Логотип
Дин

Ахирәт көненә – Кыямәткә ышану

Аллаһ Коръәндә «Тәкъвир» сүрәсенең 1-13 нче аятьләрендә: «Ул Көндә күк ярылачак, күк җисемнәре коелып төшәчәк, якты йолдызлар караңгыланачак, таулар хәрәкәтләнәчәк, ун айлык буаз булган дөяләр караучысыз калачак, ерткыч хайваннар җыеп алыначак, диңгезләр ялкын белән тулачак, җаннар тәннәр белән кушылачак, Җәһәннәм уты дулаячак, Җәннәт якынаячак», – дип Кыямәт көнендә булачак хәлләрне сыйфатлаган.

 Аллаһ Коръәндә «Тәкъвир» сүрәсенең 1-13 нче аятьләрендә: «Ул Көндә күк ярылачак, күк җисемнәре коелып төшәчәк, якты йолдызлар караңгыланачак, таулар хәрәкәтләнәчәк, ун айлык буаз булган дөяләр караучысыз калачак, ерткыч хайваннар җыеп алыначак, диңгезләр ялкын белән тулачак, җаннар тәннәр белән кушылачак, Җәһәннәм уты дулаячак, Җәннәт якынаячак», – дип, Кыямәт көнендә булачак хәлләрне сыйфатлаган. 
 *** 
Кәримнең дәү әтисе: «Яшьлек дустым чирләгән, хәлен белергә барам. Яшь чакта бераз кызурак холыклы идем. Аннары, яшерен-батырын түгел, – кешенең күзенә карап хаклыкны әйтә торган гадәтем бар иде. Бервакыт мин дустымны каты гына тәнкыйтьләгән идем. Исемә төшкән саен йөрәгем әрни... Гомер уртасына кергән чорда алар туган якларына күченеп киттеләр. Шуннан бирле аны күргәнем юк. Дустымнан гафу үтенәсем килә, аңлашуны Кыямәткә калдырасым килми», – диде. Кәримне дә үзе белән алды. 

Алар ике тәүлек поездда Кавказга бардылар. Галимҗан бабай Кәримнең дәү әтисенә: «Дөресен әйткәнең өчен борчылма. Синнән риза-бәхилмен. «Бер күрешү үзе бер гомер», диләр. Шундый зур бүләк ясадың, Аллаһның рәхмәтендә бул, дустым», – диде. Бер атнадан Галимҗан бабай Ахирәткә күчте. Кәримнең бабасы: «Галимҗан намаз укыды, ураза тотты, әлхәмдүлилләһ. Аллаһ аның гыйбадәтләрен кабул итсен, гөнаһларын кичерсен!» – дип, Аллаһка дога кылды, «Йәсин» сүрәсен укыды. 

Кәрим: «Бабакай, яхшы кешеләр үлгәч тә Җәннәткә керәләр, ә начар кешеләрне Җәһәннәмгә салалармы?» – дип кызыксынды.

– Улым, Кыямәт көнендә барлык инсаннар да Мәхшәр мәйданына җыелачак, алар өч төркемгә бүленәчәк. Беренчесендә пәйгамбәрләр һәм изгеләр, Аллаһка якын булучы кешеләр. Алардан сорау да алынмый, алар яшен тизлеге белән Сират күперен үтәчәкләр һәм Җәннәт бакчаларындагы урыннарын алачаклар. Икенче төркемдә – яхшылыкны да, начарлыкны да кылып яшәгән диндар кешеләр була. Фани дөньяда кылган барлык гамәлләре Мизанга (Үлчәүгә) салыначак һәм гөнаһларына карап (гөнаһларына бәрабәр рәвештә) алар газап кылыначаклар. Җәза тәмамланып чистарынгач, Җәннәткә керәчәкләр. Өченче төркемдә: яхшы гамәлләре булмаганнар; Аллаһка һәм Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә ышанмаганнар; монафикъ, ягъни икейөзле булган кешеләр, ягъни телләре белән шәһадәт биреп тә, күңелләре белән Аллаһның барлыгын инкяр итүче кешеләр була.
 Бабакай, өченче төркемгә бик күп төрле кеше керә икән.
 – Шулай, улым. Бу төркемгә керүче кешеләрдән, хәтта ки, хисап алып тормыйча Җәһәннәмгә ыргытачаклар. Мәхшәр мәйданында шулкадәр кеше күп булыр ки, хәтта энә төшәр урын да булмас. Кешеләр үзләренең иң якыннарын: балаларын, ата-анасын, туганнарын да күрер дәрәҗәдә булмас. Һәркем куркуда булып, бары тик үзе турында гына уйлар. Кешеләр кылган гөнаһларының микъдарына карап тиргә батып басып торырлар икән. Аларның кайсылары тубыктан, кайсылары тездән, ә кайсылары муеннан, хәтта ки тулысынча тиргә күмелүчеләре дә булыр. Гаделләрнең Гаделе булган Аллаһ һәркемгә үзе кылганны бирер.

Мәхшәр мәйданында кешенең бар гөнаһысы ачылачак.

Шунда гөнаһлы кеше, җир ярылып җир тишегенә кереп китәргә теләр, әмма җир ярылмас һәм ул кеше беркая да китә алмас. Шуннан һәркемгә дә Гамәл дәфтәрен тапшырырлар. Яхшыларга, күп изгелек кылган инсаннарга Гамәл дәфтәрләре – уң кулларына, ә яманнарның сул кулларына бирелер. Гамәл дәфтәрендә кешенең гомере буе кылган барлык эш-гамәлләре язылган була. Һәм кеше ул эш-гамәлләренең берсен дә инкяр итә алмас, чөнки һәр гамәленең шаһиты була. Алар барысы да видеотасмага төшерелгән шикелле күренеп торачак. Аларны кемнәр язып барды икән, улым?

 Фәрештәләр турында сөйләгәндә әйткән идең, бабакай. Һәр кешенең дә ике фәрештәсе бар, алар һәрвакыт безнең белән. Алар – Кирамун Кәтибин. Ракиб исемле фәрештә уң якта була һәм яхшылыкларны яза, сул ягыбыздагы Гатид исемле фәрештә начар эшләрне язып бара. 
– Дөрес, улым. Кеше гомере буе изгелекләр дә, начарлыклар да кыла, алар барысы да гамәл дәфтәренә язылып барыла. Без шуңа ышанырга тиешбез. Галәмдә бернәрсә дә эзсез узмый. Галимнәр: «Моннан меңнәрчә, миллионнарча еллар элек яшәгән кешеләрнең яшәү рәвеше һава киңлекләрендә сакланган. Аларның тавышларын аудиокассетага яздырып була. Моның өчен һава тибрәнешен һәм дулкыннарының рәсемен тоту кирәк», – дип язалар. 


Әти университетта укыганда электрон-хисаплау машиналары зур шкафлар кебек булган. Хәзер күп томлы китапларны, йөзләгән сериядән торган фильмнарны кечкенә электроника алыштыра. Алар көннән-көн камилләшә бара, бабакай.
– Аллаһ Тәгалә инсаннарга барлык нигъмәтләрне дә фикерләр өчен биргән, улым.

 Бабакай, Ислам дине фән белән бәйләнгән икән.
 – Ислам һәм фән бер юнәлештә баралар, бер-берсен тулыландыралар. Фән – Аллаһтан. Аллаһ кешеләрне акыл-зиһен белән нигъмәтләгән, һәр бәндәсенә аңа гына хас булган, үзенчәлекле сәләт биргән. Кайбер инсаннарга Аллаһ зирәклекне, зиһенне арттырып биргән. Менә шул акылны эшләтеп, галимнәр фәнни ачышлар ясап торалар, бу – яхшы. Әмма, һәр кеше акылын Ахирәт өчен дә куллана белергә тиеш. Бу – Кыямәт көнендә гамәлләребезнең Мизанда үлчәнүе турында исебездә тотуны аңлата. 

Бабакай, син Мизан дидең? Ул нәрсә?
– Мизан – үлчәү. Ләкин ул без күреп белгән, бу дөньядагы үлчәүгә охшамаган. Без аны күз алдына да китерә алмыйбыз. Без бары тик Мизанның булуына һәм гамәлләребезнең үлчәнәчәгенә ышанырга тиешбез. Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнендә, Гарасат мәйданында, кешеләрнең гамәлләрен үлчәү өчен Мизан куячак һәм, бу эшне күзәтеп тору өчен фәрештә куячак. Иң беренче итеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өммәтенең гамәлләре үлчәнәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм үлчәүне күзәтеп торачак һәм Аллаһка үзенең өммәте өчен кичерү һәм ярлыкау сораячак.

 Бабакай, имтихан бирер алдыннан кешеләр дулкынланалар, борчылалар. Кыямәттә Мизан каршында бигрәк куркыныч булыр инде, ә?
– Кешеләр үзләренең гамәлләре үлчәнгән вакытта куркудан аңнарын җуячаклар. «Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм үзенең башын хатыны Гайшә радыйаллаһу ганһә алдына салып йокыга китә. Шунда Гайшә анабыз Кыямәт көнен исенә төшереп елап җибәрә һәм аның күз яше Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең мөбарәк битенә тама. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм уяна һәм Гайшә анабыздан: «Син нигә елыйсың?» – дип сорый. Гайшә радыйаллаһу ганһә: “Кыямәт көнен искә төшердем дә, кешеләр ул көнне үз гаиләсе турында искә төшерәләрме икән дип уйладым», – ди.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ белән ант итәм, өч очракта гына кеше үзеннән башка беркем турында да искә төшерми: аның гамәлләре үлчәнгәндә; аннары, үзенең гамәлләре теркәлеп барган дәфтәрне – Гамәл китабын, уңнан бирерләрме, сулдан бирерләрме дип көтеп торганда; Сират күпере янына алып килгәндә», дип җавап бирә».

 Бабакай, әнә шул өч очракта да рәхәтләнеп басып торырлык итеп яшәсәң икән ул!
– Аның өчен Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелырга; кешеләрне һәм башка җан ияләрен рәнҗетмичә яшәргә кирәк. Кеше изгелекләрне күп эшләсә дә, әгәр аның кемгә дә булса бурычы булса яисә кемне дә булса рәнҗеткәч аңардан гафу сорамыйча, аның бәхиллеген алмыйча үлеп китсә, Хисап көнендә гөнаһлы кеше янына рәнҗетелгән кешене алып киләләр. Менә шунда гөнаһлы кеше банкрот хәлендә була – аның изгелекләре юкка чыга.

 Бабакай, анда бит кешенең бернәрсәсе дә булмый, ул бурычын түли алмый бит инде?
– Әйе, Кыямәт көнендә кешенең бернәрсәсе дә булмый. Кыямәт көненә калдырылган бурычларны бары тик яхшы гамәлләрең белән генә түләргә була. Әгәр дә, кеше рәнҗеткән бәндәнең изгелекләре бурычын түләргә җитмәсә, рәнҗетелгән кешенең гөнаһлары шул залимгә күчәчәк. Шуңа күрә бу дөньяда яшәгәндә бурычларны түләп исәп-хисап ясарга, үзең рәнҗеткән кешедән гафу үтенергә, аның бәхиллеген алырга тырышырга кирәк. Һәм Аллаһтан һәрвакыт гафу сорарга, тәүбә-истигъфар кылырга тиеш булабыз.

Бабакай, Сират күпере турында да сөйлә әле. Ул нинди була икән? 
 – Җәһәннәм өстенә салынган күпер – Сират дип атала. Мәхшәр мәйданында исәп-хисап ясалгач, кешеләргә Сират күпере аша узарга туры килә. Гөнаһлы кешеләр өчен ул бик тайгак, кылычтан үткен, кылдан нечкә булачак һәм төрле киртәләр булачак.

Әгәр кеше егылып төшсә? 
– Бу инде Тәмугъ утына, Җәһәннәмгә төшү була. Кайберәүләр башта ук, кемнәрдер бераз үткәннән соң, ә кайсылары күпернең азагына барып җиткәндә Җәһәннәмгә егылып төшәләр. Андый газаптан Аллаһ сакласын!

Мөселманнар мәңгелеккә Җәһәннәмдә калмый дигән идең, бабакай? 
– Аллаһның Бар һәм Бер булуына ышанган, иман китереп мөселман булган һәм фарызларны үтәгән гөнаһлы мөселманнар дөньялыкта кылган гөнаһларының микъдарына (күләменә) карап Җәһәннәмдә янып чистарыналар. Аннары Аллаһ аларны Җәннәткә кертә.

 Димәк, кеше никадәр зуррак һәм күбрәк гөнаһ кыла, шулкадәр озаграк Җәһәннәмдә газапланачак, бабакай.
– Шулай. Аллаһка итагать иткән һәм гадел, намуслы булган, күп изгелекләр кылып яшәгән кешеләр Сират күперен җиңел генә үтәчәкләр, улым.

 Сират күперен үзеңнең нинди булуыңа карап үтәсең икән. Бабакай, мин яхшылыклар гына эшләргә тырышачакмын. Белмичә, ялгышлык белән берәрсенә начарлык эшләсәм, аңардан гафу үтенермен һәм аңа яхшылык итәргә тырышырмын, ин шәә Аллаһ.
 – СубхәәнАллаһ, улым һәрвакыт шулай яшәргә тырыш. Сират күперен үткәндә кешеләр: «Ни өчен җирдә яшәгәндә изгелекләрне күбрәк кылмадым икән?» – дип кычкырачаклар. Шулай үкенмәс өчен, бу дөньяда яшәгәндә һичьюгы начарлык кылмаска тырышыйк, Аллаһның рәхмәте белән Җәннәткә керербез, ин шәә Аллаһ.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар