Аллаһның китапларына ышану

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 286 нчы аятендә: «Пәйгамбәр һәм мөэминнәр аңа Раббысыннан иңгән нәрсәгә ышандылар. Алар барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә иман китерделәр», – ди. 
Мөселманнар, барлык иманлы инсаннар Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләргә иңдерелгән илаһи китапларга ышаналар. 
Ошбу вәгазь – Аллаһның китапларына ышану хакында. 
 ***
Кәрим укыган гимназиядә танып-белү, фикер йөртү һәм иҗат сәләтен үстерүгә багышланган кызыклы кичәләр еш үткәрелә. «Китап – белем чишмәсе» дип исемләнгән китап укучылар конференциясенә Кәрим татар язучылары иҗатына багышланган башваткыч – кроссворд төзергә ниятләде. Башваткычны төзегәндә аңа бөтен гаилә белән ярдәм иттеләр. Беркөнне кич белән ул бабасына: «Китаптан күп нәрсәне белергә була. Китап – белем чишмәсе икән», – дип әйтеп куйды. Бабасы: «Улым, шуңа күрә дә инде, Аллаһ Үзенең пәйгамбәрләренә китапларын җибәреп, кешеләрне дөрес итеп яшәргә өйрәткән», – диде.

– Бабакай, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хакында бераз беләм. Ул Коръәнне өйрәтеп калдырган, аның хәдисләре дә күп. Аллаһ Тәгалә башка пәйгамбәрләргә дә китап биргәнме?

– Аллаһ – кешене барлык нәрсәләрдән дә өстен итеп яралткан. Адәм балалары камил җан ияләре булсалар да, кайберләре ялгыш юлларга кереп китәләр. Кешеләрне туры юлга өндәү өчен, Аллаһ Үзенең өйрәтүчеләрен – пәйгамбәрләрен җибәргән һәм аларга Үзенең китапларын иңдергән. Раббыбыз кешелеккә 104 сәхифә – изге язу иңдергән. Алар арасында зурлары да, кечерәк күләмлеләре дә булган. Берничә биттән торганнары – төргәкләр, сәхифәләр дип аталган. Аллаһ Тәгалә атабыз Адәм галәйһиссәлләмгә – ун, Шис галәйһиссәлләмгә – илле, Идрис галәйһиссәлләмгә – утыз, Ибраһим галәйһиссәлләмгә – ун төргәк җибәргән. Аллаһ дүрт зур китап иңдергән: Муса галәйһиссәлләмгә Тәүрат (Тора), Давыд галәйһиссәлләмгә Зәбур (Псалтырь), Гайсә галәйһиссәлләмгә Инҗил (Евангелие). Аннары, улым...

– Беләм, бабакай, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә – Коръән иңгән. Коръән Җәбраил фәрештә аркылы 23 ел буе иңеп торган. Һәм ул Кыямәткә кадәр кешеләр кулланырга тиешле иң соңгы Китап. Син бу хакта фәрештәләргә ышану турында сөйләгәндә әйттең.

– Сөбхаааналлаһ, шулай гыйлемне күңелеңә салып бар, улым. Дүрт зур китапка кадәр иңгән йөз төргәк югалган була. Зур китапларның өчесе Аллаһ Тәгаләдән иңгән хәлендә, ягъни дөрес килеш сакланмаганнар. Аларны кешеләр үзгәрткәннәр. Кешеләр алдагы китапларны үзгәрткәнгә күрә дә Аллаһ Коръәнне иңдергән. 

 – Ә нигә соң без Коръәннән алда иңгән китапларга ышанырга тиеш, бабакай?

 – Иман шартын исеңә төшер әле, улым. 

– Бабай, мин иман шартын ятладым: «Мин Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә, тәкъдирнең яхшысы да яманы да Аллаһ Тәгаләдән булуга, үлгәннән соң терелүгә ышанам». 

– Дөрес, улым. Димәк, иманның өченче шарты – Аллаһ иңдергән китапларга ышану. Шулай булгач, алда килгән китапларның да Аллаһтан булуына ышану тиешле. Ләкин без ул китапларның Аллаһтан иңгән хәлдәгесенә ышанырга тиешбез (әмма алар белән гамәл кылмыйбыз). Аллаһ Коръәнне иңдерелгән хәлендә, бернинди үзгәртүләрсез кыямәткәчә Үзе саклый. 

– Бабакаем, бу турыда кайдан беләсең?

– Аллаһ Коръәндә «Хиҗр» сүрәсенең 9 нчы аятендә: «Дөреслектә, без Зикерне, ягъни Коръәнне иңдердек һәм без аны саклаячакбыз» – дип, Үзе вәгъдә итә. 

– Бабакай, әгәр дә бер кеше Коръәннең Аллаһтан иңгән Китап булуына ышанса, ә менә өч зур китапка ышанмаса нәрсә була?

– Мөселманнар Коръәнгә кадәр иңдерелгән барлык төргәкләргә, сәхифәләргә, зур һәм кече күләмле китапларга ышаналар. Ләкин аларның хәзерге хәлдәгесенә түгел, чөнки алар үзгәртелгән. Без аларның төп нөсхәсенә, ягъни, үзгәртелгәнчегә кадәр булганнарына ышанабыз. Ә инде кем дә кем үзгәртелгәнчегә кадәр булган китапларны Аллаһ Сүзе дип танымый – ул мөселман булып саналмый.

– Ни өчен, бабакай? Аллаһка, фәрештәләргә, Коръәнгә, пәйгамбәрләргә, Ахирәт көненә, тәкъдиргә һәм үлгәннән соң терелүгә ышангач иманлы буласың бит инде.

– Иман шартларын үзгәртергә беркемнең дә хакы юк. Анда бит Аллаһның китапларына дип әйтелгән.

– Аңладым, бабай. Артык төпченәм бугай...

– Гыйлем алганда төпченү гаеп эш саналмый. Күңелеңдә шигең калмасын өчен сорау бирүдән тартынма. Коръән – Аллаһ Сүзе. Коръәндә барлык сорауларга да җавап бар. Аллаһ Үзенең Китабын кешеләргә яшәү кануны итеп иңдергән. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Коръәнне Җәбраил фәрештә аша кабул итеп алган һәм бер генә хәрефен дә үзгәртмичә аны кешеләргә җиткергән. 

– Бабакай, бу гаҗәп бит! 

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм укый-яза белмәгән. Ул Коръәнне язып бармаган. Аллаһ Сүзләрен тапшыручы Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезгә аятьләрне укыган. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм аятьләрне күңеленә салып, ятлап барган һәм шунда ук сәхабәләренә сөйләп күрсәткән. Алар аятьләрне ятлаганнар, укый-яза белүчеләре язганнар. Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Зәед ибн Сабит, Үбәй ибн Кәгъб радыйаллаһу ганһүләр яссы ташка, тирегә, кәгазьгә һәм башка шундый язардай нәрсәләргә Коръәннең һәрбер аятен язып, теркәп барганнар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм яңа иңгән һәрбер аятьнең кайсы сүрәдән булуын аңлаткан.

– Бабакай, Коръән 23 ел буе иңдерелгән. Нигә берьюлы иңдерелмәде икән ул?
– Аның сәбәпләре бик күп, улым. Хикмәт белән шулай иңгән ул. Кайберләрен син аңларсың, ә кайберләре хакында бераз үскәч тәфсилләп өйрәнерсең, ин шәә Аллаһ. Улым, укытучы апаң шигырь ятларга кушкач син аны берьюлы ятлыйсыңмы?

– Шигырьнең башта дүрт юлын ятлыйм. Аннары икенче, өченче һәм башка куплетларын ятлыйм да, шигырь тулысынча истә кала. Куплетлап ятласаң, истә калдыруы җиңел, бабакай.
– Менә шулай, Коръәни Кәрим дә аять-аять булып иңгәч, кешеләрнең хәтерләрендә яхшы кала торган булган, бу – беренче хикмәте
 – Әйе, бабакай, Коръән бит ул калын Китап. Аны берьюлы ятлап та булмас иде. 

– Чынлыкта да шулай. Кешеләр: «Коръән – бик эчтәлекле, зур Китап. Без аны берьюлы ятлап бетерә алмыйбыз», – дип зарланырлар иде. Ә инде сүрәләр, аятьләр тиешле вакытында, тиешле урында әз-әзләп иңеп торгач, ятлавы да җиңел булган. Бусы – икенче хикмәте.

 – Хәтерлисеңме улым, Коръәндә барлык сорауларга да җавап бар, дигән идем. Кешеләр Аллаһка иман китереп мөселман булгач үзләрен ничек һәм ни рәвешле тотарга икәнлеген белмәгәннәр һәм аларда төрле сораулар туган. Аллаһ Тәгалә аларның тормышта килеп туган сорауларына аятьләрен иңдереп җавап биргән. Кешеләр үзләрен борчыган сорауларга Аллаһтан җавапны алгач бик сөенгәннәр. Бусы – өченче хикмәте.  

Мөселманнар төрле катлаулы хәлләрдә калганнар, бик четерекле сораулар килеп туган һәм кешеләр аны ничек итеп хәл итәргә икәнен белмәгәннәр. Менә шунда авыр хәлләрдән чыгу юлын өйрәтеп, төрле сорауларга карата җавап булып, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә вәхи иңгән. 
Коръәннең 23 ел буе иңүенең тагын да хикмәтләре бар, аларын бары тик Аллаһ Үзе генә белә. 

 – Бабакай, вәхи дигән сүзне еш ишетәм. Ул Аллаһның сүзе дигәнне аңлатамы әллә?
– Вәхи дигән гарәп сүзен безнең телгә әйләндерсәк – үгет-нәсыйхәт була, улым. 

 – Бабакай, син сүрә, аять дип әйтәсең. Мин «Фатиха», «Кәүсәр», «Гаср», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен яттан беләм. Алар озын түгел, ятларга да җиңел булды. Сүрә дигән сүз нәрсәне аңлата икән безнең телдә?
 – Сүрә – Коръәннең бер бүлеге. Мисал өчен Коръәннең икенче сүрәсе «Бәкара» исемле, ул иң озыны, 286 аятьтән тора. Коръәндә шундый 114 бүлек бар.

– Димәк, Коръән 114 сүрәдән тора. Ә аять дигән сүзнең мәгънәсен беләсеңме соң?
 – Аять дип бер яки берничә җөмләдән торган кыска өзекләрне атыйлар. Күпчелек кешеләр яттан белә торган 4 аятьле «Ихлас» сүрәсенең беренче аяте: «Әйт: Ул – Аллаһ Бердәнбер» – бу бер җөмлә бер аять була. 

– Бабакай, «Кәүсәр» өч аятьтән тора. Ул иң кыскасы булса кирәк?
– Әйе. Иң озынын син беләсең инде, ул – «Бәкара» сүрәсе. Ошбу сүрәдә аять «әл Көрси» («Аятелкөрси») аяте бар. 
 – Мин «Аятелкөрсине» һәрвакыт эчтән генә укып йөрим, бабакай. 

– СубхәәнАллаһ. Безнең әби-бабаларыбыз Коръәнгә зур ихтирам белән караганнар. Коръәнне өйрәнгәч бик яратып укыганнар һәм башкаларга да өйрәтергә тырышканнар. 
– Их, бабакай, мин дә Коръәнне укый белсәм иде! Син Коръән укыганда шундый рәхәт. 

– Коръән уку өчен иң элек гарәп имлясын һәм тәҗвид гыйлемен белергә кирәк. Мин сиңа гарәп имлясын өйрәтермен, улым. 
 – Бабакай, син гарәп телен камил рәвештә беләсеңме әллә?
– Улым, Коръәннең мәгънәсен аңлаткан китаплар бар. Алар тәфсир дип атала. Тәфсир китабын син дә укый аласың. Мин мәчеттә гарәп теленә өйрәтүче дәресләргә йөри башладым, әлхәмдүлилләһ. Мәчет-мәдрәсәләрдә гыйлемле мөгаллимнәрдән сабак алучы балалар, яшьләр һәм картларны күреп сөенеп кайтам. Бергә укырга йөрербез, улым. 

– Бабакай, Коръән тәфсире турында да беләсем килә.
– Улым, сөйләгән кадәресен яхшы итеп хәтереңдә калдыр. Әкренләп кирәкле белемне алырбыз, ин шәә Аллаһ.
– Чынлап та, Коръән бит 23 ел буе иңгән. Ә мин бер сөйләшүдә шундый олы Китап хакында бик күп белмәкче булам. Аллаһның рәхмәте булсын сиңа, бабакаем.

–  Аллаһка һәм кешеләргә рәхмәтле була белгән кешеләрне Раббыбыз да, инсаннар да яратыр. Һәрвакыт шулай гыйлемгә омтыл һәм Аллаһка шөкерана кылучылардан бул, улым.
 ***
Аллаһ барчабызны да игелекле, инсафлы балалар белән нигъмәтләсен! Әмииин!

 

 


  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    7200
    7
    66
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4474
    0
    43
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2947
    4
    36
  • Гомер бер генә килә  Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара.  Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
    4857
    0
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    9642
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 декабрь 2022 - 21:27
    Без имени
    Баланын этисе бардыр бит? Этисе дэ алгаласын бакчадан, уйнатсын, саф хавалар суларга алып чыксын. Ник эни тиеш дип белэсез? Ул узенекен устереп, кеше иткэн инде, житэр ана. Олы яшьтэ, башны кутэрмичэ, бала карап булмый да эле, арыта да. Узегез тапкансыз, узегез устерегез! Алла сабырлык хэм ярдэмен бирсен. Бала устеру жинел дигэн кеше юк эле, аны бит уйнатып, ашату, юындыру гына тугел, тэрбия бирергэ дэ кирэк.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 21:15
    Без имени
    Белмим, мин дэ баланы берузем тарбиялим, эни эти икенче шэхэрдэ торалар, Бер булышучым да юк, куршедэн башка, элдэ Аллага шокер ул бар, баланы иртэн торып мэктэпкэ озата (1класс), мин эшкэ БИК иртэ китэм, дэрес беткэч подъездда каршы алып квартирага кертеп, ашарга жылытып бирэ. Свидание га йорергэ уемда да юк, даже не представляю как это. Куршемэ озын гомер сэлэмэтлек телим, элдэ ул бар. Бала усэ ул, Гомер буе бэлэкэй булмый, Шуна элеге вакытта баланы карау минем очен важнее всяких свиданий и личной жизни.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 16:39
    Без имени
    Баштан утте, килмэгэн туганы калды микэн, торыргада. Йэ эйтмичэ килеп керэлэр иде. Аннары зарланганнарын ишеттемдэ. Берегезнедэ чакырып китермэдем, уземнен сезгэ барып торганым юк дидем. Мэжбури тотмыйм узегез килэсез дидем. Тоже бер булмэле иде. Хэзер килэсэлэрдэ китэлэр. Эле аларча булырга тиеш. Булмый гына торсын эле.
    Иремнең туганнары...
  • 1 декабрь 2022 - 10:43
    Без имени
    Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез
    «Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!
  • 1 декабрь 2022 - 09:35
    Без имени
    Бик кызыклы ,эчтелекле язма.
    Тау артында таулар бар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда