Логотип
Дин

Белгән белән белмәгән бер булмас

Аллаһ гыйлем алуны һәрбер мөселманга фарыз иткән.

Аллаһ гыйлем алуны һәрбер мөселманга фарыз иткән. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһтан курыккан кешеләр гыйлем алып, кулларыннан килгәнчә аны таратырга да тырышалар. Аллаһ динен тараткан кешеләргә, фәкыйрь булмасалар да, Аллаһ Тәгалә зәкят сәдакаларын бирүне әмер итә. Чөнки Аллаһ гыйлемен таратучылар, Исламны көчәйтү һәм аны үстерү өчен дәгъвәт белән шөгыльләнүче мөселманнар тормыш итәр өчен башка урыннарда кәсеп кыла алмыйлар. Алар базарга яисә башка урыннарда кәсеп итәргә чыксалар ничек итеп шундый җаваплы эшне башкара алсыннар?! Дәгъвәт эше, гыйлем бирү – күп вакыт һәм көч таләп итә торган изге гамәлләр. Бу эшләр авыр да, үтә җаваплы да, әҗер-саваплы да. Шушы олугъ эштә аларга ярдәм итүчеләр –финанс ягыннан булышучылар шулай ук сәдака җәриягә ия булучылар җөмләсеннән, әлхәмдүлилләһ.

Әй, телефон , телефон...

Күпчелек кешенең кулында телефон, планшет... Ул һәр көнне, һәрвакыт шушы әйберләрне барлап, карап, шуңа мөкиббән китеп яши. Әйтер идем, утка да, суга да телефоны белән керә. Ялгышып телефонын өендә онытып калдырса... инсульт, инфаркт алыр дәрәҗәгә җитә. Әлифбаны ачып гыйлем дөньясына атлаган кешегә китап кирәкми башлады. Күпчелек ата-ана баласына бишек җырын көйләми, әкиятләр укымый, Аллаһ турында бала аңы кабул итәрлек дәрәҗәдә матур итеп хикәятләр сөйли белми. Чөнки аларның дини-шәргый гыйлеме юк, һичьюгы башлангыч сыйныф дәрәҗәсендә генә булса да, Аллаһ гыйлемен алмаганнар.

Мөселманнар информацион технологияләрнең алга китүен хуплый. Хәзерге заман кешесе интернеттан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Ләкин һәр нәрсәне үз урынында, акыл белән, файдалы итеп куллана белергә кирәк. Телефон – аралашу өчен бик кирәкле нәрсә. Ләкин ул һич кенә дә тәрбиячене алыштыра алмый.Балаларны шәйтан шул телефон аша үзенә тартып адаштырганнан адаштыра. Күпчелек халык сәгатьләр буена интернет челтәреннән, дөресрәге, ятьмәсеннән арына алмый. Мөслим-мөслимәнең кулында, күбесенчә, Коръән булырга тиеш тә бит, ләкин мөселманнарның кулларында да телефон, айфон, планшет. Дөрес, кайбер мөслим-мөслимәләр телефоннан Коръәнне тыңлый, планшеттан укый. Күпчелек гаиләләрдә Коръән мөселманлык атрибуты булып тора. Аллаһ Коръәндә «Ибраһим» сүрәсенең 52 нче аятендә Үзенең Китабы хакында: «Бу (Коръән) – Аллаһның бердәнбер Аллаһ икәнен белсеннәр өчен үә зиһенле кешеләр уйлап-аңлап, үгет алсыннар дип, кешеләргә иңдерелгән белем Китабы», – дип бик аңлаешлы итеп әйтә. 

Аллаһ сүзе булган Коръән – һәммәбез өчен Төп Канун һәм иң кадерле Китап. Элек ата-бабаларыбыз сәфәргә чыкканда үзләре белән иң хәерле Иптәшне – Коръәнне алганнар. Бабаларыбыз Коръәнне махсус тышлык белән тышлап, чигүле матур янчыкка яисә ап-ак ашъяулыкка төреп, күн букчага салып йөрткәннәр. Коръән гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буыннарга күчеп, саргаеп һәм бик таушалып бетсә, аны ап-ак киндергә төреп, кеше йөрми торган җиргә күмгәннәр. Ата-бабаларыбыз үзләре дә белемле булганнар һәм гыйлемле кешеләргә итагатьле булганнар! 

Болар китапны «алыштыра»мы?

Телевизорны, чик-чама белеп һәмвакыт дигән бик кадерле нигъмәтне югалтмаслык итеп кенә карарга кирәк. Әмма күпчелек кеше алтын урталыкны тота белми, чөнки гыйлем җитми. Намаз укучы әби-бабайларның кайберләре сериаллар карап, артык һәвәсләнеп, намаз вакытын үткәреп җибәрә. Бу инде чикне үтү була. Кеше радио аркылы төрле мәгълүматларны ишетә, шоферлар юлда йөргәндә музыка тыңларга яраталар. Вакытны файдалы итеп уздыру өчен Коръән аятьләрен тыңлап барсалар яхшы булыр иде дә соң... Массакүләм мәгълүмат чараларын үзеңә файдалы якка бора белергә кирәк. Телевидение, радиодан хәерле-файдалы тапшыруларны карап, тыңлап бару яхшы. Гәзит-журнал укымыйча ничек яшәмәк кирәк?! Һәр нәрсәне үз вакытында, үз урынында дөрес итеп куллана белү – хикмәтлелек билгесе. Халыкның рухын баетуны күздә тотып, массакүләм мәгълүмат чараларының байтагы дини сәхифәләр биреп бара. Бу форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк.

Янә китапка әйләнеп кайтыйк әле. Кеше китапны өстен куеп, гыйлем чишмәсенең шифалы суын татып яшәргә тиеш. Ни кызганыч, китап гыйлем алу өчен иң кирәкле әсбап булса да, бүген ул киштәдән төшү дәрәҗәсендә. Элекке елларда Казан, Мәскәү һәм башка зур шәһәрләрдә китап алу өчен кешеләр таң белән, кибет ачылганчы чират алып, китап сатып алу өчен су буе чиратларда торалар иде. Тулай торактагы кызыл почмак, уку залындагы киштәләр китап белән тулган булыр иде. Тулай торакларда яшәүче студентлар, эшче-яшьләр өчен еш кына китап укучылар конференциясе уздырылды. Сирәк очрый торган китапны китапханәнең уку залында гына укый идек. Китапханәдә карточка ачтырып, билгеле бер вакытка китапны өеңә алып кайтып, шул китап «җылысын»да күңелеңне баетып, изрәп китап укулар!.. Йә, Раббым! Китап күңел түрләребезгә кереп утырсын. Китап аша гыйлем алып, Коръәни Кәримне укырга омтылыш тусын, Аллаһ Үзенең Китабын яратуны һәммәбезнең дә кальбләребезгә салсын!

Китап укырга яратмаучыларга нәсихәт

Китап укырга, гыйлем алырга яратмасаң да, үз-үзеңне мәҗбүр итеп укы, чөнки гыйлем алу – намаз уку, ураза тоту, зәкәт бирү кебек үк фарыз. Ә фарызны инкяр итәргә ярамый. Гакыйдә (вероубеждение) һәм фикһ дәресләрен гыйлемле мөгаллимнәрдән алырга кирәк. Бу дөнья – сынау йорты. Анда кыек-мыек һәм сикәлтәле юллар, упкыннар, чокыр-чакырлар һәм сазлыклар, карурманнар бик күп. Менә шул юллардан үткәндә гыйлем ул – компас. Гыйлемсез кеше белән гыйлемле кеше Аллаһ каршында да, бәндә каршында да бертигез дәрәҗәдә була алмый, Аллаһ үзе Коръәндә шулай ди: «Әй, Мөхәммәд галәйһиссәлләм: «Әллә белгән адәмнәр белән белмәгән адәмнәр бәрабәр булырлармы?» – дип әйт».

Белем алып гыйлемгә ия булган инсан Аллаһ каршында бик дәрәҗәле кеше. Аллаһ фарыз кылган гыйлемне алмаган кеше фарыз гыйбадәтне үтәмәүчеләр җөмләсеннән була. Ул кеше Кыямәт көнне гамәл дәфтәрен кулына алгач, гөнаһларын күреп коты алыначак: «Нигә мин көне-төне дөнья артыннан куып гыйлем алмадым икән?!» – дип үкенәчәк. Гыйлеме булмаган кеше зәкәт бирергә кирәклеген дә белми. Зәкәтен чыгармаган кеше Аллаһ каршысында олы гөнаһлы була.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Тәүбә» сүрәсенең 34, 35 нче аятьләрендә болай ди: «Алтын-көмеш җыеп та, Аллаһ юлында сарыф итмәгәннәр арагызда юкмыни? Менә син шундыйлардан «сөенеч» ал: аларга хәтәр җәза биреләчәк. (Бу алтын-көмеш акчалар) Җәһәннәм утында кыздырылып, маңгайларына, янбашларына һәм аркаларына ябыштырылачак көнне: «Менә бу (туймас) нәфесегез туплаган нәрсәләрегез. Инде туплаганыгызга күрә, тәмен дә татыгыз», – дип әйтеләчәк».

Гыйлемсез кешегә хас сыйфатлар

Гыйлемсез кеше һәрвакыт үзен дөрес дип саный. Ни гаҗәп, алар үзләрен беркайчан да хаталы дип танымыйлар. Белемсез кешене тәнкыйтьли башласаң, үзен яклап һәм аклап калу өчен төрле сәбәп таба. Андыйларга Коръәннән Аллаһ сүзен, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сүзен – хәдисләрне дәлил итеп китерсәң дә кабул итмиләр. Мисал өчен аңа: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм сул кул белән ашамаска кушкан. Чөнки, сул кул белән ашасагыз, ул ризыкны шәйтан ашый», – дигән нәсыйхәткә дә каршы төшә. Рәсүлебезнең сүзен кабул итмичә: «Миңа ике кулым белән ашарга уңайлы», – дип аклана. Тәкәббер – мактанчык, ул кылган эше белән мактана, халык алдында үзен күрсәтергә ярата. Аның тирәсендә берәр абруйлы кеше күренеп, халык ул кешегә хөрмәт күрсәтсә, ул тәкәббер ничек кенә булса да игътибарны үзенә авыштырырга тырыша. Дини гыйлеме булмау сәбәпле гөнаһлы эш кыла. Иблис – тәкәбберләнгән. Аллаһ Тәгалә бөтен фәрештәләргә дә, Адәмгә хөрмәт йөзеннән, сәҗдә кылырга боера. Иблис тә шунда була. Барлык фәрештәләр, хөрмәт йөзеннән, Адәмгә сәҗдә кылалар, ләкин иблис тәкәбберләнүе сәбәпле сәҗдә кылмый. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгалә иблискә ләгънәт кыла һәм ул мәльгун- кяфер булып җиргә сөрелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Тәкәббер кеше Җәннәткә кермәс», – дигән хәдис шәрифендә. Китап укыган белемле кеше, бу сүзләрне белә торып та, тәкәбберләнмәс, белә торып Җәһәннәмгә керергә тырышмас Ә надан кеше хаклыкны инкяр итеп: «Мин – мин икән, мин – кем икән!» – дип, башын күккә чөеп, борынын күтәреп масаеп йөрер. Бу яман сыйфатлардан котылу өчен тәкәбберләр хакындагы китапларны укырга, вәгазьләр тыңларга кирәк.

Белемсез кеше гөнаһ эшләүдән курыкмый – кардәшенең гайбәтен сөйләүдән, яла ягудан, эләкләшүдән дә тартынмый. Аллаһ Коръәндә «Хуҗурат» сүрәсенең 12 нче аятендә болай ди: «Әй, мөэминнәр, гоман (иптәшең турында начар уй)кылудан бик сакланыгыз, дөреслектә кайсыбер гоман кылу гөнаһтыр, үә кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, бер-берегезнең гайбәтен сөйләмәгез. Сезнең берәрегез үлгән кардәшегезнең итен ашауны сөяме? Сез, әлбәттә, аны мәкруһ күрдегез. Аллаһтан куркыгыз, тәүбә итегез! Шиксез, Аллаһ тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итүче үә рәхимледер».

Кешегә яхшы аңлашылсын өчен, Аллаһ Тәгалә бик җитди мәсьәләне мисал өстендә аңлата. Гайбәт хакындагы мәсьәлә бик мөһим булганга күрә Аллаһ Тәгалә аны мисал өстендә аңлаткан. 

Дөньяда иң кирәкле гыйлем

Дөньяда һәр кешегә кирәкле булган беренчел дәрәҗәдәге гыйлем – АллаһТәгаләнең бар һәм бер булуы хакындагы тәүхид гыйлеме һәм гакыйдә фәне, ягъни иман нигезләре.Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең өммәтенә ирештергән асыл гыйлемнәр җыентыгына шулай ук тәфсир – Коръәннең мәгънәсен аңлатучы фән; фикһ – шәригать хөкемнәрен, инсанның хакларын һәм бурычларын билгели торган фән; хәдис гыйлеме – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сүзләрен, гамәлләрен үз эченә алган хәбәрләр һәм сүзләр; әдәп-әхлак һәм гарәп теле дәресләре керә. Менә шушы гыйлемнәрне алу инсанны ике дөньяда да бәхет-сәгадәтле итәр, ин шәә Аллаһ. 

***

Гыйлем ул – дуслар күңеленә ачкыч, ялгыз вакытта – иптәш, дошманга каршы – корал. ***

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис шәрифендә гыйлем алу хакында болай ди: «Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың!»

Гыйлем чишәмәсеннән сугарылып һәм алган белемебезне тормышта кулланып яшик, ике дөньяда да бәхетле булырбыз, ин шәә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар