Логотип
Дин

Хатын-кызлар тәравих намазын кайда укырга тиеш?

Сорауларга Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирә.

Сорауларга Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ җавап бирә.

Онлайн трансляциягә кушылып, өйдән генә укырга ярыймы тәравих намазын? 
Юк, бу – җәмәгать намазы. Имам белән сезнең ара бик зур, арада кешеләр йөреп тора. Намаз дөрес булмый.

Ифтардан соң мәчеткә барып, үзең укымасаң да тәравих намазын тыңларга ярыймы?
Хәдисләр буенча, ир-атлардан аермалы буларак, хатын-кызга намаз өчен иң яхшы урын – үз өе. Шулай да хатын-кызларга да мәчеттә намаз укырга ярый. Шулай ук мәчеткә Коръән тыңларга, белем алырга йөрергә ярый.

Ниятләү догасын укымыйча йоклап китеп, иртән генә уянылса, уразага кермәгән дип саналамы? 
Төнлә йоклап китеп, кояш чыкканнан соң гына уянсагыз, ураза дөрес санала. Өйләгә кадәр ниятләгез. Шулай ук сәхәр ашамый калсагыз да, ниятләп, уразаны тотыгыз.

Миндә аллергик ринитның кискенләшкән чоры. Борынга спрей сиптерү уразаны бозмыймы?
Тамакка китмәсә, борынга тамызган тамчылар уразаны бозмый. Җайлап кына тамызыгыз йә бу көн өчен соңыннан тотыгыз.

Хөрмә яратмыйм. Аның белән авыз ачу мәҗбүриме?
Көне буе ашамый торганнан соң авыз ачканда хөрмә ашап кую кандагы глюкозаны көйли. Хөрмә бик туклыклы, ашар алдыннан хөрмә ашап куйсагыз, төп ашауны артыгын ашамассыз. Уразадан дөрес чыгу өчен бик яхшы җимеш ул. Авызны су белән генә дә, башка җимешләр белән дә ачарга мөмкин.

Тәравих намазы кайда укылырга тиеш? Ничә рәкагать? 
Ирләргә җәмәгать белән мәчеттә уку хәерле. 20 рәкагать укылса, яхшы. Хатын-кызларга, хәдисләр буенча, иң хәерле урын – үзенең өе. Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Хатын-кызларга мәчеткә йөрүне тыймагыз, ләкин алар өчен өйләре яхшырак».

Рамил хәзрәт Юнысовның социаль челтәрләренә килгән сораулардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар