Логотип
Дин

Фидия сәдакасын кемнәргә бирергә?

Авыру балаларга дәваланырга акча җыючылар бик күп хәзер. Кайсы социаль челтәрне ачсаң да, шундый игъланнарга тап буласың.

Авыру балаларга дәваланырга акча җыючылар бик күп хәзер. Кайсы социаль челтәрне ачсаң да, шундый игъланнарга тап буласың. Арада татары да бар, башка милләте дә. Фидия сәдакасын аларга гына күчерергә ярыймы икән? Әллә бу сәдаканы алучы аның фидия икәнен белергә тиешме? 

Бу сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә. 


– Фидия сәдакасын мохтаҗ кешегә бирергә мөмкин. Ә мохтаҗ кешенең моның фидия сәдакасы икәнне белүе мәҗбүри түгел. Шулай булгач, сез аны күңелегез кушкан теләсә кайсы мохтаҗга тапшыра аласыз. Әмма иң беренче башларга кирәк белгән, якын кешеләрдән: туганнар, күршеләр, дуслар арасында, бәлки, андыйлар бардыр? Аннан соң гына ераграк китеп андыйларны барлыйсың. Инде бер дә андыйны тапмасаң, кайда мохтаҗ кеше бар, шуларга бирәсең. 
Фидия сәдакасын биргәндә бер нәрсәне истә тотарга кирәк: ул кешене ашатырлык-эчертерлек булырга тиеш диелә анда. Авыру балалар ач түгел, тук бит инде алар, ләкин аларның сәламәтлек белән бәйле зуррак проблемалары бар. Шуңа күрә икеләнмичә аларга да бирергә була. 
Ләкин шулай да белгән мохтаҗрак кешеләрне тапсаң хәерлерәктер бу очракта. Ә балаларга аерым ярдәм итәргә дә була. «Балаларга да ярдәм булсын, фидиямне дә бирим әле, фитрымны да бирим әле дип, бөтен ниятне бергә кушу, бәлки, бу очракта кирәк түгелдер. Балаларга ярдәм итү теләге күңелгә кергән икән, ярдәм итү теләге бар икән, аларга, әйткәнемчә, аерым ярдәм итү хәерлерәк булырдыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар