Логотип
Дин

Кадер киче – иң шәрәфле кичә

Аллаһ Коръәндә «Кадер» («Кадер кич») сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр», дип Кадер киченең өстенлеге хакында бәян итә.

Аллаһ Коръәндә «Кадер» («Кадер кич») сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр», дип, Кадер киченең өстенлеге хакында бәян итә.
Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәллам Кадер кичәсен Рамазан аеның егерменче көненнән соңгы кичәләрдә булуын әйткән. 
Кадер сүзе мөселман галимнәре тарафыннан өч төрле аңлатыла.

Беренче мәгънәсе – хөкем кичәсе, ягъни Кадер кичәсендә, илаһи тәкъдирдә хөкем кылынган эшләр һәм илаһи әмерләр тәгаенләнә.

Икенчесе – шәрәф һәм олугълыктыр, ягъни Кадер кичәсе бик шәрәфле – кадерле һәм бик кыйммәтле кичә.

Өченчесе – кадер сүзе «кысылу» мәгънәсенә ия. Бу шуны аңлата – Кадер кичәсендә Җиргә иңгән фәрештәләр шулкадәр күп булырлар ки, аларга Җир йөзе тар булып тоелыр.
Болар хакында Раббыбыз «Кадер» сүрәсендә тәфсилләп әйтә. 
Кадер кичәсе бик шәрәфле, кадерле кичә, ул кичтә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлламгә Коръәни-Кәрим иңдерелә башлый. 
 Бу кичәдә Раббыбызның рөхсәте белән җиргә фәрештәләр саф-саф булып иңеп торырлар. Кадер кичәсендә кылган гыйбадәтләр, зикерләр, изгелекләр өчен Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез әҗер-саваплар бирер. Кадер кичәсендә кылган догаларны, теләгән теләкләрне, кылган тәүбә-истигъфарларны Аллаһ кабул итәр. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәллам: «Кем Кадер кичәсенең савабы булырына ышанып, ихлас күңелдән ихъя итсә, ягъни гыйбадәт белән үткәрсә, шуның үткәндәге гөнаһлары ярлыканыр», – дигән. 
Кадер кичәсендә мөселманнарга гыйбадәттә булу: намаз уку; Коръән уку һәм тыңлау; Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлламгә салават әйтү; изге догалар кылу; Аллаһтан үзебезнең һәм якыннарыбызның белеп һәм белмичә, ачык яки яшерен кылган гөнаһларыбызны кичерүен сорап тәүбә-истигъфар кылу – иң хәерле гамәлләрдән санала. Ошбу мөбарәк кичәдә мөслим-мөслимәләргә Аллаһны зекер итү, Аллаһ Тәгалә биргән иксез-чиксез нигъмәтләр хакында фикерләү кирәк. 

Коръәни-Кәрим иңә башлаган Рамазан ае – иң шәрәфле ай.

Коръән иңә башлаган Кадер киче – иң шәрәфле кичә.

Шәрәфле айда, мөбарәк кичәдә Аллаһтан иманыбызны куәтләп яшәү бәхетен сорыйк.
Кадер кичәсе хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәллам: «Сезгә Кадер кичәсе хакында хәбәр бирү өчен килдем (һәм шул Кадер кичәсендәге әҗерләргә генә ышануыгыздан куркам).
Шаять, Кадер кичәсенә ышануыгызда изгелек булыр. Соңгы ун көне эчендә тугызы калганда, ул Кадер кичәсен эзләгез. Җиде көн калганда, калган бишендә һәм өч көне калганда соңгы кичәсендә эзләгез. Ул Кадер кичәсенең галәмәтләре: ул ачык һәм җиңел кич, эсселеге дә һәм салкыны да булмас. Ул кичнең иртәсендә кояш чыгар, кояшның күләгәсе булмас, ягъни томанланмас. Бер кеше ул кичтә әҗер-савапка ышанып уяу торса, Аллаһ Тәгалә аның шул кичтән әүвәл булган гөнаһларын ярлыкар», – дип, хәдис-шәрифендә тәфсилләп аңлаткан.
Галимнәр бу хәдисне шәрехләп, ягъни аңлатма биреп, болай диләр: «Тәхкыйк, Пәйгамбәр галәйһиссәллам кич уяу торуда һәм көндез ураза тотуда ышануны һәм разыйлыкны шарт кылды. Аллаһ Тәгалә вәгъдә иткән савапка күңел белән ышану – иман була. Аллаһ Тәгаләнең вәгъдә иткән савабына юнәлгән һәм Аллаһ Тәгаләгә кечелек кылган хәлдә булу – разыйлык була. Әгәр бәндә Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәллам бәян иткән савапларга һәм фазыйләтләргә ирешергә теләсә: Рамазан аеның хөрмәтен тану; телне ялганнан, гайбәттән һәм артык сүздән; әгъзаларны хаталардан һәм аяк таюдан, ягъни гөнаһ кылудан; күңелне көнләшүдән, мөселманнарга дошман булудан саклану тиешле. Әгәр моны эшләсә, Аллаһ Тәгалә ул бәндәдән (уразасын) кабул итәрме, юкмы дип куркырга кирәк».
 Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәллам уразага кергәнче үк халыкны рухи һәм җисмәни яктан хәзерләгән. Сәлман Фарсидан риваять ителә: «Шәгъбәннең соңгы көнендә Рәсүлаллаһ безгә хөтбә сөйләде. Әйтте: “Әй, инсаннар, тәхкыйк, сезне күләгәләп мөбарәк һәм олугъ ай килде. Ул айда – Кадер кичәсе бар һәм ул кичә – мең айдан артыграк. Янә Аллаһ Тәгалә бу айда көндез ураза тотуны – фарыз, кич уяу торуны нәфел кылды. Гүя Рамазаннан башка айда фарызны үтәгән кебектер. Бер кеше ул Рамазанда фарызны үтәсә, гүя Рамазаннан башка вакытта җитмеш фарызны үтәгән кебек булыр. Рамазан ае – сабырлык ае. Сабырлыкның савабы – Җәннәт. 
Ул ай – тигезлек ае, бу айда мөэминнең ризыгы арттырылыр. Берәү ураза тотучыга авыз ачтырса, аңа кол азат итү әҗере булыр һәм гөнаһлары ярлыканыр». Без әйттек: «Әй, Рәсүлаллаһ, бездә авыз ачтырырлык ризык юк», – дип. Пәйгамбәр галәйһиссәллам: «Аллаһ Тәгалә бу савапны сөт, хөрмә яки бер йотым су белән авыз ачтыручыга бирә. Бер кеше ураза тотучыны туйдырса, аның гөнаһларына ярлыкау булыр һәм ул кешене Раббыбыз минем махсус күлемнән бер мәртәбә эчерер. Бер мәртәбә эчкәннән соң, хәтта Җәннәткә кергәнчегә кадәр сусамас. Ул авыз ачтыручыга ураза тоткан кешенең әҗере кебек, һич ким булмаган әҗер булыр. Ул шундый ай, аның башы – рәхмәт, уртасы – гөнаһларны ярлыкау, ахыры – Җәһәннәмнән азат итү булыр. Бер кеше ураза вакытында хезмәтчесенең хезмәтен җиңеләйтсә, Аллаһ Тәгалә ул кешене Җәһәннәмнән азат итәр», – диде».
Кадер кичәсен гыйбадәт белән үткәрү олы әҗер-савапларга ирештерә. Бу Кичә хөрмәтенә Раббыбыздан үзебезне һәм дә бөтен мөселманнарны гафу итүен үтенеп сорыйк. Кадер кичәсе хәерле-файдалы, изге эш-гамәлләр кылу, гыйбадәтләр кылу өчен форсат булсын. 
Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул итсен! Әмииин. 

 

Рамазан шәрифкә хөрмәтнең әҗере
 Кыйсса
Шулай Рамазан ае керергә бер көн кала, мәҗүси кеше үз өенең ишегалдында ипи ашап утырган баласына: «Улым, иртәгәдән башлап күмәчне тышта түгел, өйдә ашарсың. Иртәгә – Рамазан ае башлана. Мөселманнар рамазан уразасына керәләр. Алар таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр ашамыйлар һәм эчмиләр. Без мөселманнарга ихтирамлы булырга тиешбез. Алар бер ай буена Аллаһка итагать итеп ураза тотачаклар!» – ди. 
Һәркемгә дә үлем килгәне кебек, бервакыт бу мәҗүси дә вафат була. Шуннан соң, мәҗүсинең бер мөселман күршесе вафат булган ошбу кешене төшендә күреп, аннан болай дип сорый икән: «Йә, хәлләрең ничек, исән чакта утка табына идең, анда ут белән мөнәсәбәтең ничегрәк соң?»
 Рамазан аена һәм ураза тотучы мөселманнарга хөрмәт күрсәткән мәҗүсинең җавабы бик гыйбрәтле була. Ул: «Юк, минем хәзер ут белән һичнинди алыш-бирешем юк. Чөнки, мин – мөселман буларак вафат иттем. Үлеп барган чагымда, Газраил килгәч, Раббым Аллаһ аңа: «Әй, Газраил, бу колыма шәһадәт кәлимәсен өйрәт, ул аны әйтсен. Шул рәвешчә хозурыма иман белән килсен! Мин аның иманлы булып үлүен телим, чөнки ул – мөселманнарның уразасына хөрмәт күрсәтте. Рамазан ае дәвамында балаларын өендә генә ашатты, ишегалдына чыгып ашарга рөхсәт бирмәде. Уразага һәм ураза тотучыларга хөрмәт күрсәткән колыма Мин иман насыйп иттем!» – дип әйтте».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар