Логотип
Дин

Күңел тынычлыгына ирешү өчен 10 кагыйдә

Күңел тынычлыгы – кеше өчен иң зур нигъмәтләрнең берсе. Әгәр дә кешенең күңелендә тынычлык булмаса, ул ашаган ризыгының да, йоклаган йокысының да тәмен тапмый. Кешенең бәхете, шатлыгы, сөенече нәрсәдән тора дип сораганнар Локман Хәким дигән зур галимнән.

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН, 
Шамил мәчете имам-хатыйбы.  

Күңел тынычлыгы – кеше өчен иң зур нигъмәтләрнең берсе. Әгәр дә кешенең күңелендә тынычлык булмаса, ул ашаган ризыгының да, йоклаган йокысының да тәмен тапмый. 
Кешенең бәхете, шатлыгы, сөенече нәрсәдән тора дип сораганнар Локман Хәким дигән зур галимнән. Ул болай дигән: «Һәрбер кешенең, ул кем генә булмасын, яшь кеше булса да, карт кеше булса да, әгәр аның күңелендә өч әйбер бергә җыелмаса, ул бәхетле булмый». 
Аның беренчесе – сәламәтлек. Тәнеңдә кечкенә генә бер яра булса да, ул тормышның ямен ала. Урын өстендә ятучылар турында әйтмим дә... Бәхетле булып яшәр өчен беренче шарт – сәламәтлек, ди Локман Хәким. 
Икенчесе – өстәлендә ризыгың булу. Моның белән килешми мөмкин түгел. Сәламәтлегең булып, ашарга әйберең булмаса, ничек үзеңне бәхетле тоясың?! Өченче шарт та бар, анысы – җан тынычлыгы. Күз алдына гына китерегез: сәламәтлек тә, өстәлдә ризык та бар, әмма күңел тыныч түгел. Бәхет турында әйтеп буламыни монда? Бүген мондый кешеләрне – тормышның тәмен, ямен тоймаучыларны еш очратабыз. Күңелең тыныч булмаса, эшең дә килеп чыкмый. Күңелең тыныч булмаса, сәламәтлегең дә какшый башлый. Шуңа күрә галимнәр әйтә: кеше тыныч күңелгә ия булса, эчендә гармония барлыкка китерсә, ул тормышының барлык өлкәләрендә дә чагылачак. Әйе, күңел тынычлыгы бик кадерле әйбер һәм бөтен нәрсә аңа нигезләнгән. 
Күңел тынычлыгы барлыкка килсен өчен нәрсә эшләп була? Хикмәт ияләре менә нәрсә диләр. «Әй кеше, әгәр син күңел тынычлыгына һәм аңа нигезләнгән бәрәкәтләргә ия булырга теләсәң, түбәндәге ун кагыйдәне үзеңдә барлыкка китер», – диләр. 
Менә ул кагыйдәләр.

1. Бел шуны, бу дөнья – бер мәктәп, һәм бу мәктәптә син бер укучы. Тормышыңда булган һәрбер авыр хәл һәм юлыңда очраган һәрбер кеше – синең өчен остаз һәм дәрес.  

2. Бел шуны, Аллаһ тарафыннан сиңа бирелгән гәүдәң, гәүдәңдә булган һәрбер әгъзаң – ул Аллаһның бер нигъмәте: син аны кабул итсәң дә, итмәсәң дә, сөйсәң һәм сөймәсәң дә ул соңгы сулышка кадәр синең белән булыр. Шуңа күрә Аллаһ биргән гәүдәңне, Аллаһ биргән әгъзаларыңны хәерле юлда сөенә-сөенә куллан һәм алар да сине сөендерер. 

3. Бел шуны, дөньяда сиңа бирелгән һәрбер мәшәкать – синең чишмәгән (яки чишәргә теләмәгән) дәресең. Әгәр син аны чишсәң – күтәреләсең, рухи яктан байыйсың. Бу дәресне үзләштердең икән, алга таба барасың, юк икән, артта каласың. 

4. Бел шуны, һәрбер синең килеп чыккан мәшәкатең – асылда синең эчеңдә булган проблемаларыңнандыр. Әгәр дә син эчеңдә булган проблемаларны чишсәң, синең тышкы дөньяң да үзгәрер. Кешенең күп проблемалары тышта түгел, эчтә. 

5. Шуны онытма – Аллаһыдан бирелгән бәлалар, проблемалар, мәшәкатьләр, авырлыклар – алар барысы да сиңа Аллаһыдан бирелгән бер дәрес. Әгәр дә син шушы дәресне чишсәң, ә ул дәресне чишүеңне шуннан аңларсың – синең тормышың яхшы якка үзгәрер. Һәм шуны бел, кулыңда булган аз әйбер хыялыңда булган күп әйбердән хәерлерәк. 8-9 мең хезмәт хакы алып, күбрәк акча эшләү турында хыялланучылар турында сүз бармый монда. Тормышлары бөтен булып, 100–150 мең хезмәт хакы алып та, нигә 500 меңне алмыйм икән дип,  кайгырып-хәсрәтләнеп ятучылар да бар. Күңел тынычлыгын югалтырга теләмәсәң – азның кадерен бел, зурга хыялланма. 

6. Син уйлыйсың – тегендә мондагыга караганда әйбәтрәк. Ләкин анда барганнан соң уйлыйсың – монда әйбәтрәк булган икән. 
Кешеләр әйбәт тормыш эзләп чит илләргә күчәләр, аннан йөгерә-йөгерә кире кайталар. Күршенең бакчасы гел яшелрәк булып күренә, анда гел үлән әйбәтрәк үсә кебек. Безнең күзебез гел киләчәктә.  Әгәр күңел тынычлыгына ия булырга теләсәң, бу кагыйдәне онытма: кая барсаң да, монда начар – тегендә әйбәтрәк дигән фикер сиңа барыбер киләчәк. 

7. Синең тормышыңа очраган кешеләр, сиңа проблема тудырган яки сиңа сөенеч китергән кешеләр, аларда син тап булган начар яки яхшы сыйфатлар – алар барысы да синең үзеңдә.  Син башкаларда үзеңдә булганны күрәсең. Шуңа күрә үзеңә карата тирә-юнеңдәгеләрнең мөнәсәбәтләре үзгәрүең теләсәң, үзеңнең эчке дөньяңны үзгәрт. 

8. Кеше тәкъдир мәсьәләсендә бик бутала. Алдан язылган бит инде, ничек бар, шулай яшим инде, күпме генә тырышсаң да, язылганнан узып булмый, диләр. Аллаһы Тәгалә сиңа рамка һәм кәгазь биргән, тагын буяулар биргән. Һәм син үзеңнең рәсемеңнең рәссамы. Тормышыңның рәсемен үзең ясыйсың. Әгәр үзең ясамасаң, башкалар ясаячак. Тәкъдир ул – рамка, кәгазь һәм буяулар. Калганы – синең кулыңда. Әгәр син анда эчкече тормышын сурәтлисең икән, башкаларга үпкәләмә. Һәммә кешегә дә бер үк буяулар бирелә. Шуңа күрә кыямәт көнендә беркем дә Аллаһы каршында: «Раббым, нигә миңа шундый тәкъдир бирдең?» – дип әйтә алмаячак.  Оста рәссам кечкенә генә кәгазьдә дә зур әсәрләр иҗат итә ала.

9. Аллаһның рәхмәте белән син теләгән бөтен нәрсәгә ирешә аласың. Тырышсаң! Шуңа күрә бүген син бер әйберне телисең, әмма моңа ирешмәдең икән, димәк, син әле тиешенчә тырышмагансың. Теләгән бөтен нәрсәгә, Аллаһының рәхмәте һәм үзеңнең тырышлыгың белән ирешә аласың. 

10. Күңел тынычлыгына ия булып, дөньяда Аллаһы яраткан барлык бәрәкәтләргә  ирештерә торган кагыйдә: синең башыңда барлыкка килгән барлык сорауларга җавап – синең үзеңдә. Әгәр үз йөрәгеңне ишетергә өйрәнсәң – барлык сорауларга җавап табарсың.
 

Дөньяда матур итеп яшәр өчен күп нәрсә кирәкми: гади генә шушы кагыйдәләрне үзләштереп, аларны тормышыңа кертергә кирәк.
Бу кагыйдәләрне ике генә җөмләгә кертеп, тагын болай әйтеп була: Аллаһ биргән тормышка сөен һәм башкаларны да сөендер. Шул очракта Аллаһ Тәгалә бар иткән нигъмәтләргә ирешерсең. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар