Логотип
Дин

Дингә кеше кайчан күбрәк килә?

Кеше дингә кайсы вакытта күбрәк килә? Авырлык кичергәндәме? Әллә тормышында шатлыклар күп булып, рәхмәтләр әйтер өченме?

Кеше дингә кайсы вакытта күбрәк килә? Авырлык кичергәндәме? Әллә тормышында шатлыклар күп булып, рәхмәтләр әйтер өченме?

 

Бу сорауга Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим ӘХМӘТҖАНОВ җавап бирә:

 

– Статистикага күз салсак, шул күренә: кеше бүген дингә күбрәк мәшәкать, авырлык, сынау аша килә. Югалтулар аша... Әмма киресенчә булырга тиеш бит. Кайбер кешеләр белән сөйләшкәндә: «Дингә килергә беркайчан да соң түгелдер. Намазны пенсиягә чыккач укырмын әле», – диләр. Тормышта шундый мисаллар беләм: нәкъ менә шушы сүзләрне әйткән берничә кеше лаеклы ялга чыгуга ахирәткә китеп барды. Аллаһы Тәгаләгә шарт һәм вакыт куярга кирәкми. Аның кырына бүген, рәхәт вакытта, бәхетле чакта килү дөресрәк. Менә шушыларның барысы өчен дә рәхмәт әйтү өчен килү хәерлерәк. Ниндидер авырлыкларга барып терәлгәч кенә Аллаһы Тәгаләне искә төшерү анысы башка инде аның. Акылы булган кеше килеп терәлгәнче йөрергә тиеш түгел. 

Бүгенге көндә психология буенча да китаплар бик күп укыйм. Күбесендә бер нәрсә турында язалар: рәхмәтле булыгыз диләр. Социаль челтәрләрдә дә күпләр үзләренең статусларында рәхмәт әйтүнең мөһимлеге турында язалар. Әйе, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу бик кирәк. Әмма шөкер кылу: «Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм!» – дип әйтү генә түгел әле ул. Эчтән бөтен әйберне аңлап, чын ихластан әйтергә кирәк бу сүзләрне. Мин үзем күп нәрсәгә рәхмәт әйтәм бүгенге көндә. Бәхетнең күрсәткечен болай дип аңлыйм: кеше Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтне аннан нидер сораганга караганда күбрәк кабатлый икән – ул шуның кадәр күбрәк бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.

    Хәзер укыйлар