Логотип
Дин

Кесәңдә ничә сумың булса, корбан чалу мәҗбүри?

11 август – Гает корбаны. Казанда зур-зур бәйрәм чаралары көтелә. Мохтаҗларга 5 тонна ит өләшәчәкләр.

Быел Корбан гаете 11 августтан 13 августка кадәр бәйрәм ителә. Кайсыбер календарьларда 12 дип куелган, бу дата дөрес түгел. Гает намазлары 11 август көнне Казанда иртәнге 4.30 да укыла. Авылларда исә кояш чыкканга карап. Кояш чыгып ярты сәгатьтән соң укырга була. Казанда бәйрәм вәгазьләре иртәнге 4 тә башлана.

 

Гает намазыннан соң корбан чалу башлана. Быел ул бөтен түләүләрен, бурычларын түләп бетереп, кесәсендә тагын 20 меңе калган кешеләргә фарыз. Шуннан кимрәк акчасы булган кеше өчен фарыз түгел.

 

Казанда корбанлык мал 16 урында сатыла һәм чалына. Алдан язылып килсәң, уңайлырак. Монда итне эшкәртеп, бүлеп тә бирәләр. Тиресен шунда ук тапшырып калдырырга мөмкин. Аларын туңдырып, тире иләү заводларына илтәчәкләр.

 

Корбанны «Зәкят» фонды аша да чалдырырырга мөмкин. Алар «Мохтаҗны ашат» хәйрия акциясе оештыралар. Фонд барлык оештыру эшләрен, корбанны чалу, бүлү, хәтта итне мохтаҗларга илтеп бирү эшен дә үз өстенә ала. Корбанлык малның саны чикле булганга, теләгән кеше +7 (843) 225-33-33 телефонына шалтыратып, алдан заказ биреп куя ала. Бер бәрән 8 мең сум тора.

 

Бәйрәм көннәрендә Казанда, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында бәйрәм чаралары да уздырачаклар. Шуларның берсе 11 августта көндезге 13 сәгатьтә Горький исемендәге үзәк ял паркында уза. «Корбан-фест: җылылык бүләк ит!» шәһәркүләм гаилә бәйрәме рәвешендә узачак.

Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете каршындагы «Бәләкәй принц» паркында да балалар өчен зур бәйрәм оештыралар. Монда хәтта бушлай тотып карый торган зоопарклар да булачак.

 

Быел «Зәкят» фонды күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә, социаль учреждениеләргә 5 тонна корбан ите өләшергә җыена. Арагызда шундый мохтаҗ кешеләр булса, 225-33-22 номерына шалтыратып, хәбәр итә аласыз.

 

Корбанга кагылышлы сорауларыгыз булса: 8-800-222-76-67 шалтыратып сорагыз.

 

фото: https://pixabay.com

 

 

Теги: корбан гаете 2019 курбан байрам 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар