Логотип
Дин

Бүген Мигъраҗ кичәсе: Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. тормышындагы иң олуг могҗиза булган көн

Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Рәҗәб аен Аллаһ Тәгалә - минем аем, диде. Бу айны хөрмәтләгән адәмнәрне Ул да бу һәм ахирәт дөньясында хөрмәтләячәк”.

Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Рәҗәб аен Аллаһ Тәгалә - минем аем, диде. Бу айны хөрмәтләгән адәмнәрне Ул да бу һәм ахирәт дөньясында хөрмәтләячәк”. Рәҗәб аеның соңгы көннәренең берсе Мигъраҗ кичәсе белән бизәлгән. Мигъраҗ – күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. тормышында иң олуг могҗиза булып тора. Рәҗәб аеның  26нчы көненнән 27сенә каршы кичтә (миляди буенча 23 апрель киче) Рәсүлебез с.г.в. Аллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла.

 

Бу кичәдә булган вакыйгалар һәм Мигъраҗ кичәсенең үзенчәлеге турында Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйли.



Мигъраҗ хакында Аллаһы Раббыбыз  “Исра” сүрәсенең 1нче аятендә болай дип әйтә:

 

سُبْحَانَ الَّذِي أَسْرَى بِعَبْدِهِ لَيْلاً مِّنَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ إِلَى الْمَسْجِدِ الأَقْصَى الَّذِي بَارَكْنَا حَوْلَهُ لِنُرِيَهُ مِنْ آيَاتِنَا إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ البَصِيرُ
“Үз колын бер төндә “Хәрам мәчет”тән аятьләребезне күрсәтү өчен тирә-ягын бәрәкәтле иткән “Ерак мәчет”кә күчергән Затка дан! Ул чынлап та, һәрнәрсәне Ишетүче, Күрүче”.


Риваятьләр буенча, Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәи-Мөкәррәмә шәһәрендәге Хәрәм мәчете, ягъни Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда Җәбраил фәрештә «Борак» (мәгънәсе — «яшен тизлегендә оча торган») дип аталган хайванга атланып килә. Пәйгамбәребез с.г.в. Борак белән яшен тизлегендә Хәрәм мәчетеннән Коддүс (Иерусалим) шәһәрендәге Әл-Әкъса мәчетенә күчә. Шунда ул башка пәйгамбәрләргә имам булып алгы сафта намаз укый. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең башка пәйгамбәрләрдән өстен булуын күрсәтә. Соңрак аның каршына ике савыт китереп куялар: аларның беренчесендә — сөт, икенчесендә — шәраб (хәмер) була. Аллаһның рәсүле с.г.в. сөт салынган савытны сайлый. Җәбраил фәрештә моны күргәч: «Сине пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһка мактау булсын. Әгәр син хәмер салынган савытны сайлаган булсаң, өммәтең саташыр иде», — дип әйтә (Мөслим). Сөтнең ак төстә булуы хакыйкать, дөреслек, иминлек билгесе булып тора. Аннары Аллаһы Тәгаләнең әмере килә: Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. Җәбраил фәрештә белән күккә менә. Ул җиде кат күк аша үткәндә, күкнең һәр капусында үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр – Адәм, Яхья, Гайсә, Йосыф, Идрис, Харун, Муса һәм Ибраһим (аларга Аллаһның сәламе ирешсә иде) белән очраша. Алар барысы да Пәйгамбәребез с.г.в.гә сәлам бирәләр (Бохари).


Аллаһның рәсүле с.г.в. Мигъраҗ вакытында төрле вакыйгалар күрә:


- Бер өммәткә күз сала. Ул кешеләрнең иреннәре дөянеке кебек була. Бер төркем хезмәтчеләр, аларның иреннәрен кисеп, авызларына таш салалар. Пәйгамбәребез с.г.в. Җәбраилдән сорый: “Болар кемнәр?”. Ул әйтә: “Алар хаксыз рәвештә ятимнәрнең малларын исраф иттеләр” (Табари).
- Шуннан соң Пәйгамбәребез с.г.в. икенче өммәтне күрә. Ул өммәтнең кешеләре үз йөзләрен һәм күкрәкләрен бакыр тырнаклар белән тырныйлар. Аллаһның рәсүле Җәбраилдән сорый: “Бу кешеләр кемнәр?” Ул әйтә: “Алар, гайбәт сөйләп, яла ягып кешеләрнең итләрен ашадылар” (Әбү Давыд).
- Соңрак Пәйгамбәребез с.г.в. мәетләрне һәм үләксәләрне ашаучы зиначыларны, күпергән эчләре белән риба ашаучыларны, башлары белән аска таба асылынган үз балаларын үтерүчеләрне күрә (Табари).


Шуңа күрә Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: “Әгәр сез мин белгәнне белсәгез, аз көлеп, күп елар идегез” (Бохари). Җәбраил фәрештә махсус бер чиккә («сидрә әл-мунтаха») кадәр генә бара ала. Шул урынга җиткәч, Җәбраил фәрештә: «Миңа куелган чик шушында бетте, алга таба барырга рөхсәт юк», — дип әйтә. Пәйгамбәребез с.г.в.  сәфәрне үзе генә дәвам итә. Ул җәннәт белән җәһәннәм галәмәтләрен күрә. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһ хозурына баргач, ул: «Әт-тәхиййәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт», — дип сәламли, ягъни: «Тел һәм тән гыйбадәтләребезнең барысы да фәкать Аллаһ өчен генә». Аллаһы Тәгалә: «Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ», — дип җавап бирә, ягъни: «Әй пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын». Моңа каршы Пәйгамбәребез с.г.в: «Әс-сәләәмү гәләйнә үә гәләә гибәәдил-ләәһис-салихиин», — ди, ягъни: «Сәлам безгә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын». Шуннан соң фәрештәләр: «Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ», — дип, шәһадәт кәлимәсен әйтә, ягъни: «Чын күңелдән гуаһлык (шаһитлек) бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер илаһ юк, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм — аның колы һәм илчесе».


Хөрмәтле мөселманнар! Бу сүзләрне без барыбыз да намазда, «Әттәхият»кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис шәрифтә: «Намаз — мөэминнең мигъраҗы», — дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, Аңа мөрәҗәгать итәбез, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез. Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә шушы кичәдә Пәйгамбәребез с.г.в.гә өч бүләк тапшыра:


- Биш вакыт намаз фарыз кылына;
- «Бәкара» сүрәсенең ахыргы аятьләре бирелә (285-286 нчы аятьләр);
- Ширек кылмаганнарның зур гөнаһлары гафу ителәчәк дигән хәбәр җиткерә (Мөслим).


Бу мөбәрак төндә таң атканчы:


- Тәһәҗҗүд намазын (2, 4, 6, 8 яки 10 рәкәгать итеп укыла) укырга мөмкин. Һәр рәкәгатьтә “Фатиха”дан соң өч “Ихлас” сүрәсе укыла һәм һәр ике рәкәгатьтән соң бер сәлам бирелә.
- Намазны укыганнан соң Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен укып, түбәндәге дога кылырга киңәш ителә:


Әлхәмдүлилләһ вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ. Йә рәхмәтле Аллаһым, Мигъраҗ кичәсендә башкарган Тәһәҗҗүд намазымны һәм укыган “Исме әгъзам”ны кабул ит. Йә Раббым, үземне, гаиләмне, туганнарымны, дин кардәшләремне чиксез рәхмәтеңнән аерма, хәвеф-хәтәрләрдән сакла. Бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп ит. Аллаһүммә салли вә сәллим вә бәәрик галәә сәйидинә Мөхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сәхбиһи әҗмәгыйн.


Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә намазларыбызны вакытында, дөрес һәм ихлас күңелдән укып, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсә иде.

http://intertat.ru/tt

Теги: Мигъраҗ кичәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар