Логотип
Дин

Быелгы уразага кагылышлы яңалыклар

Татарстанның Диния Нәзарәтендә быелгы Рамазан аеның үзенчәлекләре хакында сөйләделәр. Уразаның кайчан башланасы, фитр сәдакасенең күләме, Ураза гаетенең кайсы көнгә туры киләсе билгеле.

Татарстанның Диния Нәзарәтендә быелгы Рамазан аеның үзенчәлекләре хакында сөйләделәр. Уразаның кайчан башланасы, фитр сәдакасының күләме, Ураза гаетенең кайсы көнгә туры киләсе билгеле.
Беренче тәравих намазы быелның 22 мартында, ястү намазыннан соң укыла. 
2023 елның 23 марты – ураза тотуның беренче көне. 
Быелгы Рамазан ае 29 көннән килә.
Ураза гаетен 21 апрельдә бәйрәм итәчәкбез. 
Фитр сәдакасының күләме арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 800 сум. Сәдака бирү өчен нисаб күләме көмеш белән исәпләгәндә 41 мең сумны тәшкил итә. 
Зәкят өчен нисаб күләме – 454 мең сум. 
Сәламәтлеге буенча ураза тота алмый һәм соңыннан аны каза да кыла алмаучылар өчен фидия күләме бер көнгә 350 сумга белән билгеләнә. 
Инде матур традициягә кергән Республика күләмендәге ифтар мәҗлесе быел да шул ук масштабларда уздырылачак. Аны уздыру вакыты якынча 14–15 апрельгә билгеләнгән. Быелгы мәҗлескә 11 мең кеше чакырылачак. Уздыру урыны – «Казан Экспо». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар