Логотип
Дин

Аллаһның фәрештәләренә ышану

Ислам дине өч нигезгә корылган: иман – Аллаһның Барлыгына, Берлегенә ышану, Ислам – Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, ихсан – ихласлык белән Аллаһка гыйбадәт кылу.

Ислам дине өч нигезгә корылган: иман – Аллаһның Барлыгына, Берлегенә ышану, Ислам – Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, ихсан – ихласлык белән Аллаһка гыйбадәт кылу.
Иман алты өлештән тора: Аллаһның Барлыгына һәм Берлегенә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәткә, тәкъдиргә ышану.
Без Аллаһның фәрештәләренә ышану хакында сөйләшәбез.
***
Кәрим – инсафлы, тәрбияле малай. Ул вакыт-вакыт уйланып утырырга, фикерләргә ярата. Бабасы белән умарталыкка баргач табигатькә сокланып туймады ул. Кич белән өйгә кайткач, хисләр ташкынында калуы сәбәпле, тиз генә йоклап та китә алмады. Бабасы хәерле төн теләргә дип, оныгының бүлмәсенә керде, шунда малай: «Бабакай, һич кенә дә йоклап китә алмыйм, Аллаһ барлыкка китергән матурлыклар күз алдымнан китми. Бигрәк ямьле инде безнең җир», – диде. Бабасы: «Әйе, Раббыбыз җирне матур итеп барлыкка китергән. Аллаһ сакчы фәрештәләрен җибәрсен һәм йокың татлы булсын өчен «Аять әл-Көрси»не укы улым», – диде. 

– Бабакаем, Аллаһ сакчы фәрештәләрен җибәргәнне ничек белергә, мин бит аларны күрмим, – диде Кәрим.
– Улым, фәрештәләр безнең шикелле итеп яралтылмаган, шуңа аларны күрмибез. Аллаһ беренче кешене – атабыз Адәмне балчыктан, фәрештәләрне – нурдан, шәйтанны ялкынсыз уттан яралткан. Фәрештәләр беркайчан гөнаһ кылмыйлар. Алар кешеләр шикелле яшәү рәвеше алып бармыйлар, ир кеше һәм хатын-кыз затыннан түгел, ашамый-эчмиләр, гаилә кормыйлар. Фәрештәләр Раббыбызның әмерләрен төгәл үтиләр.
– Бабакай, фәрештәләр очып йөриләрме?
– Аларның канатлары кошларныкы кебек түгел. Фәрештәләр Аллаһ әмере белән кайвакыт кеше кыяфәтенә, кайвакыт төрле җәнлек, ә кайчагында кош сурәтенә керә алалар.
– Алар мәңге яшиләрме, бабакай?
– Фәрештәләргә дә үлем килә, алар да, безнең кебек үк, Кыямәт көнендә тереләчәкләр.
– Фәрештәләр күптер инде ул, бабакай?
– Алар җир белән күк арасында тулган, исәбен-санын Аллаһ кына белә. Син шуны онытма, улым, һәр кеше янында да ике фәрештә була. Уң ягыбыздагы фәрештә яхшы эш-гамәлебезне, сөйләгән сүзләребезне, ә сул ягыбыздагы фәрештә барлык начарлыкларыбызны язып бара. Аллаһ үзенең Кирамун Кәтибун дип аталган фәрештәләренә барлык гамәлләребезне дә язып барырга кушкан. Кеше яхшылык кылса, Кирамун Кәтибун фәрештәсе тиз генә аны язып куя, ә менә начарлык кылса, алар кешенең гөнаһ кылуына үкенеп тәүбә итүен, Аллаһтан гафу итүен соравын көтеп торалар. Әгәр дә кеше хатасын танып, Аллаһтан гөнаһасын кичерүен үтенсә, тәүбә итсә, гөнаһ һәм үкенүне бергә язып куялар.
– Димәк, хата ясасак тиз генә үкенергә һәм начарлык кылмаска кирәк.
– Дөрес әйтәсең улым. Кеше яхшылык эшләгәч Кирамун Кәтибин фәрештәләре күккә ашып: «Синең бер колың яхшы гамәл кылды!» – дип Аллаһка хәбәр итә. Ә инде кеше яманлык кылганнан соң үкенсә, тәүбә итсә: «Раббыбыз! Син – Гафу итүче, ярлыка аны!» – диләр.
– Тагын нинди фәрештәләр бар, бабакай?
– Кеше үлгәч, кабергә килеп сорау ала торган Мөнкир һәм Нәкир исемле фәрештәләр бар.
– Алар нинди сораулар бирәләр икән?
– «Синең Раббың кем? Синең пәйгамбәрең кем? Динең нинди дин?» – дип сорыйлар. Алар гөнаһлы мәетләр янына котсыз, куркыныч кыяфәттә килә, ә менә динле мөэмингә алар якты йөзле, матур кыяфәтле булып килә һәм сорауларына дөрес җавап биргәч аларга: «Тыныч йокы», – дип әйтәләр.
Кайбер фәрештәләр Җәннәт өчен җаваплы, алар – Хазәнәталь Җәннәһ. Аларның җитәкчеләре Ризван исемле фәрештә. Җәһәннәмдә тәртип саклаучы фәрештәләр Зобани, аларның җитәкчесе Мәлик исемле.
– Бөтен җирдә дә фәрештәләр бар икән, бабакай.
– Әйе, улым, алар безнең янда, күктә һәм җирдә, галәмнәрдә тулган. Аларның һәммәсенең үз шөгыле, үз вазыйфасы бар. Һәрберсе үз вазыйфасын төгәл үти. Җирдә һәм күкләрдә, планеталарда, тере һәм тере булмаганнарда, хәтта ки безнең күзебезгә күренми торган молекулаларда һәм атомнарда да аларның катнашы бар. Алар аны ни рәвешле башкарганын Аллаһтан башка беркем дә белми.
– Фәрештәләр бик яхшы затлар икән, бабакай?
– Кем Аллаһны чиксез ярату белән ярата, алар янында мәрхәмәт фәрештәләре була. Аллаһ юлында булучыларга, Аның кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелучыларга, Аллаһның Коръәнен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләрен үтәп һәм башкаларны да туры юлга өндәп яшәүче кешеләргә фәрештәләр ярдәм итәләр. Үлем сәгате җитеп, бу дөньяны калдырып киткәндә, яхшы кешеләрнең җанын рәхмәт фәрештәләре алып китә, ә яман кешеләрнең җанын газап фәрештәләре ала. Шуңа күрә: «Үлдең дә, барысы да бетте», дип яшәргә ярамый.
– Бабакаем, фәрештәләр һәр җирдә дә булгач, алар һәр эшебезне күреп торалар инде?
– Әйе, Кәрим. Алар безнең гамәлләребезне бәяләп хисап дәфтәренә теркәп баралар. Ниндидер начарлык эшләгәч: «Кеше күрмәде әле», – дип тынычланырга ярамый. Яисә изге гамәл кылгач: «Эх, кеше күрмичә, белмичә дә калды инде», – дип офтанырга ярамый. 
Сиңа «Аллаһның яратканы» исемле кыйсса сөйлим әле. 
Фәрештәләр төрле кыяфәтләргә керә ала. Бу хакта Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләре бик күп. 
 ***
Бервакыт шулай, бер кеше үзенең дустының хәлен белергә дип, күрше авылга барырга юлга чыга. Бөек Аллаһ сәфәр чыккан кешенең изге ниятен белеп, аны сөендерергә карар кыла – ул кешенең кылган гамәленең изге булуын, мактауга лаек икәнен белдерергә ниятли. Бу хакта белдерү өчен, Аллаһ ул кеше янына фәрештә җибәрә. Фәрештә кеше сурәтенә керә дә, дустының хәлен белергә дип күрше авылга баручы юлчы каршына чыга һәм: – Әссәләмүгаләйкүм! – дип сәлам бирә. 
– Вәгаләйкүмәссәлам! – дип җавап кайтара сәфәргә чыккан кеше.
– Кая юл тоттың? – дип сорый кеше сурәтенә кергән фәрештә.
– Күрше авылда кардәшем яши. Аның хәлен белергә барам, – дип җавап бирә юлчы.
– Ул бертуган абыеңмы?
– Юк, ул – динем буенча кардәшем. Мин аны бик хөрмәт итәм.
– Ул синең өчен бик күп яхшылыклар эшләгәндер инде, шуның өчен аны яратасыңдыр һәм шуның өчен хәлен белергә барасыңдыр?
Юлчы аның сүзләрен кире кагып: 
– Юк, мин аны файдасы тигәне өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен яратам, – ди.
Фәрештә бу сүзләрне ишеткәч: 
– Мин – Аллаһтан илчемен. Сиңа шул хакта әйтергә кушылды: син Аллаһның мәхәббәте һәм ризалыгы өчен, ихлас күңелдән дустыңны яратсаң, Аллаһ та сине шулай ук ярата, дип Аллаһтан иң сөенечле хәбәр ирештерә.
Менә, улым, Аллаһ Тәгалә үзенең ихлас колларына Үзенең яратуын фәрештәләр аша да белдерә. 
– Бабай, Коръән турында сөйләгәндә Җәбраил фәрештә турында әйткән идең. Ул фәрештәләрнең иң зурысымы әллә?
– Иң олугъ фәрештәләр дүртәү: Җәбраил – пәйгамбәрләргә Раббыбызның китапларын, сәхифәләрен җиткерүче фәрештә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Коръәнне Җәбраил фәрештә 23 ел буе тапшырып торган.
– Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм янына ул нинди кыяфәттә килде икән, бабакай?
– Җәбраил галәйһиссәлләм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Коръәнне тапшыру, динебезне өйрәтү өчен кеше сурәтендә килгән. Җәбраил фәрештә, Аллаһның әмерен үтәп, Рәсүлебезгә Коръәнне җентекләп өйрәткән. Кайвакыт аларның сөйләшкәнен кешеләр күргән, ләкин алар Җәбраил галәйһиссәлләмне фәрештә дип түгел, кеше дип белгәннәр. 
Җәбраил галәйһиссәлләм үзенең асыл сурәтендә ике тапкыр килгән. Әгәр теләсәң, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм янына Җәбраил галәйһиссәлләмнең килү тарихын сөйлим. 
– Бу бик тә кызык, сөйлә бабакай.
– Пәйгамбәребез бик авыр чорда яшәгән. Ул заманда кешеләр Аллаһны берләүне онытып, потларга – агачтан, таштан ясалган сыннарга табынганнар. Мөхәммәд бу хәлгә бик борчылган һәм потларга табынуның имансызлык булуын үз кауменә аңлаткан. Ләкин кешеләр барыбер потларын иләһ итеп тотканнар.
– Бабакай, димәк, Мөхәммәд пәйгамбәр булганчы ук Аллаһның барлыгын белгән?
– Әйе, Мөхәммәд галәмнәрне яратучының барлыгын, берлеген, Аллаһның һәр нәрсәне Белеп, Ишетеп, Күреп торуын яхшы аңлаган. Шул хакта нык уйланган. Халыкны яман гадәтләрдән, наданлыктан ничек арындырырга икән дип бик нык уйланган. Еш кына ул Җәбәлүн-нур тавына күтәрелеп, Хира исемле тау куышында ялгыз калып, уйланып утырган, гыйбадәт кылган, ураза тоткан. Бервакыт Хира куышлыгында уйланып утырганда, Җәбраил галәйһиссәлләм килә һәм: «Укы!» – ди.
– Мин укый белмим, – дип җавап бирә Мөхәммәд.
Җәбраил галәйһиссәлләм Аллаһ тарафыннан тапшырылган аятьне укырга өйрәтү өчен Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә катгый рәвештә: «Укы!» – ди. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм тагын: «Мин укый белмим!» – ди. Өч тапкыр әйткәннән соң, Җәбраил галәйһиссәлләм бик матур, ягымлы тавыш белән «Галәкъ» сүрәсенең беренче биш аятен Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә укып күрсәтә. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм игътибар белән Җәбраил галәйһиссәлләм укыганны тыңлый һәм күңеленә сала – ятлый. Әнә шулай Коръән иңә башлый. Менә шул вакыттан Аллаһтан Коръән иңә башлый – аны Җәбраил галәйһиссәлләм Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә 23 ел буена тапшыра. Алар бик нык дуслашалар. Галимнәр әйтүенчә, Җәбраил галәйһиссәлләм Коръәнне иңдерү өчен 24 мең тапкыр төшкән, Аллаһу әгъләм. 
– Аллаһу әгъләм нәрсә дигән сүз, бабакай.
– Аллаһ белүче, дигән мәгънәне аңлата, улым.
– Бабакай, фәрештәләр һәрвакытта да безнең яныбызда булгач, без үзебезне бар яклап та яхшы тотарга тиеш булабыз инде?
– Сөйләгән сүзебез, холкыбыз күркәм булырга, уй-ниятләребез, тәнебез, киемебез чиста булырга тиеш. Ә хәзер матур уйлар, изге ниятләр белән йокыга тал. Раббыбыз сиңа матур төшләр күрергә насыйп итсен!
Кәрим бабасына хәерле төн теләде, ә үзе һаман да фәрештәләр хакында уйлавыннан арына алмады. Шул уйлары белән ул йокыга талды. 


 

 
 
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Субханаллах, үзеннән үзе укылып тора торган дин турындагы язма. Мәкаләне бала кеше дә, олылар да яратып укырлык итеп язган журналистка рәзхмәтем зур. Дини белеме булмаганнар бу язманы укып бик күп әйберләрне белә ала. Айга бер тапкыр булса да шундый кызыклы язмагызны көтеп калам. Рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      кайчан башка серияләре чыга инде. Аллаһка, фәрештәләргә ышану булды. ә калганнары? көтәбез бит. главный

      • аватар Без имени

        0

        0

        (алдагы фикеремнең дәвамын язам әле )главные инде чирләмәскә. языгыз әле тагын башка серияләрен дә.

        Хәзер укыйлар