Логотип
Дин

Ата-ана догасы

Ата-ана догасы иң олы догамы? Баласы өчен әти кеше кылган дога әнисенекенә караганда тизрәк барып ирешәме? Бу һәм башка сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.

Ата-ана догасын иң олы дога дип әйтәләр, бу чынлап та шулаймы?
– Бик күптөрле догалар бар һәм аларның кайберләре турында Рәсүлебез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә аларны кабул итә», – дип әйтә. Кабул булу ихтималы зур булган догалар берничә төркемгә бүленә. Мәсәлән, аның кайберләре доганың кылынган вакыты белән бәйле: яңгыр яуганда, яшен яшьнәгәндә, төннең ахырында, азан белән камәт арасында... Икенче төр мондый догалар кешеләр белән бәйле: әйтик, изге, тәкъва кешенең догасы. Аннан мәзлүм, ягъни золым күргән, рәнҗетелгән бәндәнең күңеле әрнегәндә кылган догасы кире кагылмас дигән хәдис тә бар. 
Бу исемлеккә ата-ана кылган догалар да керә. Чыннан да, шулай – ата-ана догасыннан да олы дога юк. Моның сәбәбе бик гади: аларның балаларына карата кылган гамәлләрендә рия була алмый. Ата белән ана баласы өчен нәрсә генә эшләсә дә (ярдәм итү, бүләк бирү), алар аны беркайчан да нидер өмет итеп эшләми, яхшылыгыма яхшылык белән җавап бирер дип көтми. Һәм алар бервакытта да балаларына начарлык теләми, күңелләре изгелектә, яхшылыкта гына. 

Баласы өчен әти кеше кылган дога әнисенекенә караганда тизрәк барып ирешә, диләр... 
– Без, әлбәттә, шулай итеп ир-атларның дәрәҗәсен күтәрергә тырышабыз. Әмма бер хәдистән күренгәнчә, Рәсүлебез (с.г.в.) янына бер сәхабә килә дә: «Бу дөньяда иң зур мәхәббәт белән кемне яратырга кирәк?» – дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.): «Әниеңне», – ди. «Ә аннан соң кемне?» – дип сорый сәхабә. «Аннан соң да әниеңне», – дип җавап бирә Рәсүлебез (с.г.в.). Сәхабә һаман соравын дәвам итә. Дүртенче тапкыр сорагач кына Рәсүлебез (с.г.в.) безне – әтиләрне искә алган. Хәтта үзе ир-ат, ата булса да. Шулай булгач, әниләрнең дәрәҗәсе бәхәссез. 
Аллаһы Тәгалә бик хикмәтле, ул – бу дөньяны яралтучы, бөтен нәрсәне тәртипкә салучы. Әйтик, әнисе рәнҗесә, баласы җәннәткә керә алмый. Ә әни кешедән – хатын-кыздан ире риза булмаса, ул да җәннәттән мәх-рүм калырга мөмкин. Менә барысы да бер-берсенә ничек бәйләнгән, көйләнгән. Ир – баш, хатын – муен, дибез. Муен баш урынына менмәсен өчен, хатын-кыз җәннәте – ире ризалыгында, ә баланыкы – әнинекендә. 
Аталар турында сүз барганда, диндә күбрәк алар кылган изгелек турында әйтелә. Ата кеше гаиләгә алып кайткан ипи кисәге дә әҗер-савап дип санала. Ә догада барыбер күбрәк әниләргә өстенлек бирелә. Бу урында безнең көннәргә килеп ирешкән бер риваятьне искә төшереп китәсе килә. 
Борын заманда бер сугышчы булган. Ул сугыш мәйданына һич куркусыз, саклану чараларсыз – хәзергечә итеп әйткәндә бронежилет кимичә чыга торган була. Әйтеп-әйтеп карасалар да, берәүне дә тыңламаган. Ә беркөнне күрәләр: шул сугышчы баштанаяк томаланган. Иптәшләре, аптырап: «Ни булды, нигә киендең?» – дип сорыйлар. «Кичә мин әниемне җирләдем... Хәзер саклаучым – минем өчен дога кылучым юк», – дип җавап бирә ул... 

Җәннәт – әниләрнең аяк астында, дибез. Шуңа күрә аларның кылган догалары кабул була да. Әни кешенең үз балаларына, оныкларына теләгән һәрбер догасын – яхшысын да, начарын да Аллаһы Тәгалә кабул итә. Димәк, безгә – әниләргә дога кылганда сүзләрне бик сайлап кына кылырга кирәк.
– Кайбер гаиләләрдә, бала ачуны чыгарса, аңа «шайтан» дип әйтү гадәте бар. Ә бит шайтан бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле була алмый... Кайвакыт әни кеше кызы идәнне юарга оныткан өчен генә: «Кем сине кияүгә алсын?!» – дип тузына. Ә аннары кыз бала бик озак үзенә пар таба алмый... Халык юкка гына «сабыр төбе – сары алтын» дими. Әйе, әни кешегә бик тә сабыр булырга, телен тыярга кирәк. Тагын кабатлыйм: онытмагыз, ачуланган вакытта да Аллаһы Тәгалә доганы кабул итә, шуңа күрә начар сүзне – бәддоганы әйтүдән сакланыгыз.
Күпләр өшкертергә дип киләләр дә: «Хәзрәт, нишләптер нәселебездә менә шундый хәл...» – диләр. Ә аннан, сөйләшә башлагач, бер нәрсә ачыклана: әниләре аларны гел бер сүзләр белән ачулана торган булган. Инде менә алар үсеп буй җиткәннәр дә, ачу чыкканда балаларына үзләре шул ук сүзләрне кабатлыйлар икән. Нәтиҗә күз алдында: әниләренең дә бәхете булмаган, кызларының да, инде менә оныкларының да... 
Телебезне тыйыйк, якыннарыбызга, балаларыбызга, белгән-белмәгәннәргә авыр сүз әйтмик. Элек әбиләр юкка гына бала-чаганы «рәхмәт төшкере», дип ачуланмаган. Безгә дә ул-кызларыбыз нәрсә өчендер кәефебезне төшергәндә: «Әй бәхетең булгыры!» – дип куйсак, хәерлерәк. Яхшы сүз әйтү, хәерле дога кылу – изгелек кылу белән бер, һәм ул синең үзеңә үк әйләнеп кайта. Ә ләгънәт турында пәйгамбәребез менә нәрсә дигән: «Әгәр без бәддога әйтсәк, ул шул кешегә барып җитә. Әмма хаксызга әйткән булсак, кире үзебезгә үк әйләнеп кайта». 
Сәбәпсез әйтәсең икән, үз балаңа кылган бәддога да – гөнаһ. Ана кеше уйламыйча әйткән ләгънәте баласына төшүдән һәм аны бәхетсез итүдән бик сакланырга тиеш. 
Әниләр исән булганда безне һәрвакыт аларның догалары саклап йөртә. Бу авыр, катлаулы көннәрдә намаздан соң догаларны тагын да күбрәк укысыннар иде алар. Иң хәерле дога, әлбәттә, «Аятел-көрси».

Изображение от <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/top-view-islamic-new-year-concept_9259596.htm#query=%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B0%D0%BC&position=12&from_view=search&track=sph">Freepik</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар