Логотип
Дин

Гает мөбарәк булсын!

Гает – сөенеч, шатлык һәм, әдәп кысаларында, күңел ачу көне. Рамазан гаете көнендә, мөмкинлеге булган һәрбер мөселман иртүк йокыдан торып пакьләнергә, чиста һәм матур итеп киенеп мәчеткә барырга тиеш. Мәчеткә барганда ашыкмыйча, салмак адымнар белән, вәкарь белән бару мәслихәт.

 Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач, анда яшәүче кешеләрнең ике бәйрәме булуын белгән. Бәйрәм көннәрендә алар биеп, уйнап күңел ачалар икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм моны күргәч: «Аллаһ бу ике бәйрәм урынына алардан хәерлерәген – гайдел-фитыр, ягъни Рамазан гаете һәм гайдел-әзха, ягъни Корбан гаете көннәрен билгеләде», – дигән.

Шул рәвешле, сәгадәт гасырыннан – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм яшәгән чордан башлап, бөтен Ислам дөньясында ел саен ике зур дини бәйрәм билгеләп үтелә.

Рамазан шәрифтә нинди генә мәшәкать булмасын, Аллаһка тәвәккәл кылып, Раббыбызга тапшырып уразаны калдырмадык, әлхәмдүлилләһ. Ахшам намазына чакырып азан әйтелү белән дога кылдык һәм намаз укыдык, ифтар белән хушландык. Бәгъзеләр ифтар ашы уздырып мохтаҗларны, ятимнәрне сөендердерү бәхетен татыды. Тәкъвалар тәравих намазларына саф-саф булып бастылар һәм Аллаһ хозурында рөкугъка иелделәр, сәҗдәгә киттеләр, субхәәнАллаһ. Болар барысы да Аллаһ Тәгаләгә итагать итүне, тәкъвалыкны күрсәтә. Ошбу гамәл-гыйбадәтләребезне Аллаһ кабул итсен! Әмииин.

Үпкәләшкәннәрнең күбесе Рамазанда, Аллаһ рәхмәте белән, дуслаштылар, бер-берсен гафу иттеләр, әлхәмдүлилләһ. 

Мөселманнар рамазан шәрифтә кул-аякларын, телләрен, күзләрен, колакларын хәрамнән аеруча нык тыйдылар. Болар барысы да инсаннан зур ихтыяр көче, иман ныклыгы һәм иҗтиһад таләп итә торган гамәлләр. Бу гамәл-гыйбадәтләрнең иң күңелле мизгелләре – гает бәйрәме. Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык, күршелек, дуслык хисләре аеруча нык беленә. Балалар ата-ана янына кайта, туган-тумача хәл белешә, күрешә. Еракта яшәгән туганнарны Рамазан гаете белән котлап телефоннан шалтырату да күркәм эш. Телефоннан шалтыратып, ураза тоткан туган-тумачаны, дус-ишне котлау ул – инсаннарны ихтирам итү белән беррәттән, олы бәйрәмне – Гаетне дә хөрмәтләү була. 

Рамазан гаетендә мохтаҗларның, ятимнәрнең, ире булмаган ханымнарның тормышларын җиңеләйтү өчен матди ярдәм итү аеруча саваплы гамәл. 
Гает – сөенеч, шатлык һәм, әдәп кысаларында, күңел ачу көне. 

Рамазан гаете көнендә, мөмкинлеге булган һәрбер мөселман иртүк йокыдан торып пакьләнергә, чиста һәм матур итеп киенеп мәчеткә барырга тиеш. Мәчеткә барганда ашыкмыйча, салмак адымнар белән, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда барганда Аллаһ Тәгаләне зикер итеп, ягъни искә алып бару бик күркәм гамәл. Ирләр мәчеткә тәкъбир әйтеп баралар. Бәйрәм намазына балаларны алып бару – яшь буынны Исламга өндәү, Аллаһ диненә якынайту ул.

Гает бәйрәмендә беренче тапкыр намазга баскан инсанга карата аеруча игътибарлы булып, аларны якты чырай белән сәламлик, сораулары булса җавап биреп, аңламаган нәрсәләрен аңлатыйк. Без дә кайчандыр беренче тапкыр намаз укыдык, ул вакытта күп нәрсәләрне белми идек, шуларны искә төшереп, дингә килгән кардәшләребезнең хәленә керик.

Гает намазы укып, бәйрәм хотбәсе тыңлап, дога кылганнан соң күпчелек мәчетләрдә, өйләрдә бәйрәм ашы уздырыла. Гает табынын безнең халык аеруча яратып әзерли. Аллаһ Тәгалә биргән ризыклар хәерле-бәрәкәтле булсын өчен ятимнәрне, толларны, мохтаҗларны сыйлыйк. 

Гает алдыннан мохтаҗлар да бәйрәм рухын сизсен, бәйрәм табыны кора алсын өчен, сәдакаларны мул бирү күркәм гамәлләрдән санала. Хакыйкый мөселман юмарт, киң күңелле була. Аллаһ ризалыгын өмет итеп биргән сәдака, бүләкләр изгелек булып гамәл дәфтәренә языла. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 272 нче аятендә: «Бер яхшы нәрсәне сәдака итеп бирсәгез, файдасы – үзегезгәдер. Сәдакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән сәдака бирегез, аның хаклары түләнер Җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез Ахирәттә золым кылынмассыз», – ди. 

Димәк, сәдаканы яхшы сыйфатлы ризык, әйбер белән бирергә кирәк! Үзеңнән арткан өчен генә, кирәкмәс кебек тоелганга гына яисә «әрәм була бит», исраф китмәсен дип кенә бирү – хәерле гамәл түгел. 

Матди яктан яхшы тәэмин ителгән тәкъва мөслим һәм мөслимәләр мохтаҗларга акчалата ярдәм итәләр, субхәәнАлллаһ. Аллаһ ризалыгы өчен диеп бирелгән сәдакаларны Раббыбыз кабул итсен! 

Елына бер килә торган Рамазан гаетен һәр мөселман тиешле дәрәҗәдә бәйрәм итә алсын өчен, аңа алдан ук хәстәрләнү кирәк. Ягъни хәер-сәдаканы, сәдакага лаек кешеләргә, бәйрәм көненә кадәр, ягъни бераз алданрак бирү яхшы була.

Юмарт булыйк. Бездә булган һәртөрле нигъмәт – Аллаһ Тәгалә биргән бүләк ул. Аллаһ Коръәндә «Инсан» сүрәсенең 8 нче аятендә: «Алар сөюләренә, ягъни нәфесләре теләвенә карамастан, ризыкны мохтаҗларга бирәләр, ятимнәрне тукландыралар, әсирләрне туендыралар», – дип Үзе биргән нигъмәтләрендә мохтаҗларның да хакы булуын аңлата.

Ятимнәрне, мохтаҗларны ашату-эчертү Коръәндә әнә шулай мактала һәм андый изгелек кылган кешеләргә хисап көнендә әҗер-саваплары булышлык итәчәге хакында әйтелә. Болар барысы да Аллаһның хикмәте. Аллаһ – Ганиййун Кәрим, ягъни Юмарт Хуҗа. Әгәр теләсә, бөтен мохтаҗларны да туендыра ала. Ләкин бу дөнья – сынау, имтихан йорты. Аллаһ – байларны сыный, байларның мохтаҗларга карата шәфкатьлелек, юмартлык күрсәтүләрен тели. 

Шунысын да онытмыйк, кайбер мохтаҗ кешеләр оялу сәбәпле кешедән берни дә сорамыйлар. Тыйнак, оялчан мохтаҗларны барлау, аларны өлешсез калдырмау өчен мөслим һәм мөслимәләр аеруча игътибарлы булырга тиешләр.

Мөслим һәм мөслимәләр мөселман дөньясында булган ике олы бәйрәмне – Рамазан гаете белән Корбан гаетен әзерләнеп, көтеп алалар. Каралты-кура тирәсен, өйне җыештыру, тәртипкә салу, гает алдыннан тәнне пакьләү, мөмкинлек булса яңа, матур киемнәр киеп гает намазына бару – халкыбызда элек-электән яшәп килә торган матур гадәт. Мөслимәләр гает намазыннан кайтучы ирләрен бәйрәм табыны әзерләп каршы алалар. Бу яхшы гадәтне буыннан-буынга тапшыра килик. 

Аллаһ «Әхзаб» сүрәсенең 35 нче аятендә: «Мөслимнәр һәм мөслимәләр, мөэминнәр һәм мөэминәләр, Аллаһка итагать итүче ирләр һәм хатыннар, гадел яшәп динне дөрес тотар өчен бөтен авырлыкларга сабыр итүче ирләр һәм хатыннар, Аллаһтан каты курку белән курыккан, Аның ризалыгы өчен ураза тоткан, зәкят-сәдакаларын биргән, зинадан качкан ирләр һәм хатыннар, күп зикер итүче ирләр һәм хатыннар өчен Аллаһ мәгъфирәтен һәм олугъ әҗерләрен әзерләп куйды», – ди. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Рамазан аенда һәм аннан соң шәүвәлдә алты көн ураза тотучы – бер гасыр ураза тоткан кебек санала», – дигән. Шушы олы нигъмәткә шөкер итеп, Раббыбызның әҗер-савапларына өмет багълап, мөселманнар Рамазан тәмамлангач та изге гамәл-гыйбадәтләрне дәвам итәләр. 

Ярлыкау һәм мөкяфәт, әҗер-савап казану көннәре – изге Рамазанны биргән, инсанны Рамазан галиҗәнаб белән нигъмәтләгән Аллаһ Тәгаләгә хәмде-сәнә, мактауларыбызны әйтеп, Исламны, Коръәнне кешелеккә аңлатып җиткерүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават-шәрифәләребезне әйтеп, ел буе көтеп алган Рамазан белән саубуллашабыз. Рамазанны: «Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул!» – дип озатабыз. Алдагы елларда да Рамазанга ирешеп, фарыз уразаларыбызны тотарга Аллаһ Тәгалә насыйп итсен! 

Рамазан гаете мөбарәк булсын! 
Өйләребез, күңелләребез
Бәйрәм рухы белән тулсын!
Тоткан уразаларыбызны,
Аллаһ Тәгалә кабул итсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар