенана – икесе бер көймәдә 

 Илсөя Хәсәншина – абруйлы мәдрәсәдә бергә гыйлем алган сабакташым. Уку төркемебездәге туташлар һәм ханымнар арасында күркәм холкы белән җәлеп итте ул мине...

 

 

 Илсөя Хәсәншина – абруйлы мәдрәсәдә бергә гыйлем алган сабакташым. Уку төркемебездәге туташлар һәм ханымнар арасында күркәм холкы белән җәлеп итте ул мине. Журналист буларак, һәрбер сабакташым хакында күңелемнән зарисовка, матур бер кыйсса яздым, бугай. Инде дистә еллар узса да, аларның һәрберсен хөрмәт белән искә алам. Күптән түгел, Илсөя апа белән телефоннан хәбәрләштек. Әңгәмә менә шулай туды. 

Илсөя Хәсәншина – ярты гасырга якын Тукай районы Куады авылында балаларга дөньяви гыйлем биргән. Хәзерге вакытта авыл халкының абруйлы абыстае: авылдашларына Ислам нурын таратучы хөрмәтле мөгаллимә. Кырык бер ел буена каенана белән яшәгән Илсөя ханым белән килен-каенана мөнәсәбәтләре, ата-ана кадере, мәңгелек кыйммәтләр хакында сөйләштек. 

 

Илсөя ханым, Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Нәхел» сүрәсенең 80 нче аятендә: «Аллаһ сезгә тыныч йортлар бирде», – ди. Инсанның йорты тынычлык һәм иминлек урыны булырга тиеш. Шул тынычлыкны кемнәр һәм ни рәвешле сакларга тиеш? 

– Бергәләп шушы катлаулы да, шул ук вакытта гади дә сорауга җавап эзләп карыйк. Катлаулы, чөнки тынычлык булдыру өчен үзеңдә матур сыйфатлар булдыру кирәк. Гади, чөнки бу мәсьәләне хәл итү – һәркемнең дә кулыннан килә. Билгеле инде, һәрберебездән дә тырышлык, сабырлык таләп ителә. 

Бигрәк тә хатын-кыз сабыр булырга тиештер инде? 

– Ир кеше – гаилә тоткасы, ир хатыны – гаилә учагын саклаучы, каенана-каената, ягъни өлкән буын – өйнең бәрәкәте, ә балалар – өй күрке. Менә шул рәвешле гаилә дигән кечкенә дәүләттә һәркемнең үз урыны. Шуңа күрә дә, һәркем халык телендә үзенчә сыйфатланган. Инде шул гаиләдә ир кеше гаиләне матди яктан тәэмин итү өчен хәләл кәсеп белән шөгыльләнсә, каенана белән килен өйне тәртиптә тоту, балалар тәрбиясе белән мәшгуль булса – тормышны алып бару күпкә җиңелрәк булачак. Ике хатын-кыз – катлаулы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр. Шул рәвешле килен белән каенана арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек барлыкка килә. Бу – бик тә отышлы алым. Яшьләрдә тормыш тәҗрибәсе җитеп бетми, ә өлкәннәр кайбер мәсьәләләрдә тормыштан арттарак кала. Хәтта ки, аерым яшәсәләр дә, килен белән каенана дустанә аралашып, киңәшләшеп яшәсәләр, гаилә тоткасы ирләргә дә җиңелрәк була. Беренчедән, килен-каенана арасында дуслык-татулык була һәм ир кеше ике ут арасында калмый. Яшерен-батырын түгел, бүген киленнәр һәм каенаналар арасында аермалыклар калмады диярлек.  

Күптән түгел өйләнгән бер яшь ир әнисе белән хатыны арасында килеп туган аңлашылмаучанлыкны уңай якка хәл итү юлын таба алмый икән. Хатыны – каенанасыннан, әнисе килененнән зарланып ирнең үзәгенә үткән. «Кайсына ни әйтергә дә белмим. Әниемне дә хатыным аркасында рәнҗетәсем килми, хатынымны да, әнинең сүзенә карап тиргәргә телем бармый. Миңа нишләргә икән?» –дип, киңәш сорады ул. Ә сез нинди киңәш бирер идегез аңа? 

– Ир-егет белән хатын-кыз арасында үзара ярату, сөю хисләре булмаса, алар ни рәвешле тормыш юлын бергә кичәрләр иде? Бер-берсенең кимчелекләрен гафу итеп, бер-берсенә юл куеп яши алырлар идеме? Ике арага мәхәббәтне салучы – Аллаһ Тәгалә. Бу – олы нигъмәт. Шул олы байлыкны саклау өчен тырышлык куярга кирәк. Тормыштан гади генә мисал: байлыкны янгыннан саклау өчен кеше төрле саклык чараларын күрә. Бернинди акчага да сатып алып булмый торган гаилә бәхетен саклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшлиме соң кеше? Шул хакта тукталып уйланырга тиешбез. 

Димәк, гаиләдә дуслык-татулык булсын өчен, килен кеше олыларга хөрмәт белән карарга, алар каенана икесе дә бердәй тырышлык куярга тиешләр? 

– Гаиләдә тавыш-гауга чыкмасын өчен, килен кеше ата-ана хакын хакларга тиеш. Аннан соң, каенана-каенатага килен хезмәте күрсәтергә, иргә итагать итәргә, ирнең туганнарын санлап, хөрмәт итеп яшәргә тиеш була килен кеше. Шуңа да бит, ир хатыны – гаилә учагын саклаучы дип әйтә. Учак сүнмәсен өчен, аны җил-яңгырдан саклау, вакытында «коры утын» салып тору кирәк.  

Каенана булган кеше, кайвакыт кирәкмәгәнне «күрмәсә», артыгын «ишетмәсә» – ике як өчен дә яхшы була. Ә килен, үз чиратында, бианасының бу яхшы сыйфатын бәяли белергә һәм хаталарыннан арынырга тырышырга бурычлы. Даруны да бит эчәсе килеп тормый, шулай да, Аллаһтан шифа сорап, чиребезне дәвалау өчен кулланабыз. Тәнкыйтьне кабул итеп, хатаңны төзәтү – хикмәтлелек билгесе ул. Гомумән, хатын-кыз зирәк булганда, гаиләдә татулык була. Татулык булган җирдә нервлар какшамый, тормыш та алга китә.  

 Хикмәтлелек, зирәклек сыйфатын тәрбияләп буламы? 

– Бу асыл сыйфатларны тәрбияләү өчен дини-шәргый гыйлем алу кирәк. Аллаһ Үзенең Сүзе булган Коръәни-Кәримендә, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифләрендә яшәү гыйлемен өйрәтеп куйганнар. Аллаһ инсанны тормыш дәрьясына яшәү Кануны биреп китергән. Тормышта килеп туган һәрбер сорауга да Коръәндә җавап бар.  

Бу уңайдан, сәхабәләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән: «Коръәндә ипине (күмәчне) ничек пешерергә икәнлегенә дә җавап бармы?» – дип сораганнар икән. Рәсүлебез аларга: «Белгәннәрдән сора», – дии Коръән аяте белән җавап биргән.  

Илсөя ханым, сез авыл халкының әдәбен һәм әхлагын кайгыртучы, гыйлем-тәрбия бирүче мөгаллимә. Шушы изге хезмәтегездән Аллаһ разый булсын һәм ярдәмен бирсен.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар